16+

Субсидияне кемнәр алачак?..

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә күтәрелгән түләүләрне йомшарту максатында, 1 сентябрьдән өстәмә субсидияләү кертелә.

Субсидияне кемнәр алачак?..

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә күтәрелгән түләүләрне йомшарту максатында, 1 сентябрьдән өстәмә субсидияләү кертелә.

«Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә бу хакта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде. Максатчан субсидия Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләрендә һәм шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Ютазы районы), Афанасово, Красно-Ключинское авыл җирлекләрендә (Түбән Кама районы) яшәүчеләргә кагыла. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләргә субсидия билгеләүдә төбәк стандартларын файдалану механизмы РФ Торак кодексы нормаларына нигезләнгән. Санап үтелгән муниципаль берәмлекләрдәге 515 мең йорт җылылыкны «Таттеплосбыт» ачык акционерлык җәмгыятеннән ала. Гаиләдә һәр кешегә айлык уртача керем 30 мең сумнан артмаса, андый гаилә субсидиягә хаклы. «Компенсация мәсьәләсендә 10 сентябрьдән башлап 30 ноябрьгә кадәр гражданнарны кабул итү оештырылачак. Бу хакта мәгълүмат: адресы һәм вакыты, төбәк стандартлары күләме, субсидия хисаплауның формуласы сентябрь ае хисап-фактурасы кәгазенең икенче ягына язылып таратылачак. Социаль яклау органнары озынайтылган эш сәгатендә һәм шимбә көннәрендә дә эшләячәкләр, 44 өстәмә пункт оештырылачак», - диде Айрат Шәфигуллин.
Гаилә керемнәре исәпкә алынып, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә элек тә субсидияләрдән файдаланган гражданнарга җылылык өчен түләргә субсидия автомат рәвештә билгеләнә. Ялгыз гына яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, I һәм II төркем инвалидларга социаль хезмәткәр үзе өйләренә-фатирларына киләчәк. «Коммуналь түләүләрнең бер өлешен компенсацияләү 3 ел дәвам итәчәк, моның өчен Татарстан бюджетыннан 7 миллиард сум акча кирәк булачак. Башта 6 миллиард сум игълан ителгән иде, җентекле исәпләүдән соң сан үзгәрде», - диде министр Шәфигуллин.
Максатчан субсидия мәсьәләсендә туган сораулар өчен «кайнар элемтә» телефоннары: Авиатөзелеш районы 570-06-41; Вахитов районы 238-10-54; Киров районы 554-64-69; Мәскәү районы 544-89-94; Яңа Савин районы 523-72-96; Идел буе районы 224-30-61; Совет районы 272-51-79.
Министрлыктагы «кайнар элемтә» телефоны: 557-21-13; 557-21-12.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading