Ятим балаларга, балалар йортларына, фаҗигага эләккән кешеләргә, төрле илләргә ярдәм кулы сузган, күп яхшылыклар эшләгән бөек иганәче Әсхәт абый Галимҗанов белән үзе исән вакытта миңа күп аралашырга туры килде. Аны сагынып искә алам.
2001 елның ноябрь аенда Әсхәт абый телефоннан шалтырата: “Әйдә, Мәскәүгә барып кайтыйк әле, эшлисе эшләрем, күрәсе кешеләрем бар”, – ди. Ул инде алдан ук үзенә һәм бер дустына Мәскәүгә барып кайтырга дип, билет алып куйган икән. Ләкин дусты башкалага бара алмавы турында хәбәр иткән. Ул аның урынына дип иптәшкә мине алырга уйлаган. “Юлда барганда ашыйсы килер, нәрсәләр алыйк икән?” – ди ул. Киттек тимер юл вокзалы янындагы кибеткә. Мин бераз оялып, куркып кына, иң кыйммәтле колба-саларга төртеп күрсәтәм. Ә ул аларны карап та тормыйча, килолап кына алды.
Тимер юл вокзалында алдан алынган икенче билетны минем исемгә күчертергә кирәк, – дип, билет кассалары янына чиратка бастык. Монда безне аңлаучы булмады, яңа билет алырга куштылар. Юкса бит инде, барып кайтырга дип акча түләнгән, билет алынган, бер фамилияне икенче фамилиягә генә алмаштырасы да куясы иде, юк шул. Күпме генә ялынып сорасак та, бер нәрсә дә эшли алмадык. Әсхәт абый орденнарын тагып, үзе дә барып сөйләшеп, үзенең кем икәнен дә әйтеп карады, тегеләрнең үз туксаннары туксан. Шуннан миңа проводницалар поезд башлыгы янына барып сөйләшеп карарга куштылар. Көчкә эзләп таптым. Норка бүрекләр кигән, кавказ ягы кешеләренә охшаган, чибәр генә бер ир-ат икән. Үтенечемне әйттем, булмый дип, башын гына селтәде. Чаптым кире проводницалар янына: “Акча түлибез, урын табып, болай гына алыгыз”, – дим. Юк, куркалар, яңадан барып, ялынып карарга кушалар. Поезд башлыгына икенче тапкыр баргач, ул күзләремә озак кына карап торды да, ничектер бертөрле итеп кулын күтәрде. Бу инде: “Рөхсәт”, – дигәнне аңлата икән. Проводницалар безне поездга кертеп утыртты. Әсхәт абый белән без моңа, бик шатландык.
Әле күңел барыбер ышанмый иде, кайсы гына тукталышта төртеп төшерерләр дип, барабыз шулай бер-беребезгә тотынышып. Тора-бара поезд ераграк киткән саен, эчкә җылы йөгерә башлады. Бу купе-вагон булып чыкты: җылы, җайлы, чиста. Бөтен җирдә паласлар. Әсхәт абый белән рәхәтләнеп сөйләшеп барабыз. Вагонда бездән башка тагын ике ир-ат бар. Менә бервакыт ашыйсым килә башлады. Рәхәтлек биреп, теге тәмле әйберләр искә килеп төште. Әсхәт абый минем алдыма олы түгәрәк ипи кадәр колбаса, зур, кыйммәтле пешергән балык чыгарып куйды. Мин колбасаны ипи ашаган кебек, умырам гына. Юлдашлар безне күреп, аптырап калдылар.
Әсхәт абый әйтә: “Миңа иганәчелегем өчен Лев Толстой исемендәге халыкара алтын медаль бирделәр, Мәскәүдә шуның турында язучы, Россия балалар фонды җитәкчесе Альберт Виханов белән сөйләшәсем килә, сорауларым бар”, – ди.
Мәскәү безне ничектер бик теләмичә генә, салкын каршы алды. Такси тотып, ул вакыттагы “Человек и закон” журналы редакциясен эзләп таптык. Журнал авыр хәлдә иде инде. Бер кечкенә генә бүлмәгә күченгәннәр, килгән хатлар капчыгы белән өелеп ята иде. Алар безгә ярдәм итә алмады. Аннан соң Останкинога – телеүзәккә киттек. “Доброе утро”, “Жди меня”, “Поле чудес”, “Человек и закон” тапшыруларына кермәкче булып, телефоннардан шалтыраттык, безне тыңлаучы булмады.
“Менә сиңа мә, көт болардан ярдәм, әйдә яхшы вакытта Казаныбызга кайтыйк!” – диде Әсхәт абый. Без ашханәгә кереп, яхшылап тукланганнан соң, Мәскәүнең Казан вокзалына юнәлдек. Монда да кире кайтырга дип алынган билетларны алмаштырып булмады. Яңа билетлар сатып алып, кайтыр юлга кузгалдык. Шулай итеп, Әсхәт абыйның ике кешелек Мәскәүгә барып кире кайтырга дип алынган билетлары кемгәдер калды. Нужели, бер исемне икенче исемгә алмаштыру шулкадәр авыр икән? Ә бит хәзер, законнар да күз ачып йомганчы үзгәрергә мөмкин.
...Күпмедер вакыт үткәч, Әсхәт абый тагын үз янына чакырып алды: “Кил әле, эш бар”, – ди. Барсам, каблук машинасын тутырып, өр-яңа аяк, өс киемнәре, төрле әйберләр төяп яталар, нәрсә генә юк. Карыйм – ирләр өчен шундый яхшы кышкы аяк киемнәре бар. “Әллә берәрсен Әсхәт абыйдан сорап алырга инде”, – дигән уй килде башыма. Ул: “Боларны Дәрвишләр бистәсендәге зәгыйфь, авыру балалар интернатына илтәбез, аз булса да аларга ярдәм булыр. Минем баракта бер әзәрбайҗан кешесе калдырган иде, үзе юкка чыкты. Вакыт үтә, әрәм итеп яткызасы килми”, – ди.
Интернатка барып җитеп, теге әйберләрне бушатканда безгә ярдәм итәргә дип килгән авыру, инвалид балаларны күреп, күземнән яшьләр чыкты. “Ярый әле ятим балалар өлешенә кулымны сузмадым”, – дип, үз-үземне тынычландырдым, шатланып куйдым.
Әйберләрне бушатып бетереп, ниндидер кәгазьләргә куллар куйдыргач, озак тормыйча кайтыр юлга чыктык. “Яхшылыкны Ходай Тәгалә үзе күрә, белә ул!” – дип куанып, бәхетле елмайды Әсхәт абый, берни булмагандай. Безне рәхмәт йөзеннән, икенче көнне интернатның юбилеена чакырдылар. Шунда барып, бик күп гыйбрәтләр дә алып кайттым әле.
...2010 елның июнь аенда (Әсхәт абый белән һәрбер очрашуымны дәфтәргә язып бардым) аңа Казан кремле янында һәйкәл куелганнан соң, ул: “Үз акчама Президентыбыз Минтимер Шәриповичка барыбер һәйкәл куйдырам, ул минем дустым”,– диде. Беркөнне шалтырата: “Әйдә, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин янына барып кайтыйк әле”, – ди. Без анда баргач, ул вакытта Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин янына гына керә алдык. Роберт абый, мәрхүм, безне һәрвакыттагыча ачык йөз белән каршы алды. Ул Әсхәт абыйны бик ярата, хөрмәт итә иде. Элеккеге елларда алар бергәләп Мәскәүгә йөргән. Роберт абый бу турыда сокланып язгалап та чыкты, китабына да кертте. Чорыбызның ике бөек шәхесенең сөйләшкәнен кырыйдан кызыксынып күзәттем. Алар икесе дә гади булып кала белделәр, борын чөеп йөрмәде. Роберт абый безне җылы гына озатып калды.
Урамга чыксак, эвакуатор белән килеп, Әсхәт абыйның машинасын “КамАЗ” машинасына урнаштырып маташалар. Машинасын кирәкмәгән урынга куйган икән. “Бу бит балалар йортына 60-70 автобус бүләк иткән, цирк янында үзенә һәйкәл дә куелган легендар кеше”, – дидем. Үзләре урысча сөйләшсәләр дә, Әсхәт абый турында ишеткәннәре бар икән, безне аңлап машинаны кире бирделәр.
Әсхәт ага оста гармунчы иде. Без аның тальян гармунында алмаш-тилмәш уйный идек. Берара мин өйдән баян алып килдем. Икебезгә бер ансамбль оештырып җибәрдек. Гармун уйнаганда Әсхәт абыйның күңеле тула, күзләреннән яшьләр чыга, әти-әнисен, туганнарын исенә төшерә, сагына иде.
Мин аның энесе Тәлгат, улы Радикны да күреп калдым. Кызы белән кияве дә гел янында булды. Алар Әсхәт абыйга бик булышты.
Әсхәт абый редакциягә килсә, аның тавышы әллә кайлардан ишетелә иде. Аның белән очрашу минем өчен бәйрәмгә әйләнә, үземне шәхес итеп тоя башлыйм, аның белән янәшә атлап баруым белән горурлана идем.
Зөлфәт Хәйруллин,
Казан.
Комментарийлар