16+

Сокурыда кишәрлекләр июльдә бүленәчәк

Торак төзелешенә ярдәм турындагы Федераль закон кысаларында, Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә.

Сокурыда кишәрлекләр июльдә бүленәчәк

Торак төзелешенә ярдәм турындагы Федераль закон кысаларында, Россиядә күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирелә.

Казанда яшәүче күп балалы гаиләләргә кишәрлекләр Биектау районының Каймары һәм Лаеш районының Сокуры авыллары янәшәсеннән тәкъдим ителә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, Каймары авылы янында 1735 йортка исәпләнелгән участокның инде 96 проценты бүленеп беткән. «Казанда башта күп балалы 3200 гаилә чиратка теркәлгән иде. Әлеге сан тора-бара 4122гә җитте. Бу исемлектәге гаиләләрнең 40 проценты үз кишәрлеген алды. Гаризалар һаман керә. Каймары бистәсендә күп балалы гаиләләргә өләшү өчен тагын 150 гектар җир өстәлде», - дип белдерде Рөстәм Нигъмәтуллин бу уңайдан.
Сокуры авылы янында 166 гектар җирне документлаштыру эшләре тәмамланып килә. Мэр Илсур Метшин: «Гаиләгә 3 бала алып кайту һәм аларны тәрбияләп үстерү гаять зур хезмәт сорый. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре табуда булышканы өчен Татарстан Президентына рәхмәт! Өстәмә кишәрлекләр әле тагын кирәк булачак. Яңа бистәләр генераль план нигезендә төзеләчәк. Тынычлык һәм Константиновка бистәләрендәге кебек теләсә ничек төзүгә юл куелмаячак. Социаль учреждениеләргә алдан ук урын билгеләп калдырыла. Инженерлык коммуникацияләре дә сафка бастырылачак. Сокуры авылы янәшәсендәге участоктан кишәрлекләрне күп балалы гаиләләргә июль аенда өләшә башларга кирәк», - диде.
Беррәттән күп балалы гаиләләр өчен яңа җирләр эзләү һәм муниципаль берәмлек карамагына алу эшләре дәвам итә. Күп балалы гаилә бушлай бирелгән җир кишәрлегеннән үзләре теләгәнчә файдаланырга хокуклы: йә йорт төзи, йә сатып җибәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading