16+

Телефоннан бушка сөйләшәчәкбез

Россиядә түләүсез кәрәзле элемтә операторы барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә «Бизнес-онлайн» электрон газетасы.

Телефоннан бушка сөйләшәчәкбез

Россиядә түләүсез кәрәзле элемтә операторы барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә «Бизнес-онлайн» электрон газетасы.

Яңа оператор freemium бизнес моделе нигезендә эшләячәк, кулланучылар өчен гади хезмәтләр - бушка, ә алга киткәннәр өчен билгеләп куелган бер сумма булачак.
«Түләүсез» кәрәзле элемтәдән кулланучы җирле номерлар белән 100 минут бушка сөйләшә, 100 SMS җибәрә ала һәм боларга 1 гигабайт интернет-трафик та өстәлә. Әлеге лимиттан чыккан очракта, кулланучы түләргә тиеш була. mr7.ru порталы хәбәр иткәнчә, операторның төп кереме өстәмә хезмәтләрдән булачак: мобиль уеннар, кинога билетлар сату, рестораннарга ташлама ясау һ.б. Түләүле хезмәтләргә якынча абонементларның дүрттән бер өлеше мөрәҗәгать итәр, дигән өметтә тора алар. Аларның һәрберсеннән аена 40 доллар керер дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта бу уңайдан «Билайн», МТС һәм «МегаФон» белән сөйләшүләр алып барыла икән. Проектка инвестиция якынча 2 миллион долларны тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading