16+

Талак әйткәнче уйлагыз, үкенерлек булмасын

Безнең яктамы? Безнең якта хәтта ташлар да сөйли белә. Бары тик колак салып сабыр гына тыңлый белсәң. 

Талак әйткәнче уйлагыз, үкенерлек булмасын

Безнең яктамы? Безнең якта хәтта ташлар да сөйли белә. Бары тик колак салып сабыр гына тыңлый белсәң. 

Ташлар тарих бит алар. Кеше хәтереннән дә, йөз яшәр имәннәр хәтереннән дә ераграк тарихны хәтерли урам ташлары. Сорасаң, синең кайсына егылып борыныңны канатканыңны, кайсына сөртенеп аягыңны каймыктырганыңны да хәтерлиләр. И, ул борын канатулар ничә йөз еллык тарихны хәтерләгән ташлар өчен әле кичә генә булган шикелледер.

Ә мин бүген үземнең туган Югары очымда шактый гына борынгы тарихны хәтерләүче Зур таш белән гәпләшеп алдым әле. Бу тарихны өлкәннәрдән ишеткәләгән идем, өзек-өзек кенә итеп. Менә бүген минем янына килгәнемне бик нык көтеп алган Зур таштан бу тарихны җентекләп сөйләттем. Ул үзен тыңлаучы булганга, мин сөйләүче булганга рәхәтләнеп кинәндек.

Хәтта өстән явып торган күшектергеч көзге карлы яңгырга да карамыйча. Һаман да сузып булмый инде, болай да озакка сузылды, киләсе язны көтсәң... Синең өчен киләме әле ул яз, юкмы? Язмышларны беркем дә белми. Ә шушы гыйбрәтле тарихны ничә елдан бирле кешеләргә ишеттерәсем килә. Син тарихка кереп калгансың икән, димәк нинди дә булса гайре табигый хәл кылгансың инде.

Җир йөзендә яшәгән миллион-миллиард кешенең һәммәсе дә тарихка кереп калмый. Ә бу өчәү авыл тарихына кереп калганнар бит әле. Димәк, нинди дә булса гайре табигый хәл булган инде.

Ә болай башта гап-гади ир белән хатын, соңыннан гап-гади әби белән бабай булган алар. Тик менә бер юктан гына тормыш корабларында тугыз баллы шторм күтәрелгәндә Хәмәтдин бабай Фәхригаләм әбигә: “Талак!” – дип кычкырган, бер генә дә түгел, өч тапкыр. Булды, бетте, шушы өч сүздән соң бу икәүнең никахлары өзелгән булып санала. Ике генә юл, йә аерылып икең ике якка китәсең, йә бүгенге көннән чит хатынга әйләнгән хатыныңны башка берәүгә никахлап бирәсең дә, яңадан никахлап алыр өчен теге башка берәүнең “талак” иткәнен көтәсең. Өченче юл юк. 

Нәсел-нәсәп, туган-тумача борчуга төшә. Гомер иткән карт белән карчыкны аерып булмый бит инде? Бабай түбәтәен әйләндерә-әйләндерә башын кашый, әби яулык почмагын тешләп яшь түгә. Картаймыш көндә нинди хурлык! Шактый баш ваткач, өлкән туганнар бер фикергә киләләр, башка урамда ялгыз гына яшәп ятучы кардәш абзыйны сайлыйлар. Үзе шактый гына олы яшьтә, хатыны үлгәнгә дә байтак ел, кардәш туганына хыянәт итмичә генә ике көннән “талак” әйтер дә, тагын әби белән бабайга никах укытырлар. Белмәгән-ишетмәгәннәр белмәс-ишетмәс. Ишеткән-белгәннәргә гыйбрәт булыр. 

Тик бу дөнья син уйлаганча гына бармый шул ул, менә шул “тик” белән “ләкин”нәре бар шул аның. Кыскасы, кардәш абзый Хәмәтдин абзыйның да, туган-тумачаның да өметләрен акламый. Нәкъ менә Туфан абыйның “Нәзер” спектаклендә язылганча, “Эт булсын, эт янында ит торсын, эт ничек тик торсын”.
Хәмәтдин абзый ялгышканын зөфаф төненнән соң карчыгы белән кардәш абзыйның култык асларына миллек кыстырып кияү мунчасына киткәннәрен күргәннән соң аңлый. Тик эш узган, терсәкне тешләп булмый, шундый якын булса да. 

Кардәш абзый Фәхригаләм әбине кайчан “талак” иткән, кабат никах укытканнан соң әби белән бабай калган гомерне ничек уздырганнар, мин менә аларын белмим. Кызганычка каршы, Зур таш та бик хәтерләми.

Тик менә Хәмәтдин абзыйның карчыгының үзеннән алдарак үлгәнен, малаеның сугышта һәлак булганын, бабайның дүрт бала белән тол калган килене белән килешә алмыйча бик еракка Чита шәһәренә чыгып киткәнен ишеткәнем бар. Күпне күргән Зур таш та хәтерли икән әле бабайның агач чемодан тотып чыгып киткәнен. Аннары әниләрнең күрше карчыклары белән сөйләшкәндә: “Хәмәтдин абзыйның хаты килгән, бик сагынам”, – дип язган дип елашып алганнарын хәтерлим. 

Карчыгыннан калып шактый озак гомер иткән булган күрәсең Хәмәтдин абзый. Кемнәре булган аның ул ерак Чита каласында, кемнәр кулыннан икмәк җыйган, кемнәрдән бер чеметем җылы караш күргән Хәмәтдин абзый? Монысын урам ташы белми, чөнки беркем дә урам ташына бабайның хатларын укып күрсәтмәгән. Ә Хәмәтдин абзыйның бәхилләшеп киткәндә күзеннән тамган бер бөртек тозлы күз яше әле һаман да җанын әчеттереп тора икән ләбаса.
Йә, кайсыгыз әйтә ташларны җансыз дип? Җанлы алар, җанлы, бары тыңлый гына белергә кирәк. Дөнья кууыңнан туктап. Ә Хәмәтдин абзыйның соңгы язмышы нәкъ минем әнинең җырындагыча:

Кемнәр юар, кемнәр күмәр,
Кемнәр алыр ләхетемне.
Чит җирләргә эзләп килдем
Югалган бәхетемне.

“Талак Аллаһы Тәгалә каршында хәләл булса да, ул аңар бик ачулы”, – диелгән Китапта. Безнең татар “Ачу – дошман, акыл – дус, ачуыңа акыл куш”, – ди. Тагын шуңа кушып: “Ачу алдан, акыл арттан йөри”, – дип тә җибәрә әле. Менә шул артта калып йөри торган акылны көтеп алырлык сабырлыгын ничек түзеп көтәсе? Менә кая мәсьәлә.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://unsplash.com/

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading