16+

Сталинның шәхси экстрасенсы

Дәүләтнең күп кенә беренче затлары экстрасенслар, тарологлар, астрологлар һәм башка серле «ярдәмчеләргә» мөрәҗәгать итми калмаган.

Сталинның шәхси экстрасенсы

Дәүләтнең күп кенә беренче затлары экстрасенслар, тарологлар, астрологлар һәм башка серле «ярдәмчеләргә» мөрәҗәгать итми калмаган.

Бер версия буенча, Гитлерның, дөрес булмаган астрологик фаразга таянуы  аркасында, 1941 елда Мәскәүгә оештырылган һөҗүме барып чыкмый. Совет юлбашчылары да киләчәккә карарга яраткан. Моның өчен "штатлы" экстрасенслар тотканнар.  

Кайбер тарихчылар раславынча, Иосиф Сталин Тифлис рухи семинариясендә булачак танылган оккультист Георгий Гурджиев белән бергә укыган. Алар семинариядә дуслашып, аралашуларын аны тәмамланганнан соң да дәвам иткәннәр.

1930 елда Иосиф Виссарионович көчле күрәзәче эзләгән. Аңа ниндидер Ленинград чекисты ярдәмгә килә, ул халыклар юлбашчысына Наталья Львованы киңәш итә. Львованы Мәскәүгә китерәләр, һәм анда ул шәхси "юлбашчы консультанты" була.

Львова Сталинга үзенең туган көнен күрсәтмәскә һәм фотога сирәгрәк төшәргә киңәш итә, рәссамнардан портретын ясатуны катгый тыя. Иосиф Виссарионович аның киңәшләрен үтәргә тырышкан, шуңа күрә күпчелек портретларда аның игезәкләре сурәтләнгән. Кемдер Сталинның бер генә фотографиясе бар дип саный. Сурәттә ул яртылаш борылган килеш утырган итеп ясалган, күзләре кысыла төшкән, ә авызында трубка. Сүз уңаеннан, башка кешеләр алдында трубка тартырга шулай ук Львова "өйрәткән". Янәсе, бу рәвешле аның биокырына дошманнар “керә” алмый.

Мөгаен, "консультант" кадрлар үзгәрешенә кагылышлы тәкъдимнәр дә биргән булса кирәк. Кайчак билгеләнү һәм вазифалардан алыну күпләр өчен көтелмәгән хәл була. Әмма Наталья Львова турындагы мәгълүматлар күп сакланмаган. Бервакыт ул юкка чыга. Кая югалуы исә табышмак булып кала.
 (“Русская семерка”дан кыскартып бирелде)

Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading