16+

“Шәһри Казан аллеясы”: 30 яшькә - 30 чыршы!

30 сентябрь көнне “Шәһри Казан” редакциясе хезмәткәрләре газетаның 30 яшьлек юбилее уңаеннан 30 төп чыршы утыртты. “Шәһри Казан” аллеясы “Татмедиа” территориясендә урнашкан. Әлеге тәкъдим белән “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чыкты.

“Башта агачларны урманда, яки берәр данлыклы авылда, яки Кабан күле буенда утыртырга теләгән идек. Ләкин Шамил Мөхәммәтовичның идеясе күбрәк ошады. Журналистлар йорты янында журналистлар аллеясы булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килдек», — ди “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров.

Журналистлар тарафыннан агач утырту электән килә торган матур гадәт. Моңа кадәр “Шәһри Казан” хезмәткәрләре Казанның Ибраһимов проспектында агач утырткан иде. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    чын күңелдән котлыйбыз коллегалар

    Мөһим

    loading