16+

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле ватандашлар! Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз. Татарстан өчен 2012 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле ватандашлар! Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз. Татарстан өчен 2012 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга...

Кадерле ватандашлар!
Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз. Татарстан өчен 2012 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга бай булды. Республика күп күрсәткечләр буенча илдә алдынгы позицияләрдә баруын дәвам итә. Төзелеш, инновацияләр, сәламәтлекне саклау һәм мәгариф өлкәсендә зур эш башкарылды. Россия Президенты сайлаулары, җөмһүриятебез Конституциясенең егерме еллыгы нәтиҗәләре республикада иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклауга, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни үсешкә омтылуны күрсәтте. Үтеп баручы елның күңелгә ятышлы һәм мөһим күрсәткече - соңгы ике дистә ел эчендә беренче тапкыр рекорд куйган туган балалар саны. Тарихи-мәдәни мирас елында без рухи байлыгыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклау өчен бик зур эш башкардык. Үтеп баручы елның фаҗигале вакыйгалары, дини һәм милли мотивларга нигезләнеп җәмгыятебезне таркатырга тырышу безне тагын да ныграк берләштерергә тиеш. Татарстан һәрвакыт үзенең толерантлыгы, милләтара һәм динара тынычлык яклы булуы белән дан тотты. Бу идеяләр Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясе форумнарында тагын бер кат хупланды. Киләсе ел экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Без бу юнәлештә эшли башладык инде. 2013 ел - Бөтендөнья җәйге Универсиада елы. Бу илебез өчен бик әһәмиятле чара. Җәен Казан дөньяның спорт башкаласына әвереләчәк. Универсиада мирасы озак еллар буена халыкка хезмәт итәр. Кадерле дуслар! Республикабызның барлык казанышлары - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алда безне яңа эшләр һәм яңа үрләр көтә. Яңа ел кичендә, гадәттәгечә, иң яхшы теләкләр яңгырый. Тормышлар мул, дөньялар тыныч булсын. Корычтай исәнлек, яхшы кәеф телим. Бәхет кояшы өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы сүрелмәсен.
Яңа 2013 ел белән!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading