Кукмара районының Балыклы авылында 14 яшьлек укучы малай үз үзенә кул салуы турында хәбәр иткән идек.
Аны үзләренең печәнлегендә үлгән килеш тапканнар. Хокук саклаучылар бу вакыйга буенча тикшерү эше ачкан.
Укучының бу адымга БДИ имтиханнарына бәйле рәвештә баруы ихтимал дип тә әйтәләр. Беренчел фаразлар буенча, мәктәптә укытучылар малайга төп дәүләт имтиханын бирә алмыйсың дип басым ясаганнар. Фаҗига алдыннан аның директор урынбасары белән сүзгә килгәне билгеле. Республиканың Тикшерү комитеты, прокуратура бу эшне тикшерә, малайның кәрәзле телефонын һәм компьютерын да караячаклар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге исә бу мәсьәлә буенча тикшерү эше башланганны гына әйтә алды.
Имтиханнарга килгәндә, хәзер вакытыннан алда имтихан тапшыру чоры бара. БДИны чыгарылыш сыйныф укучылары 27 майдан, төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфлар 26 майдан башлап бирәчәк. Ә менә татар теленнән бердәм республика тесты (ЕРТ) мәктәпләрдә 25 апрельдә үк узачак.
Психологлар имтихан тапшыруга дөрес туклану да тәэсир итә дип саный. Әйтик, кишер хәтерне яхшырта, кәбестә куркуны киметә, чикләвек чыгыш ясаганда үз-үзеңә ышаныч өсти, инжир иҗади фикер йөртергә булыша. Имтихан вакытында иң мөһиме - күп итеп газсыз, гади су эчәргә кирәк. Имтиханнар бу тормышта иң куркыныч әйбер түгел икәнен дә онытмаска кирәк. БДИларны кабат тапшырырга да була, үзең теләгән уку йортына урнаша алмасаң, башка һөнәрне үзләштерергә, бәхетеңне киләсе елларда сынап карарга мөмкин.
Ничек кенә булмасын, үз эчеңә бикләнергә ярамый. Һәр укучы да исендә калдырсын иде: имтиханны бирсәң, бирмәсәң дә, әти-әниең өчен син барыбер иң кадерле, яхшы кеше булып калачаксың. Ә әти-әниләргә, укытучыларга психологлар баланы ничек бар шулай кабул итәргә, имтиханнар алдыннан куркытмаска, башкалар алдында мактану өчен генә яхшы билгеләргә укытырга тырышмаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар