16+

Талантлы балаларны бушлай ял көтә

“Республика олимпиада үзәге” һәм “Казан ачык талантлар университеты” җәй  дәвамында сәләтле балалар белән профильле сменаларны быел да уздырачакларын хәбәр итә. 

Талантлы балаларны бушлай ял көтә

“Республика олимпиада үзәге” һәм “Казан ачык талантлар университеты” җәй  дәвамында сәләтле балалар белән профильле сменаларны быел да уздырачакларын хәбәр итә. 

Шунысы мөһим: балалар аларда бушлай ял итәчәк. Төшкә кадәр – укулар, олимпиадага әзерлек, төштән соң гадәти лагерь тормышы башланачак. 

Талантлы балаларны туплау буенча республика үзәкләре үз эшен ел дәвамында алып бара. Зур нәтиҗәләргә ирешкән, үз проектларын яклаган балалар “Сириус” төбәк үзәге эшчәнлегендә дә катнаша. Ел дәвамында гына түгел, сәләтле укучыларга җәй көне дә дәресләр уздырыла. Әлбәттә, аның ялы да булачак. 

“Казан ачык талантлар университеты”ның башкарма директоры Айдар Акмалов әйтүенчә, талантлы балалар фәннәр буенча гына түгел, төрле спорт төрләре буенча да туплана. Нигездә әлеге лагерьлар 4-11 сыйныфлар өчен үткәрелә. Астрономия, физика, информатика һәм башка өлкәләрне колачлаган профильле уку сменалары булачак ул. Моннан тыш футбол, чаңгы, шахмат, җиңел атлетика буенча үткәрелгән сменаларда катнашу өчен гариза тутырырга мөмкин.

– Бу эшне бик озак еллар алып барабыз. Безнең республика олимпиада үзәге 2014 елда ачылып эшли башлады, ә 2013 елдан башлап олимпиада хәрәкәте буенча 3нче урынны яулап киләбез. Яхшы  яңалыгыбыз белән уртаклашасыбыз килә: мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиада нәтиҗәләре буенча быел да 3 урынны яуладык. Нибары Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан калышабыз. Быел 211 укучы Россиякүләм олимпиада җиңүчеләре булды. Бездән соң Мәскәү өлкәсе дүртенче урында. Безгә шушы биеклектә калырга тырышырга кирәк, – дип белдерде Республика  олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова.

Шушы балалар белән җәй көне олимпиадага әзерлек эшләре дәвам итәчәк. 26 майда ук чит телләр буенча, тарих һәм җәмгыять белемнәре буенча профильле лагерьларның эшләре башланып китә. Оештыручылар лагерь эшчәнлегендә бөтен республика балаларын катнашырга чакыра. Барлык куркынычсызлык таләпләре үтәләчәк, балалар да үз чиратында барлык документларын әзерләп килергә тиеш булып чыга. Мәсәлән, “Дуслык” лагеры  республика олимпиада үзәгенең төп базасы булып тора. Бу юлы анда 18 көнлек биш смена эшләячәк. Ә “Казан  ачык талантлар университеты” тәкъдим иткән лагерьларда да шулай ук сәләтле балалар ял итә ала. “Сириус” сменасында балалар Сочида ял итә. 

– Һәрбер программаның таләпләре бар. Балаларның белемнәре тикшерелә, укучыларның портфолиолары туплана. Шулар нигезендә кабул ителәләр. Көненә 5-6 тапкыр ашату оештырыла. Бөтен лагерьлар да тикшерү уза, шуннан соң гына балалар кабул ителә. Балаларның уку һәм ялы 14 яки 21 көнлек сменаларда оештырылачак”, – дип сөйли Айдар Акмалов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading