16+

Татарча яңа журнал чыга башлый

Яңа уку елы башлану белән, Татарстанда мәктәп һәм гаилә турында яңа журнал нәшер ителә башлый. Ул «Мәгърифәт» газетасы урынына чыгачак.

Яңа уку елы башлану белән, Татарстанда мәктәп һәм гаилә турында яңа журнал нәшер ителә башлый. Ул «Мәгърифәт» газетасы урынына чыгачак.

«Мәгариф» һәм яңа «Гаилә һәм мәктәп» басмаларын берләштерүче яңа филиал пәйда булачак. Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов белдергәнчә, филиал белән «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең элеккеге урынбасары Илдар Миргалимов җитәкчелек итәчәк. Шул ук вакытта һәр басманың үз мөхәррире булачак.
«Әгәр «Мәгариф» укытучылар эшенә юнәлдерелгән булса, «Мәгърифәт» республикада мәгариф системасын яктыртты һәм киң аудиториягә юнәлдерелгән иде. Ф.Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, хәзер укытучылар өчен - «Мәгариф» журналы, ә ата-аналар өчен «Гаилә һәм мәктәп» чыгачак. Беренчесе ай башында дөнья күрсә, икенчесе ай ахырында укучысына барып ирешергә тиеш.
«Гаилә һәм мәктәп» басмасы татар телендәге, иҗтимагый юнәлештәге төсле басма булачак. «Журналның беренче саны яңа уку елы башында дөнья күрер дип көтелә», - дип сөйләде Ф.Шаһиәхмәтов. Ә язылуга килгәндә, газета алдырган кешегә яңа журнал тәкъдим ителәчәк. Абунәче журналдан баш тарткан очракта, «Мәгърифәт» газетасына язылу бәясе кире кайтарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading