16+

56 ел руль артында

Әле ул чакта хатын-кызларның руль артына утырып йөрүе безнең як өчен бик сирәк күренеш була.

56 ел руль артында

Әле ул чакта хатын-кызларның руль артына утырып йөрүе безнең як өчен бик сирәк күренеш була.

Галия Камалованың җырлаганын ишетеп, Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин бу кызга җырчы булырга кирәк дип укырга киңәш итәләр. Бер ай укыганнан соң, кыз уку йортыннан китәргә була. Талантым белән генә зур дәрәҗәләргә ирешә алмамын, дип уйлый ул. Тик ялгыша. Популярлык аңа һич уйламаганда картлык көнендә килә. 

Үзе әйткәндәй, “машина җене” кагылган була аңа. 1966 елда туган ягы Башкортстанда машина йөртү хокукы алу өчен укый. Җыр дөньясына кереп китә. Бригада төзеп, авылларга концертлар куеп йөри башлыйлар. 1968 елда беренче машинасын ала. Гаилә кора. Тик тормышы барып чыкмый. Шул вакытта Тадҗикстан якларыннан танышлары кайта. Галия алар белән шул якларга китеп төпләнергә карар кыла.    

Аллюминий эшләнмәләр заводына урнаша. Башта йөк төяү техникасын (погрузчик) иярли, аннан кранда эшли. 14 ел Дүшәмбе шәһәреннән машинасы белән Башкортстанга кайтып йөри. “Кайтуым биш мең чакрымнан артыкка чыга иде. Кире киткәндә тагын шулкадәр араны руль артында уздыра идем”, - ди Галия апа. Анда 23 ел эшләгәннән соң, 1990 елда Таджикстанда сугыш башлана.   

Бәхет эзләп төрле җирләрдән килеп төпләнгән халык, туган якларына китү ягын карый башлый. Галия апаны Таджикстан якларында бергә гомер иткән танышлары үзләре янына Татарстанга кайтырга күндерә. Сугыш башлангач, машинасына сыйган мал-мөлкәтен Рязань шәһәренә җибәргән Галия чарасызлыктан төенчеген төйнәп, бер белмәгән, күз күрмәгән җиргә Биектау районы Чыпчык авылына кайтып урнаша. “Ул вакытта машинага утырып чыгып китү мөмкин эш түгел иде”, - дип искә ала. Татарстан кешесе булып китүенә дә 30 елга якын гомер узган. 

Кайту белән колхозга эш сорап бара. Фермага сыер савучы кирәк, шунда бар, диләр. “Юк, мин анда бармыйм, - ди кою йөрәкле ханым. – Машинага утырам, бармы мин иярлек техникагыз?” Әле ул чакта хатын-кызларның руль артына утырып йөрүе безнең як өчен бик сирәк күренеш була. Җыеп чыга алсаң дип, ике ел тик торган иске генә машинаны тәкъдим итәләр. Ишегалдына өстерәтеп алып кайта да, өч көн эчендә “ГАЗ-51” машинасын ремонтлап эшкә чыга. Май ае була бу. Чәчү чоры. Кырда эшләүче механизаторларга хуҗалык ашханәсендә пешерелгән ризыклар алып чыга башлый. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп, Биектауга илтә.

Казанның Дербышка бистәсенә барып, икмәкханәдән кибетләргә  ипи ташый.  Аннан соң “ГАЗ-52”, “ГАЗ – 53” машиналарында эшли. Соңгы машинасын ремонтлап берничә генә ай эшләп кала. Хуҗалык җитәкчесе Илдар Шакиров үзе янына чакыра да: “Галия апа, син монда бухгалтериягә кирәк. Минем дә шоферым булырсың, бухгалтерия кызларын да йөртерсең”, - ди. Ун ел җитәкчелекне йөртә. Аннан соң тракторда эшләп карарга була. Дүшәнбе шәһәрендә зыянлы заводта эшләгәнлектән, вакытыннан алда, 52 яшендә пенсиягә чыга. 

Ялгызы калганда, моңланганда, машина-трактор йөрткәндә җырлап юаныч таба. Син матур җырлыйсың икән бит дип аны авылда узучы төрле чараларга катнаштыра башлыйлар. Телевидениягә төшерәләр. Таланты Биектау районы буенча гына таралып калмыйча, республика киңлекләренә чыга. Республика күләмендә узучы чараларда катнаша. Лаеклы ялга чыкканнан соң, “Балкыш” фестиваленең алыштыргысыз солистына әверелә.

- Аның тавышы тыңлап туймаслык моң иле, - ди Республика Ветераннар Советы җитәкчесе Хәбир Газиз улы Иштирәков. -  Галия без оештырган барлык чараларда актив катнаша. Әгәр дә җырчы булып китсә, иң популяр артистларның берсе булган булыр иде.  

- Мин җыр-моңга гына түгел, әле дә машинага гашыйк, - дип көлә ул. - Биектауга көненә икешәр тапкыр барып кайтам. Казан шәһәренә дә йөргәлим. Соңгы ике елда туган якларыма кайта алганым юк. Моңа кадәр Башкорстан, Чиләбе, Оренбург якларын урап килә идем. Ничә тапкыр права алмаштырганымда хәтерләмим. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading