16+

Шәп яшәүнең үз сере : “Безнең гаилә фейерверк кебек”

Бу гаиләне белмәгән кеше юктыр. Үзләре яшәгән Яшел Үзән районы Норлат авылында гына түгел, республика күләмендә күпләргә таныш алар.

Шәп яшәүнең үз сере : “Безнең гаилә фейерверк кебек”

Бу гаиләне белмәгән кеше юктыр. Үзләре яшәгән Яшел Үзән районы Норлат авылында гына түгел, республика күләмендә күпләргә таныш алар.

Дус, тату, ишле Латыйповлар гаиләсе турында әйтүебез. Әле күптән түгел Мәскәүдә узган Россия күләмендәге “Ел гаиләсе” бәйгесендә финалга чыкканнар. «Безнең гаилә фейерверк кебек”, – ди үзләре. 15 балалы гаиләнең бер генә тик торганы юк, әле бергәләп пилмән бөгә алар, әле бакчада мәш киләләр, ул да түгел табигать кочагында ял итәләр, күмәк уеннар оештыралар, бәйгеләрдә катнашалар.

13 баланы ятимнәр йортыннан алган Латыйповлар. Рәйсә апа үзе дә Норлат балалар йортында педагог булып эшли.
– Балалар йортындагы һәр баланы үземә алып кайтыр идем дә бит, мөмкинлегем юк. Әнием дә ятимлектә үскән. Кечкенәдән үги әни белән яшәргә туры килгән аңа. Берсендә кырыс үги әни 7 яшьлек әниемне өйгә кертмәгән. Әнием теләнче кыз булып Казанга кадәр барып җиткән. Шунда бер гаиләдә җиденче бала булып яшәгән. Үзе дә ятимлектә үскәнгә, әни гомер буе балалар йортында тәрбияләнүчеләрне кызгана иде. Миңа да гел: «Ятим балаларны тәрбияләү – зур савап. Йөрәгең никадәр баланы кабул итә ала, шуның кадәр ал. Алар һәрберсе үз ризыгы, үз бәхете белән йортыңа килсен», – дип әйтеп килде. Әни фатиха биргәч, ирем белән тәвәкәлләргә булдык, – ди әңгәмәдәшем.

Наил абый да бала җанлы. Ул «Әтиләр булдыра!» дип атала торган тәрбиягә бала алучы әтиләр иҗтимагый оешмасы рәисе.
– Һәр бала үзенчә талантлы. Миләүшәбез бик тыйнак, Венера белән Мария – йорт җанлылар, уңган хуҗабикәләр, ике Регинабыз бар, алар кул эшләренә оста, Милена – җыр-биюгә сәләтле, Аделинаның йөзеннән елмаю китми, мәзәкчән, Алсу – бик нәзәкатьле, Адель шигырьләр иҗат итә, Александр – спортчы, Илья төрле фокуслар уйлап чыгарырга сәләтле, Дима – шат күңелле, ярдәмчел, Никита сценарийлар яза, Максим – романтик, Илья – музыкант, оныгыбыз да зур сөенечебез,– ди Наил абый.

Гаиләнең үз гореф-гадәтләре дә бар. Туган көннәрне бергә уздыралар, сәяхәт итәргә яраталар. Алар сугыш вакытында әбиләре теккән корама одеялны саклый. Ул – буыннан-буынга күчеп килә торган кадерле мирас. Бу одеялны гаиләдә могҗизалы дип атыйлар. Аның белән бала төргәннәр. Гаиләнең үз театры да бар әле. “Вернисаж” күләгәләр театры. Гадәти булмаган спектакльләр белән катнашып, алар төрле бәйгеләрдә беренче урыннар яулаган. Моннан тыш Латыйповлар хәйрия проекты буларак физик яктан мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә спектакльләр куярга уйлый.

Сүз уңаеннан, Латыйповларның ишле гаиләсендә балалар иркен йорт, аерым бүлмәләр турында хыллана иде. Хәзер яши торган йортлары ишле гаилә өчен кысанрак. Яңа торакны аларга вәгъдә иткән дә булганнар инде, тик биш елга якын көтсәләр дә, әлегә йорт төзелми килгән. Ниһаять, Яшел Үзән районы хакимияте бу мәсьәләне үз контроленә алган. Татарстан Президенты ярдәме белән бу эш өчен хәйрия фондыннан акча бүленгән. Тиздән Латыйповлар гаиләсен өй туе белән котларга килербез, иншаллаһ!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наильны яшь вакыттан Белэм-семьялап, дуслашып та йордек. Кор кунелле, Олы йорэкле, йозендэ гел елмаю иде. Узе гаимунчы., жырчы, биюче.. Молодец!!

    Мөһим

    loading
    2
    X