16+

«Татарстанда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез»

Татарстанга чит илләрдән килеп укучы студентларның саны арта бара. Әйтик, 2012 елда аларның саны 3,5 мең булса, бүгенге көндә республика югары уку йортларында 10 мең студент белем ала. Аларның күбесе актив иҗтимагый тормыш белән кайный. Шундыйларның берсе - Төрекмәнстанның Туркменабад шәһәреннән килгән Джумагуль Ачылова. Ул Татарстанның чит ил аспирантлары һәм...

«Татарстанда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез»

Татарстанга чит илләрдән килеп укучы студентларның саны арта бара. Әйтик, 2012 елда аларның саны 3,5 мең булса, бүгенге көндә республика югары уку йортларында 10 мең студент белем ала. Аларның күбесе актив иҗтимагый тормыш белән кайный. Шундыйларның берсе - Төрекмәнстанның Туркменабад шәһәреннән килгән Джумагуль Ачылова. Ул Татарстанның чит ил аспирантлары һәм...

Татарстанга чит илләрдән килеп укучы студентларның саны арта бара. Әйтик, 2012 елда аларның саны 3,5 мең булса, бүгенге көндә республика югары уку йортларында 10 мең студент белем ала. Аларның күбесе актив иҗтимагый тормыш белән кайный. Шундыйларның берсе - Төрекмәнстанның Туркменабад шәһәреннән килгән Джумагуль Ачылова. Ул Татарстанның чит ил аспирантлары һәм студентлары ассоциациясен җитәкли.

- Югары белемне Россиядә алырга уйлаганнан соң, уку йортларын сайлый башладым. Эзләнә торгач, Мәскәү, Волгоград һәм Казан шәһәрләренә тукталдым. Шуларның өчесе арасыннан Казанны сайладым. Казан илкүләм тикшеренү техник университетында укыдым, хәзер аспирантурада белем алам. Студентлар тормышында актив катнашуымны күреп, чит ил аспирантлары һәм студентлары ассоциациясен җитәкләргә чакырдылар. Казан миңа бик ошый. Биредә мөселманнар күп. Урта Азиядән килүчеләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Менталитетыбыз, гореф-гадәтләребез дә уртак. Милләтара мөнәсәбәтләр ягыннан караганда, республикадагы вазгыять тыныч. Монда милли сәясәт яхшы оештырылган. Чит ил студентына, үзенең проектын гамәлгә ашыру өчен, грантлар да бирелә. Халыклар дуслыгы йортында һәр милләтнең үзенең бәйрәмен уздыру мөмкинлеге бар. Анда концертлар да еш оештырыла. Аларны караганнан соң, үземне үз илемдә булган кебек тойдым дип, рәхмәтләрен җиткерәләр, - дип сөйли ул.
Ассоциация Казанның югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларын һәм аспирантларны берләштерә.



- Чит ил студентларына социальләшергә, адаптация чорында ярдәм итәбез. Читтән килеп белем алучыларны борчыган мәсьәләләрне чишәргә булышабыз. Аларның бигрәк тә тел һәм мәдәният мохитенә җайлашу, Россия җәмгыятенең хокукый аспектларын аңламау, кайбер көнкүреш мәсьәләләре җитәрлек. Безнең ишекләр студентлар өчен һәрчак ачык. Уку йортлары белән хезмәттәшлек итәбез. Беренче курска укырга килүчеләрнең исемлеген булдырып, аларны төркемнәргә бүләбез һәм кураторлар да билгелибез. Кураторлар арасында җирле студентлар да, чит илләрдән килеп югарырак курсларда укучылар да бар. Алар яңа килгән студентларны шәһәр белән таныштыра, рус телен өйрәнергә ярдәм итә, - ди Джумагуль.



Чит ил студентларының ялларын кызыклы итеп оештыру өстендә дә эшлиләр. Мәдәни, спорт чаралары да уздыралар. Фәнни конференция, форумнар, конкурсларда актив катнашалар. Бүген шулай ук алар катнашында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Дөнья мәрҗәне - 2017» матурлык бәйгесе узачак. Конкурс җитәкчесе Гүзәл Насыйрова безгә сөйләгәнчә, бәйге быел сигезенче тапкыр уза. Татарстанның чит ил аспирантлары һәм студентлары ассоциациясе инициативасы белән үткәрелә башлаган чараны оештыруда хәзер Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстанның Яшьләр ассамблеясы һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты да катнаша.



- Быел конкурста катнашучы кызлар 14 илне тәкъдим итәчәк. Бәйрәмгә килүчеләр Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Һиндстан, Төрекмәнстан, Вьетнам, Таҗикстан, Әрмәнстан, Бенин, Камерун, Польша һәм Россия, Дагыстан, Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре, костюмнары белән таныша алачак. Чарага дөньяның 30 иленнән 1000гә якын студент чакырылды. Без бигрәк тә җирле студентларны чакырырга тырыштык. Аларны чит илләрдән килгән курсташлары белән якыннан таныштырасыбыз килә. Без бер-беребез турында яхшырак белергә, бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш. Конкурста катнашачак кызлар да аңа әзерлек барышында үзара дуслашып беттеләр. Безнең беренче максатыбыз да шул. Чит илдән килгән яшьләр Татарстанны тиз арада үз итте. Мин үзем Үзбәкстанның Навои шәһәреннән килдем. Әтием - үзбәк, әнием татар милләтеннән. Әбием тумышы белән Татарстаннан. Бирегә татар мәдәнияте белән якыннанрак танышырга дип килдем. Монда килүемә бер дә үкенмим, үземне өемдә кебек хис итәм. Читкә киткәч тә Казанны сагына башлыйм. Казанда ярдәмчел, ягымлы кешеләр яши, - ди ул.


Аду Яо Никэз, Россиянең чит ил студентлары ассоциациясе Президенты:
- Татарстанда чит ил студентлары белән алып барыла торган эшчәнлекне югары бәялим. Аны Россиядәге барлык төбәкләр өчен үрнәк итеп китерәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading