Мондый ипотека ставкалары белән фатир алып булмый.
Казан ипотека бәясе буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Ипотекага алынган 8,5 миллион сумлык бер бүлмәле фатир өчен казанлыларга аена 126,1 мең сум түләргә туры килә, ә моның өчен бер айга 210,2 мең сум акча эшләргә кирәк. 14 миллион сумлык бер бүлмәле фатир өчен мәскәүлеләр 207,8 мең сум түләргә мәҗбүр, аена исә кимендә 346 мең сум акча эшләргә тиеш булалар. Петербурглыларга якынча 235 мең сум кирәк, шуларның 141 мең сумы 9,5 миллионга алынган фатирга китә.
“Дөрес ставка түгел бу”
Торак бәяләре кыйммәт, ә ипотека ставкалары артып торганда, фатир алу хыял гына булып кала бирә. Үзәк Банк төп ставканы 19 проценттан 21 процентка кадәр күтәргәч, банклар да ипотека ставкасы арттырырга мәҗбүр булды. Алай гына да түгел, аналитиклар декабрь аенда төп ставка 23 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин дип фаразлый.
Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, төп ставканың үсүе тулаем алганда ипотекага ихтыяҗны тоткарлый.
– Мондый ипотека ставкалары белән фатир алып булмый. Ипотекага ихтыяҗ 70-80 процентка кимеде дип әйтеп була. Хәзер, нигездә, булганын сатып, өстәмә акча кушып, зуррак квадрат метрлы торак алалар яки киресенчә. Шулай ук, ипотека ставкалары төшкәч, рефинансирование ясау (отышлырак шартларда агымдагы кредитны ябу максатында яңа кредит алу. – Авт.) нияте белән алучылар да бар, – ди ул.
Ташламалы программа тәмамланып, калган дәүләт программаларының шартлары да катгыйлангач, ипотека алучылар саны кимеп, фатир бәяләре төшәр дип фаразланган иде. Андрей Савельев әйтүенчә, хәзер алар зур дисконт белән сатылалар, ягъни сатулашып, фатир бәясен 500 мең сумга кадәр төшерәләр. Элек ул 50-100 мең сумны тәшкил иткән.
– Якын бер елда ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Киләсе елның җәй ахыры-көз башына бәлки ставкалар кими башлар. Ә аңа кадәр өметләнергә дә кирәкми, – дип үз фаразларын җиткерде ул.
“Торгынлык чоры”
“Лефарт” күчемсез милек агентлыгына нигез салучы, Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы Ләйсән Гыйлаҗиева күчемсез милек өлкәсендәге вазгыять турында “әлегә бездә “торгынлык чоры”, ди.
Аның әйтүенчә, торак базарының төп ставка күтәрелүгә реакциясе шунда ук сизелми. Хәзер алар ставка күтәрелгәнче үк килешү төзеп өлгерүчеләр белән эшлиләр. Беренче нәтиҗәләр турында әйтергә иртәрәк дип саный ул.
– Шунысына игътибар иттем: хәзер күбесе фатирны кулда булган акчага алалар. Фатир алуга әллә ни ихтыяҗы булмаучылар, “яхшырак вакытны” көтеп, акчаларын банкларга урнаштып торалар, чөнки төп ставка зуррак булган саен, банкларда вкладлар буенча ставка да югарырак. Торак мәсьәләсе кичекмәстән хәл итүне сораганда, рефинансированиегә өметләнеп, ипотекага алырга мәҗбүрләр. Андыйлар бар, әмма бик аз. Беренчел торакка килгәндә, анда да сатып алучылар аз. Гәрчә йорт төзүчеләр клиентларга уңайлы шартлар тәкъдим итәргә тырышсалар да. Кайбере рассрочка, кайбере йорт кулланышка тапшырганчы акча түләми тору мөмкинлеген тәкъдим итә, – ди ул.
“Бәянең төшкәне игъланнарда күренми”
“Макромир” агентлыгының күчемсез милек буенча эксперты Илназ Газимов торак базарындагы “торгынлык” чоры әле тагын ярты елга кадәр сузылачак дигән фикердә.
– Мондый вазгыять 2014-2016 елларда да күзәтелде. Ул вакытта да ипотека ставкалары югары булды. Гел шулай югары булып тормас, әмма бөтенләй төшәр дип тә өметләнергә кирәкми. Киләчәктә ул 15-17 процентны тәшкил итәр дип уйлыйм. Халык хәзерге ставкаларга ияләшәчәк һәм 16-17 процентны ул әллә ни югары дип бәяләмәячәк. Фатир бәяләренә килгәндә, алар төшә. Бәянең төшкәне игъланнарда сизелә, ләкин аз, әмма сатып алу процессында сатулашып, бер 15-20 процент кадәр төшерергә мөмкиннәр, – ди ул.
Фатир сатканда аукцион чара куллануларын да әйтә. Процедураның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: фатир сатуга базардан күпкә түбәнрәк бәягә куела. Һәм бу, әлбәттә, объектка күп санда потенциаль сатып алучыларны җәлеп итә. Шул рәвешле фатир иң зур бәя тәкъдим итүчегә сатыла.
– Менә шул базар бәясе була да инде, – дип аңлата Илназ Газимов. – Югары бәя куеп, ел буе сатып алучыны көтеп утырганчы, объект тиз сатыла. Сатучы да, сатып алучы да канәгать. Безнең өчен дә уңайлы: сату процессын тизләтә. Ипотека ставкалары югары булуга карамастан, сату-алулар туктамый анысы. Бартер системасын да кулланалар. Фатирларын йә дачаларын сатып, акча өстәп, яки алыш-биреш ясап та ничек тә торак мәьәләсен хәл итәргә тырышалар. Беренчел торакка килгәндә, застройщиклар фатир бәясен төшерергә ашыкмыйлар, рассрочка, трейд-ин тәкъдим итәләр, чөнки эскроу-счет аша эшлиләр. Хәзер шәхси йортлар бик популяр. Бу секторда халыкның арзанлырак – каркаслы йортларны карый башлавы күзәтелә.
Аренда да кыйммәтләнде
Ипотека ставкасы гына түгел, аренда бәясе дә бик нык артты. Татарстан Россиядә торакны арендага алу мөмкинлеге буенча 8 нче урынны били. Фатир арендалау мөмкинлеге булган ике балалы гаиләләр быел төбәктә 61 процентны тәшкил итә, шул ук вакытта аларның кереме 82 мең булырга тиеш
«Яндекс Аренды» мәгълүматларына караганда, Казанда фатир арендасы елына 45,9 процентка кыйммәтләнеп, аена 50 мең сумга җиткән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә үсеш – 40,1 процент, ә Санкт-Петербургта – 44 процент. Казанлылар, Россия башкаласында яшәүчеләргә караганда, фатир арендасының кыйммәтләнүен күбрәк сизгәннәр. Бу Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында өченче нәтиҗә, дип яза РБК. Аренда аеруча Красноярскида һәм Ростов-на-Донуда күбрәк кыйммәтләнгән, анда күрсәткечләр 66,3 һәм 50,1 процент тәшкил итте.
“Российская газета” ипотека бәясе төп ставка үсешеннән соң яңа рекорд куюын яза. “Моны Саклык банкының ипотека калькуляторын ачып тикшерергә мөмкин. Исәпләү өчен 12,5 миллион сумлык 50 квадрат метрлы фатирны алабыз. Беренчел кертем 10 процент һәм базар ставкасы 27 процентка тигез. Айлык керем 353 000 сум булганда тәкъдим ителә торган кредит 11 237 500 сум дип алганда, айлык түләү 271 655 сум була. 10 ел эчендә 21 миллион сумны арттырып түләргә туры килә. Ә 20 ел эчендә 50 миллион сумга җитә” дип яза басма.
Комментарийлар