16+

Спектакльләр үз бәясен алды

III Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү форумының пленар утырышында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевкә ТЮРКСОЙ оешмасыннан истәлекле бүләк тапшырылды.

Спектакльләр үз бәясен алды

III Халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү форумының пленар утырышында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевкә ТЮРКСОЙ оешмасыннан истәлекле бүләк тапшырылды.

Форумда актерлык осталыгы, режиссура, театр тәнкыйте, курчак театры сәнгате буенча секцияләр эшли. Анда дәресләрне Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Новосибирскидан килгән педагоглар алып бара.
Саха академия театры Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Желанный голубой берег мой» дигән спектаклен алып килгән иде. Алар бу спектакль белән күп кенә илләрдә чыгыш ясаган. Камаллылар катнашучылар хозурына И.Фоссеның «Җәйнең бер көнендә» дигән спектаклен тәкъдим итте. Якутиядән Олонхо театрының «Удаган кызлар» спектакле үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Аны Россиянең һәм Якутиянең халык артисты Степанида Борисова куйган. Олонхо - поэма-эпос үрнәге. «Удаган кызлар» сихерче хатын-кызлар хакындагы спектакль. Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Банкрот» спектакле күрсәтелсә, бүген тамашачы «Мулла»ны карый алачак. Спектакльләрнең һәркайсы семинарларда бәяләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading