16+

Совет паспорты. Ул кемгә генә бирелгән?

Советлар Союзында, Россиядәге кебек үк, шәхесне раслаучы төп документ паспорт булган. Дөрес, илдә гомуми «паспортлаштыру» 1974 елда гына башланган. Бу вакытка кадәр документ бөтен кешегә дә бирелмәгән.

Совет паспорты. Ул кемгә генә бирелгән?

Советлар Союзында, Россиядәге кебек үк, шәхесне раслаучы төп документ паспорт булган. Дөрес, илдә гомуми «паспортлаштыру» 1974 елда гына башланган. Бу вакытка кадәр документ бөтен кешегә дә бирелмәгән.

Барысы өчен дә түгел
1953 елга кадәр СССРда паспортлар дәүләт хезмәткәрләренә һәм чит илләрдә эшләүче гражданнарга гына бирелә. Калган очракларда паспорт функцияләрен хезмәт кенәгәләре яки йорт идарәсеннән бирелә торган белешмәләр башкарган. Министрлар Советы махсус карар кабул иткәннән соң, совет паспортларын шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда, машина-трактор станцияләре булган, шулай ук чик буе зонасына кергән торак пунктларда яшәүче эшчеләр һәм хезмәткәрләренә бирелә башлый.

Ә менә авыл халкына паспортлар алуга өметләнергә туры килми. Аларга, имештер, еш кына «туган урыннарын»нан чыгып китәргә кирәкми, димәк, шәхесне раслау да мәҗбүри түгел. Колхозда барысы да бер-берсен яхшы белгән. 

Беренче совет паспортлары 16 яшь тулгач бирелә башлаган документтан шактый аерылып торган. Аларның тышлыгы кара-яшел төстә, форматы хәзерге документлардан бераз кечерәк, ә фото мәҗбүри атрибут булып тормаган, гәрчә аның өчен урын бирелсә дә. Паспортны 10 елдан соң алыштырырга кирәк булган.

Барысы өчен дә
Масштаблы «паспортлаштыру 1974 елда башлана. Аны 16 яшькә җиткән һәркем ала. Мондый документларның тышлыгы инде кара-кызыл төстә булып, аны дәүләт гербы һәм СССР дигән язу бизи. “Китапчык”та хәзерге паспортларга караганда күбрәк мәгълүмат урнаштырыла. Фамилия, исем, атасының исеме, туган көне һәм урыны, милләте, гаилә хәле, яшәү адресы һәм хәрби бурычы турында мәгълүматлардан тыш, кан төркеме, резус-фактор, хөкем ителү-ителмәве, режим объектлары территориясендә булу, шулай ук кайвакыт элеккеге эш урыннары күрсәтелә. Фотосурәт инде мәҗбүри элемент була (аны 25 һәм 45 яшьтә алыштырырганнар). Моннан тыш, РСФСРда түгел, башка республикаларда яшәүче гражданнар турында барлык мәгълүмат милли телдә дә кабатланган.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
“Русская Семерка”.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading