16+

“ШАЯН ТВ” каналы мультфильм төшерү студиясе ачарга ниятли

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов идеясе һәм ярдәме белән татар телендә тәүлек буе эфирга чыга торган “ШАЯН ТВ” – беренче балалар каналына быел 4 ел.

“ШАЯН ТВ” каналы мультфильм төшерү студиясе ачарга ниятли

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов идеясе һәм ярдәме белән татар телендә тәүлек буе эфирга чыга торган “ШАЯН ТВ” – беренче балалар каналына быел 4 ел.

Шул уңайдан матбугат конференциясе узды. Әлеге каналның хезмәткәрләре яңалыклар һәм эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.

“Нәтиҗәләребез, шөкер, җитәрлек. Елга берничә тапкыр без яңа проектлар әзерлибез. Бүгенге көнгә килгәндә, “Яраткан шигырь” тапшыруы старт алды. Бу теле-радио проект. Аны шигырь проекты дип кенә атап булмый, безнең бай мирасыбызны саклау чарасы ул”, – диде “ШАЯН ТВ” каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова. 

Әлеге проект кысаларында классик шагыйрьләр белән беррәттән заман шагыйрьләренең әсәрләре яңгырый. Шигырьләрне “ШАЯН ТВ” каналының алып баручылары һәм артистлар сөйли. 

“Безнең тагын бер шатлыгыбыз – “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә 25 ноябрьдә “Балачак җыры” проектының зур концерты үткәреләчәк. Анда узган елларның – ун һәм агымдагы елның биш клибын карап булачак. Шулай ук “Балачак җыры” бәйгесендә җиңгән җырлар белән без Казан мәктәпләрендә, төрле мәдәни үзәкләрдә концертлар куя башладык. Анда “Сәйлән” фестивалендә җиңүчеләр дә катнаша”, – дип яңалыклар белән уртаклашты Рамилә Әхмәтзакир кызы. Ул шулай ук “Татар сүзе” бәйгесе турында да сөйләп үтте:

“Татар сүзе” – бик җаваплы, “ШАЯН ТВ” каналы өчен бик кирәкле проект. Без Филармониядән эстафета кабул иттек. 3100 гариза килде. Хәзер видеоларны карыйбыз. Быелгы бәйге башка еллардагыдан телевизион проект буларак аерылып тора. Иң яхшы 30 башкаручыны үзебезгә – “ШАЯН ТВ” каналына чакырачакбыз һәм роликлар әзерләячәкбез. Алар 26 апрельдә “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета”, “ШАЯН ТВ” каналларында күрсәтеләчәк. Шунысы аеруча сөендерә – быел балалар күп катнашты”.

Татар эстрадасы артисты, автор-башкаручы, “Сәйлән” телевизион җыр фестиваленең жюри әгъзасы Илгиз Шәйхразиев үзен кайбер кешеләр “ШАЯН ТВ” каналыннан күреп тануларын әйтте. 

“Әле күптән түгел бер районда концертлар куеп йөргәндә, бер апа яныма килде дә: “Сез бит “ШАЯН ТВ”да эшлисез, име?” – дип сорады. “Әйе, апа, “ШАЯН ТВ”да ярты ставкада бала булып эшлим”, – дип җавап кайтардым”, – диде Илгиз. 

“ШАЯН ТВ” каналының мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова балаларның ничек итеп тапшыруларга сайланып алынулары хакында сөйләде:
“Кая гына барса да, “ШАЯН ТВ” һәрвакыт иҗатны яраткан, сәләтле балаларга күз сала. Без фестивальләрне төшерәбез, бакчаларга, мәктәпләргә йөрибез – балалар белән гел элемтәдә торырга тырышабыз. Сәләтле балалар якты йолдызчыклар кебек күренеп тора. Шулай ук безгә әти-әниләр, әби-бабайлар да шалтыратып балалары турында сөйли. Теләк белдерүчеләрдән телефон номерын алып калабыз һәм видео язмаларын сорыйбыз. Тагын бер юл – үзебезнең фестиваль, бәйгеләргә килгән сәләтле балаларны күреп башка проектларыбызга да чакырабыз”.

“Быелгы бюджет киләсе елгы бюджет күләменнән аерыламы, киметмәделәрме?” дигән сорауга Рамилә Сәхабетдинова болай дип җавап бирде:
“Без бит Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы канаты астында. Бюджетыбыз – Әлһәмдүлилләһи, шөкер. Бернинди проблемабыз юк. Быелгы бюджет балаларга файдалы рәвештә бөтен яктан да кулланырга җитә”. 
Матбугат конференциясендә “Кичке әкият” тапшыруы алып баручылары Ләйлә Таишева һәм Ислам Хәбибуллин эш серләре белән уртаклашты һәм әкият тә сөйләп күрсәтте. 

“ШАЯН ТВ” каналы ачылганда, алып баручы балалар ун булса, хәзер аларның саны йөзгә җиткән. Алар арасында монтаж ясаучылар да, мультфильм тавышландыручылар да бар. 
Тагын бер яңалык: “ШАЯН ТВ” каналы якын киләчәктә мультфильм төшерү студиясе ачарга ниятли. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading