16+

Студентлар Иске Татар бистәсен яңарта

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары башкала мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге конкурс комиссиясенә Иске Татар бистәсе территориясен тернәкләндерү темасына үз проектларын тәкъдим итте.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары башкала мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге конкурс комиссиясенә Иске Татар бистәсе территориясен тернәкләндерү темасына үз проектларын тәкъдим итте.

Аларның барысы да - быелгы «Казан мэры гранты» ачык конкурсының икенче этабына үткән егетләр һәм кызлар. Бәйге 13 февральдә башланган иде. Анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм инженерлык-архитектура факультетлары, архитектура мохите дизайны кафедрасының дүртенче һәм бишенче курс студентлары үз проектларын тәкъдим итте. «Казан мэры гранты»ның быелгы төп үзенчәлеге - проектларның Иске Татар бистәсе территориясен реабилитацияләү темасына эшләнүе булды. Конкурсантларга шәһәрнең йөзек кашы булган бистәгә шәһәр төзелеше ягыннан анализ ясап, актуаль проблемаларны ачыклау һәм аларны чишү юлларын эзләү бурычы йөкләнгән иде. Беренче этапта 62 студент үз эшләрен тәкъдим иткән булган. Шулар арасыннан иң күп баллар җыйган 21 проект сайлап алынган. Аларның авторлары арасында өстәмә тест уздырылып, инглиз телен камил дәрәҗәдә белүчеләрне ачыклаганнар. Шушы сынауны уңышлы узган 15 студентның проекты икенче йомгаклау этабына үткән. Икенче этапта комиссия күңеленә аеруча хуш килгән җиңүче 5 проект авторы 30 майда игълан ителәчәк. Аларны бүләкләү тантанасы да шул ук көнне узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading