16+

«Сәләт»тә татарча бәхәсләшәләр

«Сәләт» йортында татар телендә «Безнең фикер!» дебатлар лигасының финал өлеше узды. Турнирда татар телендә сөйләшүче мәктәп укучылары һәм төрле уку йортлары студентларыннан торган дүрт команда чыгыш ясады. Февраль башыннан бирле атна саен барган турнирда яшьләр тел белүләрен генә түгел, ә төрле темаларга фикер алышу, проблемалар чишә алу мөмкинлекләрен дә күрсәтте....

«Сәләт» йортында татар телендә «Безнең фикер!» дебатлар лигасының финал өлеше узды. Турнирда татар телендә сөйләшүче мәктәп укучылары һәм төрле уку йортлары студентларыннан торган дүрт команда чыгыш ясады.
Февраль башыннан бирле атна саен барган турнирда яшьләр тел белүләрен генә түгел, ә төрле темаларга фикер алышу, проблемалар чишә алу мөмкинлекләрен дә күрсәтте. Дебатларның төп максаты - яшь буынга гражданлык тәрбиясе бирү, катнашучыларны аналитик фикерләргә, тәнкыйтьли белергә өйрәтү. Шулай ук бәхәсләр аларның зур аудитория каршында чыгыш ясау сәләтен үстерә. Уенда барлыгы 32 команда көч сынашырга өлгергән инде.
- Иң кызыгы шунда: дебатларда тема тарлыгы юк. Балалар төрле җитди проблемаларны чишәргә тырыша. Мәсәлән, Җиңү бәйрәме алдыннан Кызыл мәйданда замана техникасын кулланырга кирәкме, юкмы икән дип бәхәсләштеләр. Бәхәстә дөреслек туа диләр, кайвакыт алар проблеманың әллә нинди кызыклы чишелешләрен уйлап таба, - ди әлеге чараны оештыручыларның берсе Аммар Аль-Анси.
Катнашучылар нинди темага бәхәс куертасыларын алдан белми. Тема чара башланырга 15 минут кала билгеле була. Бу юлы дебатчылар мәктәпләрдә татар телен өйрәтүне ирекле ясау турында бәхәс куертты. Иң көчле дүрт команда арасында җиңүне «Ике Таңсылу» командасы яулады.
Командалар ярышыннан тыш, финалда спикерлар да көч сынашты. Иң көчле чыгыш ясаучы дип Зәйнәп Шаһвәлиева билгеләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading