16+

Туган көнгә бирелгән “үлем бүләге”

Кагыйдә бозучыларны күктән квадракоптерлар күзәтәчәк.

Туган көнгә бирелгән “үлем бүләге”

Кагыйдә бозучыларны күктән квадракоптерлар күзәтәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Хөкүмәт йортында республикада юл хәрәкәте иминлеген тагын да яхшырту, юл һәлакәтләрен киметү буенча киңәшмә булды.

Машиналар кешедән күбрәк

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты быел тәмамлана. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин рәислегендәге киңәшмәдә илкүләм проект кысаларында юл хәрәкәте иминлеген яхшыртуда күп эшләр башкарылганлыгы искәртелде.

– Республикада юлларның гомум озынлыгы 40 мең чакрымны тәшкил итә. Хәзер республикада 1 миллион 400 мең автомобиль исәпләнә, транспорт чаралары ел саен 30 мең берәмлеккә арта бара. Юл хәрәкәте иминлеген саклауга “халык инспекторлары” лаеклы өлеш кертә. Соңгы 3 айда гына да аларның хәбәрләре нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга 2,5 административ беркетмә тутырылды, – диде Алексей Песошин.

Самокатлар урамнарга чыкмасын

Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов:”Юл һәлакәтләренең төп сәбәпчеләре – тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, иминлек каешын каптырмау”, – диде.

Быел федераль автотрассаларда каршы як полосага чыгып бәрелешүдән 48 кешенең гомере өзелгән инде. Машиналар арасында дистанция сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләр 10 кешенең үлеменә китергән.

– Караңгы вакытта 39 җәяүлене машина бәрдереп үтерде. Урамнарны яктыртуга игътибар бирәсе иде. Җәяүлеләр яктылык кайтара торган элементлар беркетсен, ул караңгыда ерактан ук күренәчәк. Самокатларны күбрәк балалар йөртә, ә шәһәр урамнары самокатлар өчен җайлаштырылмаган. Самокатларда аерым мәйданчыкларда гына йөрергә рөхсәт итәргә кирәк. Балаларга кечкенә мотоцикллар алып бирү бик хәвефле, 5 баланың мотоциклда бәрелеп үлүе башкаларга да ачы сабак булсын иде. Бер кечкенә малайга туган көненә квадрацикл алып биргәннәр, кызганыч, “үлем бүләге”нә әверелгән ул. Һәр сан артында кеше фаҗигасе тора, – диде Дамир Садретдинов.

Илкүләм проект файдасы

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов республикада юллар төзелешендә “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектының файдасы зур булганлыгын әйтте. Республика 251 чакрым яңа юлларга баеган, быел 27 күпер төзекләндерелгән.

– Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә колачлы юл төзелешләре алып барыла. Юлларга 5 мең 541 күрсәткеч билгеләре урнаштырылды. Җәяүлеләр өчен юл кичүен күрсәтә торган видеопроектор уңай нәтиҗәләр бирә, аларны күбрәк урыннарга урнаштырырга исәп, – диде Фәрит Хәнифов.

Әйләнечтән юл яхшы

“Идел-Нократ” федераль автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев сөйләгәнчә, быел федераль юллардагы 417 авариядә 103 кешенең гомере өзелгән, 551 кеше имгәнүләр алган. Федераль автотрассаларда торак пунктлары янында светофорлар урнаштырыла.

– Сокуры авылын һәм Түбән Кама шәһәрен урап уза торган юллар төзелә. Федераль автомобиль юлларында җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүләре төзү дәвам итә, – диде Илдар Минһаҗев.

Балтачларга бал да май

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгышында әйтелгәнчә, республикада быелның 10 аенда балалар катнашындагы 400 авариядә 10 баланың гомере өзелгән, 430ы төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

– Юл хәрәкәте иминлеге темасына “Минутка” дәресләре, “Игътибар, балалар!” пропаганда акцияләре, олимпиадалар үткәрәбез. Мәктәпләрдә юл хәрәкәте яшь инспекторларының 1600 отряды эшли, аларда 24 мең укучы катнаша. Россиякүләм “Имин тәгәрмәч” конкурсында Балтач районының Балтач мәктәбе “ЮИД” командасы лаеклы рәвештә 2нче урынны яулап кайтты. Балалар үзләренең киемнәренә яктылык кайтара торган элементларны беркетсеннәр иде, – диде Илсур Һадиуллин.

Тимер юл тәртипсезлекләре

Горький тимер юлларының Казан территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов хәбәр иткәнчә, транспорт чараларын идарә итүчеләр һәм җәяүлеләр тимер юл кичүләрендә хәрәкәт иминлегенә битарафлык күрсәтәләр.

– Кайбер кешеләр светофорның кызыл утында тимер юл аша чыга, шул сәбәпле поездга бәрелүнең 5 очрагы булды. Тимер юл кичүләрендәге видеокамераларның кайсыларын сүтеп алдылар, кайсылары эшләми. Дәрвишләр бистәсендә тимер юл аша тоннель төзү кирәк, анда бер кеше поезд астында калып үлде инде, – диде Александр Черемнов.

Татарстан Рәисе тәкъдимнәре

Юл хәрәкәте иминлеген яхшыртуда эзлекле эш алып барыла, дип бәяләде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ләкин, быел үлүчеләр санының артып китүен искәртеп, игътибарны киметмәскә чакырды.

– Юлларда каршы як полосага чыгуларны квадрокоптер ярдәмендә күзәтчелеккә алу тәкъдимен хуплыйм. “Халык инспекторы” эшчәнлеге нәтиҗәле, аны дәвам итәргә кирәк. АЗСлар янына юл аварияләре рәсемнәрен беркетү дә кешене уйландырыр. Урамнарда юл читләренә калдырылган йөк машиналарын штраф мәйданчыгына алып китүче махсус машиналар сатып алу урынлы булыр, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика әйдаманы балаларның үлеменә аеруча борчылуын әйтте.

– Самокатларга һәрвакыт каршы булдым мин. Бала әле юньләп атлый да белми, ә самокатта каршыңа оча, башкаларга да куркыныч тудыра. Кечкенә мотоцикллар мәсьәләсенә таләп катгыйландырылсын, – диде ул.

Шәһәр урамнарында самокатлар урнаштырырга мәйданчыкларны арендага бирмәскә исәпли республика җитәкчелеге.

Рөстәм Миңнеханов:”Юллар яхшыра, машиналарның куәте арта бара, ә кешеләрнең холкы элеккечә калды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә битараф булырга ярамый”, – дип фикерен йомгаклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading