16+

Казанда «Стратегия - 2030» буенча фикер алыштылар

14 февраль көнне Казан федераль университетында "Татарстан стратегиясе - минем стратегиям!" дип аталган яшьләр конкурсы кысаларында конференция булып узды. Анда 120дән артык студент катнашты. Әлеге конкурс яшьләргә стратегия эшләнешендә катнашырга мөмкинлек тудыра. Стратегия - 2030 бер ел эшләнелгән. Хәзер исә аның буенча фикер алышалар. Конференцияне Татарстан икътисад министры Артем Здунов...

14 февраль көнне Казан федераль университетында "Татарстан стратегиясе - минем стратегиям!" дип аталган яшьләр конкурсы кысаларында конференция булып узды. Анда 120дән артык студент катнашты. Әлеге конкурс яшьләргә стратегия эшләнешендә катнашырга мөмкинлек тудыра. Стратегия - 2030 бер ел эшләнелгән. Хәзер исә аның буенча фикер алышалар.

Конференцияне Татарстан икътисад министры Артем Здунов ачып җибәрде. Министр әлеге проектта 2,5 мең кешенең актив катнашуын искәртеп үтте.

- Әлеге документны Татарстан Дәүләт Советына тәкъдим иткәндә, без студентларының да, аспирантларының да аны барлыкка китерүдә зур өлеш керткәннәрен төгәл беләчәкбез. Бу документтагы 15 ел - сезнең тормышыгызның 15 актив елы ул, - диде министр. Икътисад һәм стратегия үсеше буенча КФУ проректоры Марат Сафиуллин исә, программа кабул ителгәч, очрашулар булып, стратегиягә үзгәрешләр кертелеп торачагын хәбәр итте.
- 15 елдан нәрсә алачагыбызны белер өчен, бүгенге көнгә күз салырга кирәк. Безнең мөмкинлекләребез күп. Без халыкка кирәкле зур күләмдә продукция җитештерергә тиешбез, - диде Стратегия- 2030 ның "Икътисад" бүлеген эшләүче Борис Крыловский. Моның өчен актуаль юнәлешләр ачыкланган инде: яңа материаллар, машиналар, җиһаз, акыллы белем бирү, акыллы инфраструктура, биосистемалар, чиста туклану, тотрыклы энергия. Бүгенге көндә икътисадның уртача еллык үсеше ике процент, әмма республика конкурентлык сәләтенә ия булсын өчен, үсешне дүрт-биш процентка җиткерергә кирәк.

Стратегиянең студентлар өчен презентациясе янә бер фикер алышу этабы булды. Бу этап 15 мартка кадәр төгәлләнәчәк. Шул вакытка документ министрлыклар, ведомстволар, Татарстан җәмәгатьчелеге күзлегеннән каралачак һәм республика министрлар кабинетына эләгәчәк. Фикер алышуда катнашучы һәрбер кеше үз тәкъдимен кертә ала.

Фото intertat.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading