16+

Су, җылылык, газ – тарифлар артты бераз

“Коммунал”ка тарифлары 10,8 процентка, ә кайбер районнарда 15,7 процентка күтәрелде…

Су, җылылык, газ – тарифлар артты бераз

“Коммунал”ка тарифлары 10,8 процентка, ә кайбер районнарда 15,7 процентка күтәрелде…

1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары үзгәрде. Инде август аенда кулыбызга яңа суммалар чагылыш тапкан квитанцияләрне алачакбыз. Әмма түләү күләменә тарифлардан бигрәк, кешенең хезмәтләрне куллану күләме йогынты ясый, дип ассызыклыйлар. Ут, су, газ һәм башкалардан чамасын белеп файдалану торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне шактый киметергә мөмкинлек бирә.

Соңгы тапкыр коммуналь хезмәтләргә бәяләр 2022 елның 1 декабрендә арткан иде. Димәк, моңа кадәрге тарифлар 1,5 елдан артык гамәлдә булды. 1 июльдән күпчелегебез аларның 10,8 процентка үсешен күрәчәкбез. Оешмалар исә аны 37,1 процентка күтәрүне сораган булган. Әмма моңа юл куелмады, дип белдерде Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. 

-    Тариф кампаниясе барышында оешмалар биргән гаризаларда сүз 37,1 процентка үсеш турында барды. Күргәнебезчә, без бу күләмне 3,5 тапкырга диярлек киметә алдык. Татарстан буенча мөмкин булган чик тайпылыш – 4,9 процент. Кайбер районнарда түләүләр 15,7 процентка артачак дигән сүз бу, - дип белдерде Александр Груничев.

Мисал өчен, газга бәя кубометр өчен 7,47 сумга кадәр, 10,2 процентка артачак. Газ плитәләре булган йортларда электр тарифларының 8,8 процентка үсешен күрәчәкбез. Электр плитәләр булган йортларда электр белән тәэмин ителеш өчен 14,5 процентка күбрәк түләргә туры киләчәк. 

Шулай ук Груничев чагыштыру өчен башка товар һәм хезмәтләргә бәяләрнең күпмегә артуын әйтеп узды. 2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 1 июленә кадәр дизель ягулыгына бәя арту 12,7 процент тәшкил иткән, азык-төлек кәрҗине – 13,2 процентка, күчемсез милек 36,2 процентка үскән. Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча,  товарларга бәяләр арту – 12,5 процент, хезмәтләргә 17,2 процент булган. Бу чорда хезмәт хакы 31,2 процентка арткан, дигән мәгълүмат та китерде Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе. Кемнәргә генә кагылды икән бу кадәрге үсеш, дигән сорауга җавапны гына беркем бирмәячәк. Статистик мәгълүматларның тормыштан ерак булуына еш кына шаккатабыз. 

Шул ук вакытта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева республикада торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү авыр йөк булган гражданнарга социаль чаралары каралуын билгеләде. 

-    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме гаиләнең тулаем кеременнән 21 процентыннан арткан очракта гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия бирелә. 2024 елда республикада 59 685 гаилә мондый субсидия ала, - дип билгеләп узды Наталья Бутаева.

Шулай ук 70 яшен тутырган кешеләр капиталь ремонт өчен түләүгә субсидия алырга хокуклы. Моннан тыш, аерым категория гражданнарга йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрүгә һәм газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга акчалата ярдәм каралган.

Акчасы була торып фатир өчен түләмәүчеләр дә республикада шактый. Иң зур бурычлары булганнар нәкъ менә хәлле, берничә фатирга ия кешеләр, дип белдерде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Алар фатирларны арендага бирә, вакытында исәп-хисап приборлары күрсәткечләрен тапшырмый, еш кына башка шәһәрләрдә яши һәм... вакытында түләргә оныта. 2000нче еллар башыннан Татарстанда халыкның бурычы 9,5 миллиард сумга җыелган.

Тарифлар арту белән Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә юлланган шикаятьләр саны күбәюен дә фаразлыйлар. Әлегә ел башыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе буенча 1,5 мең мөрәҗәгать булган. Әмма аларның нибары 1 процентында гына хезмәтләр өчен түләү дөрес исәпләнмәве ачыкланган. Күпчелек очракта халык исәпләүләрнең ничек башкарылуын аңламый. Бу идарәче компанияләрнең эшләп бетермәү, аңлату эшләре алып бармау нәтиҗәсе, ди Татарстанның торак буенча баш инспекторы Александр Тыгин.

Язмага реакция белдерегез

0

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading