16+

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең иҗади сменасы яшь артистларны җыйды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Күптән түгел "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең традицион кышкы иҗади сменасы Татарстанның иң шәп коллективлары катнашындагы гала-концерт белән тәмамланды.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең иҗади сменасы яшь артистларны җыйды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Күптән түгел "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең традицион кышкы иҗади сменасы Татарстанның иң шәп коллективлары катнашындагы гала-концерт белән тәмамланды.

Иҗади смена Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 13 районнан 200дән артык яшь артистны Яшел Үзәннең "Сосновый бор" шифаханәсенә җыйды. Монда "Дорога из города" бию театры (Казан), «Кама йолдызчыклары» (Балык Бистәсе), «Каприз» (Мамадыш), «Пластилин» (Питрәч), «Ар-И-Эль» (Арча) бию коллективлары, «Бәхет» (Азнакай) һәм «Каданс» (Яшел Үзән) вокаль ансамбльләре, шулай ук ялгыз башкаручылар һәм яшь алып баручылар ял итте.

Җиде көн дәвамында талантлы балалар бушлай ял итәргә генә түгел, ә җыр, бию һәм актер осталыгы буенча мастер-классларда катнашырга да өлгерде. Яшь сәләтләргә Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш бию куючысы, Казан мәдәният институты доценты Раилә Гарипова, "Дорога из города" бию театры җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һ.б. махсус дәресләр, саллы киңәшләр бирде.

Смена ахырында яшь артистлар шифаханә кунакларына 3 концерт программасы тәкъдим итте. Балалар белән бергә сәхнәдә аларның әйдаманнары - узган еллардагы фестивальнең лауреатлары, Россия театр сәнгате академиясе (ГИТИС) студентлары чыгыш ясады. Сменаның барлык катнашучылары да ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Яшел Үзән районы исеменнән рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләргә ия булды.

Ел буе дәвам иткән "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтенең төп чарасы исә 1 февральдә башлана. Республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында 2016 елгы фестивальнең сайлап алу турлары башланачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading