16+

Татарстанда ел саен унга якын бала суга батып үлә

Республикадагы сулыкларда ел башыннан 93 хәвефле очрак теркәлгән: 69 кеше суга батып үлгән, шуларның 8е –балалар. 66 кеше коткарылган.

Татарстанда ел саен унга якын бала суга батып үлә

Республикадагы сулыкларда ел башыннан 93 хәвефле очрак теркәлгән: 69 кеше суга батып үлгән, шуларның 8е –балалар. 66 кеше коткарылган.

Түбән Кама сусаклагычында 16 ноябрьдә, ә Куйбышев сусаклагычында 25-29 ноябрьләрдә боз катуы көтелә.

— Кечкенә елгаларда һәм күлләрдә инде бүгеннәрдә үк боз ката башлавы күзәтелә. Пыяла сыман ялтырап торган боз балаларны үзенә җәлеп итә. Ләкин, бу бик тә хәвефле адым. Боз өслеге ныклы түгел, кеше суга төшеп китәчәк. Су салкынайды, боз читенә ябышып торган кеше, әгәр янәшәдә коткаручылар булмаса, 15 минут эчендә туңып, су төбенә китәчәк,-дип кисәтте Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Хәзер укучыларның көзге каникулы башланды. Ата-аналардан балаларына карата икеләтә игътибары булулары, елга һәм күл буйларына уйнарга ялгызларын гына җибәрмәүләре сорала.

— Балаларда өске кесәсендә телефон булсын. Әгәр бәла-каза туган очракта ул 112 телефоны аша ярдәм чакыра алсын. Каникул чорында балаларны төрле түгәрәкләргә йөртү хәерле, аларның елга-күлләр буйларына барырга вакытлары калмасын,-дип киңәш бирде МЧС хезмәткәре.

Елга - күл буйларында ялгызлары гына йөргән балаларның ата-аналарына 100 сумнан башлап 500 сумга кадәр штраф салына. Калынлыгы 7 сантиметрга җитмәгән боз өслегенә керү катгый тыела. Әгәр бу таләп бозылса, ягъни кеше юка боз өслегенә керсә, 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф түләттерелә.

— Татарстанда сулыкларда ел саен унга якын бала батып үлә. Мондый мәгънәсез югалтуларны булдырмас өчен ата-аналар балаларына карата игътибарны күз уңыннан ычкындырмасын иде,-дип мөрәҗәгать итте Юрий Венедиктов.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading