16+

Теләчедә ятимнәр приюты ачылды

Бүген Теләче районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен ятимнәр приюты ачылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Теләчедә ятимнәр приюты ачылды

Бүген Теләче районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен ятимнәр приюты ачылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.

Проект Татарстан мөфтиятенең социаль программалары кысаларында тормышка ашырылды. Бүген приютта Татарстанның төрле районнарыннан 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 11 бала тәрбияләнә, озакламый тагын алты ятим нарасый килеп урнашачак. Социаль приют 20 кешегә исәпләнгән. Барлык балаларның сәламәтлекләрендә тайпылыш бар: кемнеңдер күзе начар күрә, кемдәдер ДЦПда.
Балалар үзләрен иркен хис итсен өчен, социаль приютка нигез салучылар тиешле шартлар тудырырга тырышкан: уен бүлмәсе, компьютерлар, уку классы, шулай ук массаж бүлмәсе дә бар.
Белгечләр реабилитация бүлмәсе шартларында балаларга психикаларын рәтләргә ярдәм итәчәк. Олы тормышта югалып калмас өчен, приют һәркемгә юридик яктан да булышып торачак.
Приют җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова сүзләренчә, әлеге приют гадәти балалар йортыннан аерыла.
- Безнең максат - балаларны бер гаилә әгъзалары кебек тәрбияләү. Аларның милләтләре дә, тормыш юллары да төрле. Алар физик кына түгел, рухи авыртудан да интегә, - диде Мәликә ханым.
Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading