16+

"Тәртип" радиосы "күзне йомып тыңлый торган" гимнлы булды!

Яңа ешлыкта эшләүче “Тәртип” радиосы үзгәрде. Хәзер аның яңа логотибы, яңа музыкаль бизәлеше һәм хәтта үз гимны бар. Бүген Казанда “Тәртип” радиосының яңалыкларына багышланган очрашу узды.

"Тәртип" радиосы "күзне йомып тыңлый торган" гимнлы булды!

Яңа ешлыкта эшләүче “Тәртип” радиосы үзгәрде. Хәзер аның яңа логотибы, яңа музыкаль бизәлеше һәм хәтта үз гимны бар. Бүген Казанда “Тәртип” радиосының яңалыкларына багышланган очрашу узды.

Бүгенге көндә “Тәртип” радиосында 20дән артык тапшыру чыга, аларның 25 процентын дини тапшырулар тәшкил итә. Моннан тыш, тагын 10 проект әзерләнә икән. “Безнең радио җырлар тыңлый торган гына радио түгел. Бурычыбыз - акыл өйрәтмичә генә татар халкының күңеленә иманны да, әхлакны да, әдәпне дә, милли гореф-гадәтләрне дә сеңдерү”, - ди “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Яңа тапшыруларның берсе - “Матбугатка күз ату”. Аны Данил Сәфәров алып бара. Шулай ук яңа китапларга күзәтү сәхифәсе дә булдырылган. Гомумән, һәр тапшыруның үз авторы, үз алып баручысы бар. Алар – республиканың танылган шәхесләре, артистлар, спортчылар, сәясәтчеләр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре. Ә радионың үзендә әлегә нибары биш кеше эшли. Әмма якын киләчәктә штатны арттыру планнары бар.

“Тәртип”нең логотипы өч тапкыр үзгәреш кичергән. Бүген аның яңа сурәтен тәкъдим иттеләр – ул асыл кош һәм лалә чәчәге. “Татар халкында кош – ул җыр, моң һәм тынычлык билгесе. Шуңа кош сурәтен сайлавыбыз очраклы түгел. Милли бизәк булган лалә чәчәге дә яңарыш мәгънәсен белдерә. Логотипны татар халкының яраткан төсе – яшел төстә ясарга булдык. Ләкин яшел төснең 400дән артык төсмере бар икән, без исә күзне иркәли торганында тукталдык”, - ди радионың музыкаль продюсеры Айваз Садыйров. Сүз уңаеннан, логотипның авторы – Алия Сабитова. 

Айваз Садыйров “Тәртип” радиосын интернет киңлекләрендә кайда һәм ничек тыңлау мөмкинлекләре турында да сөйләде. Шулай итеп, “Тәртип”не хәзер махсус кушымта аша да, Яндекс – музыкада, castbox һәм башка платформаларда тыңларга мөмкин. Радионың tartip.tatar рәсми сайтында исә подкастларда ишетми калган тапшыруларны тыңлап була. 

Очрашуда “Тәртип” радиосы гимннының премьерасы булды. Гимнны композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов иҗат иткән. “Безгә күзне йомып тыңлый торган, күңелдән күңелгә күчә торган, миллилекне саклаган гимн кирәк иде. Эльмир теләгебезне тормышка ашырды”, - ди Ризәлә Исмәгыйлева.

“Радионың үсешенә кечкенә генә өлешем керткәнмен икән, мин чиксез шатмын. Без музыканы күрмибез, ул һава кебек. Радио да тормышыбызның һавасы һәм моңы. Мин ул моңны булдыра алганча тудырырмын дигән уйлар белән радиога килдем дә инде”, - ди Эльмир. 

“Үткән белән киләчәк бәйләнгән вакытта гына милли үсеш була ала. “Тәртип” радиосы үткәнебезгә, милли, тарихи байлыгыбызга күпер булып тора. Иң мөһиме – без бу радионы, киләчәк турында уйлап, заманча итеп үстерәбез. “Тәртип” ешлыкка зур авырлык һәм көрәш белән иреште. Мондый язмышлы радио Татарстанда да юктыр дип уйлыйм. Әмма кыенлыклар чыныктыра гына ул. Аның көрәше алга таба да тукталмый. Көн саен яңалык, үзгәреш кертергә, үсәргә тырышабыз. “Тәртип” радиосы “Татмедиа” дигән милли, татар гаиләсенә килеп эләкте. Бездә радио-телевидение, газета-журналлар да күп. Гомумән, безнең өчен бу көтеп алынган вакыйга булды. Әлегә радио Казан белән Чаллыда эшли, әмма алга таба аны үстерү планлаштырыла”, - диде “Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков.

“Мин узганыма “Тәртип” радиосы аша кайтам. Әгәр кеше үзенең узганын, балачагын, ул вакытта яшәгән вәзгыятен күзалламый икән, ул алга таба атлый алмый. Татар халкы үз асылыннан, нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга. Бигрәк тә бүген һәрберебезгә бу өлкәдә җиң сызганып эшләргә кирәк”, - ди Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Аның фикерен Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов та хуплады. “Соңгы 3-4 елда бөтенләй радио тыңламый идем. Бүгенге көндә “Тәртип” минем өчен иң-иңнәр рәтендә”, - ди ул. 

Очрашу чыгышлар, котлаулар һәм матур җырлар белән бергә үрелеп барды. Татар эстрадасының популяр артистлары Венера Шәмиева, Марсель Вәгыйзов җырлады, Эльмир Низамов, Динә Закирова, “Риваять” төркеме уйнады. 

“2020 - катлаулы ел булса да, “Тәртип” радиосы өчен уңышлы ел булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, ул халкыбызга бик зур бүләк ясады. Бу әллә ничә мәчет салдырганнан да болайрак булды. Идеяләрне тормышка ашырган Әсгать Сәфәровка, безне үз балалары кебек татар мохитенә кабул иткән “Татмедиа”га - Айдар Сәлимгәрәевкә, без исән-сау булып саклансын өчен дүрт ел буе безне “Болгар радиосы” аша Татарстанның бөтен почмагына җиткергән, ярдәм иткән Илшат Әминевка, “Тәртип”кә нигез салучыларга зур рәхмәт”, - дип рәхмәтләрен җиткерде Ризәлә Исмәгыйлева. 

Исегезгә төшерәбез, “Тәртип” радиосы 2008 елда ачылып, ике ай гына эшләп ала. Зур паузадан соң, 2014 елда яңа дулкында сөйли башлаган радио ике ел узгач,  FM ешлыксыз кала. Шул сәбәпле “Болгар” радиосы эфиры кысаларында чыга башлый. 2020 елның август аенда ТӘРТИП янәдән эфир киңлекләренә әйләнеп кайта: хәзер радионы Казанда 93.1FM, Яр Чаллыда 90.2FM ешлыкларында тыңлап була.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading