Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының оештыру-мобилизация баш идарәсе җитәкчесе контр-адмирал Владимир Цимленский белдерүенчә, Россиядә өстәмә мобилизация үткәрү планлаштырылмый.
Скопировать ссылку
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының оештыру-мобилизация баш идарәсе җитәкчесе контр-адмирал Владимир Цимленский белдерүенчә, Россиядә өстәмә мобилизация үткәрү планлаштырылмый.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Аерым категория хәрби хезмәткәрләргә бер мәртәбә бирелә торган акча түләве турында”гы указы нигезендә, Татарстанда контракт килешүе төзеп, Россия армиясенә хәрби хезмәткә китүчеләргә бер мәртәбә 305 мең сум акча бирелә. - Бу чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге, - диде Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
305 мең сум Татарстаннан мобилизацияләнеп быелның 31 августыннан соң Россия Оборона министрлыгы белән контракт килешүе төзегәннәргә, шулай ук чакырылыш буенча армиягә алынып, Татарстанда хәрби комиссариат яки республикадагы хәрби часть аша контракт хезмәтенә күчүчеләргә генә каралган иде.
Рөстәм Сафиуллин аңлатканча, указга өстәмәләр кертелгән. Хәзер Татарстанның 305 мең сумы татарстанлыларга гына түгел, Татарстан аша контракт килешүе төзегән һәр кешегә бирелә. - Чакырылыштагы хәрбиләр часть командирына гариза яза, Татарстан аша контракт килешүе төзи. Бу кешенең банк картасына 305 мең сум күчерелә. Контракт килешүе төзеп, махсус хәрби операциядә катнашырга баштарак 30-40 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр китә иде. Бүген ир-атларда курку хисе бетте. Контракт килешүен чакрылыштагы армия хезмәтеннән кайтканнар һәм армия хезмәтендә бөтенләй булмаганар да төзи. Контрактчылар “яшәрде”, - диде Рөстәм Сафиуллин.
Татарстан аша россиялеләр дә, шулай ук Якын Көнчыгыш илләре һәм Куба кешеләре дә контракт килешүен актив рәвештә төзи башлаган. Махсус хәрби операциядә катнашучы чит ил кешеләренә 6 айдан соң Россия гражданлыгы паспорты тапшырыла. - Хатын-кызлар да контракт килешүе төзи, күбесенчә, медицина белгечләре. Себердән дә килә хатын-кызлар. Казаннан да язылалар, - диде Рөстәм Сафиуллин.
Контракт килешүе төзегән кешеләргә Татарстанның 305 мең сум бер мәртәбә түләве 2023 елның 31 декабренә кадәр генә гамәлдә. Казан үзе 200 мең сум, ә ДОСААФ 105 мең сум бирә. Контракт буенча хезмәт итүчеләрнең айлык акчалата түләүләре 204 мең сумнан башлана, аларга хәрби күрсәткечләргә карап, аерым билгеләнгән акчалата премияләр өстәлә. - Татарстаннан контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашырга китүчеләр форма-кием белән тәэмин ителә. Контрактчылар үзләре резина итек, “коврик” һәм дарулар тупланмасы алса әйбәт, - дип киңәш бирде Рөстәм Сафиуллин.
Комментарийлар