16+

Татарстан бюджетына табышка салым 90,2 млрд сум акча кергән

Җиде айда Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 298,6 млрд сум акча җыелган.

Татарстан бюджетына табышка салым 90,2 млрд сум акча кергән

Җиде айда Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 298,6 млрд сум акча җыелган.

Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында Татарстан бюджетына табышка салым 90,2 млрд сум акча керткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу сумма 12,5 процентка яки 12,9 млрд сумга кимрәк. Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова билгеләп узганча, бу кайбер компанияләр буенча салымның кимүе белән бәйле. Нигездә, ул нефть, газ һәм нефть химиясе производствосы,  диде ул матбугат очрашуында.

Берләштерелгән бюджетның мобилизацияләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Россия субъектлары арасында, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсеннән соң, алтынчы позициядә. Идел буе федераль округында исә алда бара. 

Җиде айда Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәрдән 298,6 млрд сум акча җыелган, шул исәптән Татарстан бюджетына – 249,8 млрд, җирле бюджетларга – 48,8 млрд сум. 

Физик затлар керемнәренә салымнан 93,2 млрд сум кергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading