16+

Үсеп килүче буынга интернетта утыруның зыянлы булуын ничек аңлатырга?

Балаларны сүккәнче, әти-әниләрне интернетны дөрес кулланырга өйрәтергә кирәк. Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл барышында экспертлар шундый фикергә килде.

Үсеп килүче буынга интернетта утыруның зыянлы булуын ничек аңлатырга?

Балаларны сүккәнче, әти-әниләрне интернетны дөрес кулланырга өйрәтергә кирәк. Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл барышында экспертлар шундый фикергә килде.

Җитди проблема
Моның белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләрдә булыр. Әмма... күз алдыгызга китерегез: баланы интернет дөньясына кем кертеп җибәрә? Әлбәттә, әти-әни! Эшемне эшлим әле, тыныч утырсын әле дип, без аның кулына бер яше дә тулмаган килеш телефон тоттырабыз. Бала шул кадәр телефонга ияләнеп китә ки, хәтта аңардан башка ашаудан да баш тарта. Бу, бер яктан күзгә, нерв системасына зыян салса, икенче яктан баланың ашау гадәтләренә зыян килә. Бала үзенең күпме ашаганын аңламый, чөнки баш мие башка нәрсә белән мавыккан. Бу исә симерүгә бер адым.

Сереңне читкә чишмә
Интернет гигиенага мәктәп өйрәтергә тиеш дип уйлаучылар да бардыр. Тормыш иминлеге нигезләре дәресләре кысаларында, интернетта мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү тәкъдим ителгән иде. Бу балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә кагыла. Чөнки яшен тизлеге белән үсә торган технологияләр заманында әти-әниләр дә күп нәрсәне өйрәнеп җиткерә алмый.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, балаларга интернетта иң зур зыян сала торган әйберләр бу — кибербуллинг (шәхесне түбәнсетү), вәхшилекне, көч куллануны пропагандалаган онлайн һәм азартлы уеннар, мошенниклар.

Хәзер социаль челтәргә керсәң, кеше хакында бөтен мәгълүматны да табарга мөмкин. Чөнки кеше хәзер үз тормышын башкаларга күрсәтеп, мактанырга ярата. (Бу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кагыла). Ялга киткәндә үзегезнең кая барганыгызны, ничәдә өйдән чыгып киткәнебезгә кадәр күрсәтәбез. Караклар өчен моңардан да яхшы мөмкинлек була аламы? Ә беркатлы балалар чит кешегә бөтен мәгълүматны үзләре сөйләп бирә.

Балалар өчен интернетның тагын бер яман ягы – җиңел акча эшләүгә өндәү. Эше җиңел, вагон бушатасы юк. Әмма җәза срогы 15 елга кадәр булу ихтимал. Үсмерләргә сез курьер вазифасын башкарачаксыз дип аңлатсалар да, чынлыкта бу наркотиклар белән сату итүгә кайтып кала. Җиңел акчага кызыккан үсмернең язмышы шул рәвешле бер мизгелдә хәл ителергә мөмкин.

Социаль сораштырулар күрсәтәнчә, балалар интернетта күбрәк уеннар уйнау һәм күңел ачу өчен утыра.


73 процент дуслары белән аралаша
69 процент видео һәм кызыклы картиналар карый
45 процент укуга әзерләнә
40 процент төрле мәгълүмат эзли (фильмнар, һава торышы турында)
23 процент яңалыклар белән таныша
8 процент нәрсә дә булса сатып ала

Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, ел саен укучылар һәм әти-әниләр өчен мәгариф учреждениеләрендә интернеттагы куркынычсызлык буенча дәресләр үткәрелә. Узган, 2020 елда Татарстандагы 367 мең укучы, 54,4 мең әти-әни һәм 27 меңгә якын укытучыга шундый дәрес уздырылган.

Интернет корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә?
Интернет мошенниклар корбаны булмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга, ди Алсу ханым.
Беренчедән, һәрвакыт уяу булыгыз һәм беркайчан да интернетта ашыгып гамәлләр кылмагыз.
Үзегез һәм якыннарыгыз хакында таныш булмаган кешеләргә сөйләмәгез. Хәтта танышларыгызга да. Чөнки сезнең сәхифәгезне җимереп, ул мәгълүматны мошенниклар кулланырга мөмкин.

Таныш булмаган кеше шәхси мәгълүматларыгызны сораганда, җибәрмәгез. Шулай ук шикле тоелган төркемнәргә язылу да киңәш ителми.
Парольләрегезне һәрдаим алыштырып торыгыз һәм аларны чит кешеләргә әйтмәгез.

Мәктәптә телефон нәрсәгә?
2018 елда ук, әле Татарстанда мәгариф һәм фән министры вазифасын Рафис Борһанов башкарганда, мәгариф учреждениеләрендә кәрәзле телефон куллануны тыярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Әмма һәр мәктәп моны үзе хәл итә, диелгән иде ул вакытта.

Инде менә хәзер Татарстан депутатлары бу мәсьәләне канун чыгару органы дәрәҗәсендә күтәрергә тәкъдим итте. Депутат Алсу Тарханова фикеренчә, укучылар смартфоннарын дәрес вакытында тапшырырга тиеш. Бер яктан бу аларда бәйлелек тудырса, икенче яктан уку процессына комачау итә. Шуңа да гаджетларны мәктәптә файдаланмауны канунлы рәвештә тыярга кирәк, дип саный ул.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец фикеренчә, беренче чиратта әти-әниләр үзләре телефонда сирәгрәк утырырга тиеш. Шулай ук балаларга кечкенәдән кыйммәтле гаджетлар сатып алмаска кирәк. Үзе дә дүрт бала анасы булган Ирина ханым моңа кадәр дә социаль челтәрдә 14 яшькә кадәр чикләүләр кертүне тәкъдим иткән иде. Ә 14 яшьтән 18 яшькә кадәр әти-әнинең язма рөхсәте белән генә социаль челтәрдә утырырга мөмкинлек тудырырга кирәк, дигән фикерен дә җиткерде.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: Анна АРАХАМИЯ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading