16+

Стеланы алыштырдылар

Бауман урамында Универсиадага кадәр күпме вакыт калганын киредән саный торган стеланың яңасын куйдылар.

Стеланы алыштырдылар

Бауман урамында Универсиадага кадәр күпме вакыт калганын киредән саный торган стеланың яңасын куйдылар.

Элеккегесе - бер ай элек тантаналы рәвештә куелганы - шәһәр халкына бер дә ошамаган иде: аннан зарланучылар да, көлеп караучылар да күп булган иде ул вакытта. Казанлылар аның аннан-моннан гына эшләнгән, сыйфатсыз булуын ошатмады. Төгәлсезлекләре күп иде шул аның. «Стела Универсиадага кадәр тора алырмы икән?» - дигән сорау күпләрне борчыды. Ул вакытта Универсиада дирекциясендә, объектның монтажы вакытында турыдан-туры башкаручылар тарафыннан ялгышлыклар җибәрелгән. 1 августка кадәр барлык төгәлсезлекләр, хаталар төзәтелергә тиеш, дигәннәр иде.
Шулай итеп, стела ясаучылар куелган вакытка сыешты: узган атнада яңа стеланы урнаштырдылар. Монысында алдагы стеланың җитешсезлекләре юк инде. Ул заманча материалдан эшләнгән һәм үзенең нык, якты, төрле төстә булуы белән аерылып тора. Стела әле 5 ел да, 10 ел да тора алачак, диләр. Яңа стела хәтта Мәскәүдә дә сынау узган. Кыскасы, урам хулиганнарыннан ул яхшы сакланган. Монтажчылар бригадасының җитәкчесе әйткәнчә, беренче стела вакытлыча гына куелып торган, шуңа күрә, шәһәр халкы аның тышкы кыяфәтендә бик күп җитешсезлекләр күргән дә инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading