Гинекологлар ир-ат һәм хатын-кызларны әти-әни булырга алдан әзерләнергә чакыра.
Планлаштырылган йөклелек хатын-кызга сәламәт бала табарга ярдәм итә. Гаилә тормышында бу мөһим һәм җаваплы адымга алдан әзерләнергә кирәк, ди табиблар. 7нче клиник хастаханәнең 3нче хатын-кызлар консультациясе гинекологы Алсу Хәсәнова белән прегравидар (йөклелеккә кадәрге) әзерлек нәрсә ул, моңа кайчан һәм ничек тотынырга икәне турында сөйләштек.
- Алсу, әйтегезче, йөклелекне алдан планлаштырырга кирәкме? Һәм моңа никадәр алдан керешү таләп ителә?
- Йөклелеккә 3-4 ай алдан әзерләнә башлау хәерле. Беренчедән, балага узуга әзерлек ир-ат һәм хатын-кызда булачак баланың сәламәтлегендә чагылырга мөмкин авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Моның өчен әни һәм әти булырга ниятләүче парга табибларда комплекслы тикшеренү узарга (ким дигәндә, терапевт, гинеколог, урологка күренергә), анализлар тапшырырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Икенчедән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы йөккә узганчы 3 ай алдан баланың әнисенә дә, әтисенә дә фолий кислотасы эчә башларга киңәш итә – бу яралгының нерв көпшәсе җитлегеп бетмәү куркынычын киметә, баланың җитди тайпылышлар, зәгыйфьлек белән тууын сизелерлек киметә. Әгәр дә йөклелек алдыннан әзерлек булмаса, бала төшү һәм яралгының үсеш аномалияләре куркынычы арта.
- Ни өчен йөклелеккә әзерлектә ир-атның катнашуы да мөһим?
- Йөклелеккә әзерлек ир-атка да тулысынча кагыла. Ул шулай ук сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, витаминнар кабул итәргә, инфекцияләрне булдырмаска, хроник авыруларның үсеш алуын булдырмаска тиеш. Бала атадан да, анадан да 50шәр процент генетик материал ала. Димәк, сәламәт бала тусын өчен аның әти-әнисе сәламәт булырга тиеш. Балага узуны планлаштырганда ир-атка өч ай эчендә югарыда санап үтелгән барлык факторларның йогынтысын булдырмаска, авыруларны һәм инфекцияләрне дәваларга кирәк, чөнки сперматозоидлар яңаруның тулы циклы өч ай дәвам итә.
- Күп кенә хатын-кызлар гинекологка инде балага узгач кына мөрәҗәгать итә. Моның нинди тискәре нәтиҗәләре булырга мөмкин?
- Бу очракта күп кенә хроник авыруларның декомпенсациясен, аларны тотрыклылык стадиясенә күчерү өчен вакытны кулдан ычкындырырга мөмкин. Шулай ук кирәкле витамин дефицитларын тулыландыру өчен вакыт калмый. Әгәр дә сез сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйсыз икән, алкоголь һәм никотин интоксикациясе яралгы формалашу процессында үзенең зарарлы ролен уйнарга өлгерәчәк.
- Алдан планлаштыру булганда, бу проблемаларны кисәтеп булыр идеме?
- Әйе, белгечләр булачак әнине һәм әтине тикшереп, йөклелеккә комачаулый алырдай факторларны ачыклый һәм тиешле дәвалау билгели ала. Әгәр барысы да тиешенчә эшләнгән булса, бала үсеш алмау, көмәннең төшүе яки тумыштан килгән патологияле сабый туу очракларын бермә-бер киметеп була.
- 30га кадәр организм әле яшь – балага узуны планлаштырмасаң да була, бу 30дан соң гына кирәк дип уйлау дөрес фикерме?
- Юк, болай уйлау хата. Йөклелекне планлаштыру яшькә карамый, ул барлык парларга да кирәк. Шул ук вакытта 35 тән соң фертильлек кими һәм мөстәкыйль рәвештә балага узу авыррак бирелүен исәпкә алу мөһим. Өстәвенә, “яхшы” күкәй күзәнәкләре запасы аз кала, генетик аномалияләре булган бала туу куркынычы арта. Димәк, мондый парларга бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк.
- Узарга кирәкле тикшеренүләр хатын-кызның ничә яшьтә булуына карыймы. Әллә бар кеше өчен бер төрлеме?
- Кирәкле тикшеренүләр исемлеге барыннан бигрәк хроник авырулар санына һәм төренә бәйле. Кайбер яшь ханымнарда да алар бер кочак җыела. Йөклелек өчен куркынычларны ачыклау өчен анамнезны җентекләп җыярга һәм бар таләп ителгән тикшерүләрне узарга кирәк.
- Бар кирәген гади хатын-кызлар консультациясендә генә башкарып чыгарга мөмкинме, әллә инде шәхси клиникаларга да мөрәҗәгать итәргә туры киләчәкме?
- Күпчелек кирәкле тикшеренүләрне ОМС буенча үзеңнең хатын-кызлар консультациясендә һәм яшәү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин. Бердәнбер момент, түләүсез поликлиникаларда һәрвакыт анализлар өчен тапшыруга, узи, МРТга чиратлар бар. Шуңа күрә алдан әзерләнә башларга кирәк. Кайвакыт диагнозны ачыклау һәм дәвалауга төзәтмәләр кертү өчен түләүле анализлар тапшырыргада туры килә. Ләкин болар пациент мөмкинлегенә карап.
- Гомумән, бала узу өчен иң кулай вакыт дип нинди яшь аралыгы санала?
- Идеаль вакыт – 18-25 яшь. Бу чорда организм яшь, көчле, күкәй күзәнәкләрнең зур запасы бар, хроник авырулар багажы кечкенә. Әлбәттә, монда барысы да индивидуаль. Генетика, хроник авырулар, яшәү рәвеше дә сизелерлек йогынты ясый.
- Соңгы елларда балага уза алмаган парлар саны арта, бу нәрсә белән бәйле дип саныйсыз?
- Әйе, чыннан да, бала алып кайтуда кыенлыклар кичергән гаиләләр арта бара. Беренчедән, бу күп кенә хатын-кызларның ана булуны 35+ яшькә кичектерүләре белән бәйле. Бу яшькә хроник авырулар саны арта, шулай ук сәламәт күкәй күзәнәкләр запасы ярлылана. Нәтиҗәдә, йә балага узу, йә йөклелекне күтәрү, йә генетик катлауланулар белән проблемалар килеп чыга. Икенчедән, ир-атлар арасында әти булырга сәләтле булмаучылар арта. Ирләр шулай ук иртә гаилә корырга омтылмый, сәламәт яшәү рәвешен санга сукмый һәм хәзерге дөньяда зур күләмдә стресс кичерә. Бу репродуктив системага тискәре йогынты ясамыйча калмый.
Йөклелек турында кызыклы фактлар:
- дөньяда иң озын йөклелек 375 көн – бер елдан артык дәвам иткән. Бала норма чикләрендә туган. Бу очрак 1945 елда Лос-Анджелестагы әнидә теркәлгән;
- йөклелек вакытында хатын-кызның йөрәге, бавыры зурая, кан күләме арта, ә ис сизүе 11 тапкырга кискенләшә;
- йөкле хатын-кызның яралгы тирәсендәге суларында диңгез һәм океан суларындагы кадәр тоз була;
- бала яралгы тирәсендәге сулар аша ризыкның тәмен һәм хуш исләрен сизә;
- йөкле хатын-кызның аналыгы бу чорда 500 тапкырга диярлек зурая;
- бала ана карынында беренче хис-кичерешләрен күрсәтә башлый: көлә, елый, моңсулана;
- йөклелекнең беренче триместрында яралгының бармак эзләре формалаша, алар гомер буе саклана;
- сабыйның йөрәк тибешен 5-6 акушерлык атнасында ишетергә мөмкин. Ул минутына 130 тапкыр, кайчак ешрак та тибә;
- йөклелекнең 16 атнасына кадәр кызларның һәм малайларның җенес органнары бертөрле диярлек күренә. Әмма яралгының җенесен 12 атнадан ук фаразларга мөмкинлек бирә торган УЗИ билгеләре бар.
Комментарийлар