16+

Тукайны Тянь-Шаньда да беләләр

Ятимлеге аның язмыштандыр, Бөеклеге шушы халыктан. Тукай үзе халкын ятимлектән Йолкып алыр өчен калыккан. Арча төбәгендә туып-үскән шагыйрь Наил Касыймов бөек якташының яшәү мәгънәсен менә шулай бәяли. Быел Россия төбәгендә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу көне зурлап билгеләп үтелә. Тукай кыска гына...

Тукайны Тянь-Шаньда да беләләр

Ятимлеге аның язмыштандыр, Бөеклеге шушы халыктан. Тукай үзе халкын ятимлектән Йолкып алыр өчен калыккан. Арча төбәгендә туып-үскән шагыйрь Наил Касыймов бөек якташының яшәү мәгънәсен менә шулай бәяли. Быел Россия төбәгендә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу көне зурлап билгеләп үтелә. Тукай кыска гына...

Ятимлеге аның язмыштандыр,
Бөеклеге шушы халыктан.
Тукай үзе халкын ятимлектән
Йолкып алыр өчен калыккан.

Арча төбәгендә туып-үскән шагыйрь Наил Касыймов бөек якташының яшәү мәгънәсен менә шулай бәяли. Быел Россия төбәгендә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу көне зурлап билгеләп үтелә. Тукай кыска гына гомеренең һәр көнен туган халкына, милләтенә, хезмәткә юнәлтергә тырыша. Замандашлары язып калдырган истәлекләргә караганда, Габдулла әфәндене соңгы юлга ун меңнән артык кеше озатып калган. Халык ташкыны Болактан Яңа бистәдәге татар зиратына кадәр сузыла.

Кешенең талантына аның тамырлары, нәсел-нәсәбе дә йогынты ясый, диләр. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф мулла нәселеннән булган. Атаклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлагач, Кушлавыч авылы мәчетенең имам хатибы вазифасын башкарган. Әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров та мәгърифәтле кеше, Өчиле авылы мулласы. Кем белә, әгәр Габдулла әти-әнисе тәрбиясендә үсеп җитә алса, үзе дә мәдрәсә ачып, шәкертләргә белем бирергә керешер иде. Әмма Ходай аңа бөтенләй башка язмыш әзерләп куя.
1905-1906 елларда язылган шигырьләрен укыганда, аның үз юлы, вазифасы һәм үз өстенә алган бурычлары турында уйланганы сизелә. Дөреслек, тугрылык өчен көрәшүне ул үз өстенә ала. Гадәттә, шәхес дигәндә, без кешенең мөстәкыйльлеге турында сүз йөртәбез. Мөстәкыйльлек аның бөеклегеннән килә. Кеше күңеленең бөеклеге милләт, җәмгыять белән бердәм булуыннан килә. Тукайның бөеклеге аның чынбарлыкны танып белүдә һәм тасвирлауда эстетик карашлары киңлеге, үз чорының аеруча әһәмиятле демократитк һәм прогрессив идеяләрен тирәнтен аңлап, шулар югарылыгыннан торып иҗат итүе белән аңлатыла.

Шулай да 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Габдулла Тукай шәхесенә һәм аның иҗа­тына карата салкын караш сизелә башлый. Рәсми әдәби тәнкыйть, ул - буржуазия шагыйре, дигән карашта тора, пролетар шагыйрь буларак кабул итми. 1950 елларга кадәр каберен дә рәтләп караучы булмый. 1956 елда гына Татарстан хөкүмәте аның каберенә яңа һәйкәл кую турында карар бирә.
Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында татар халкының татар сугышчыларына язган хатында да Габдулла Тукайның рус халкы белән дуслыкка багышланган шигъри юллары урын ала.
Рус җирендә без әсәрле, эзле без.
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать вә әхлак алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган бер җепкә теркәлеп.
Хатның текстын язучы Кави Нәҗми әзерли, әдәбият белгече Гази Кашшаф, фольклорчы Хәмит Ярми булыша. Хат 1943 елның мартында «Правда», «Известия», «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» һәм фронт газеталарында басыла. Бөтенсоюз радиосыннан рус телендә кат-кат - Юрий Левитан, татарчасын Хәмит Ярми укый.
«Тукай шигырьләре солдатларга чыдам булырга, авырлыкларга бирешмәскә, үлемнең күзенә карап, илне сакларга ярдәм итте. Безнең белән Бөек Ватан сугышында Тукай да фашистларга каршы көрәште», - дип язды Башкортстанның халык шагыйре Нәҗип Асанбаев.

Тукайга беренче булып 1955 елда шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта скульптор Ново­селов эшләгән бюст куелды. 1958 елда Казан шәһәренең Татарстан һәм Островский урамнары чатындагы бакчада скульптор Ахун Садри эшләгән һәйкәл ачылды. Шагыйрьгә куелган өченче һәйкәл Казандагы Муса Җәлил ­исемендәге опера һәм балет академия театры янәшәсендә тора. Бөек шагыйрь хөрмәтенә һәйкәлләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Чаллы һәм күп кенә башка шәһәрләрдә дә бар.
Тукай исемен мәңгеләштерү максатыннан, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта музей-­йорт, Арча районы, Яңа Кырлай авылында музей комплексы төзелде. Казан һәм Җаек шәһәрләрендә дә музейлар ачылды.

1946 елдан башлап Тукайның туган көннәре республика буенча билгеләп үтелә. Тукайның 100 еллыгы ЮНЕСКО программасына кертелеп, шушы Халыкара оешма байрагы астында уздырылды. ЮНЕСКО карары белән, шагыйрь дөньякүләм бөек шәхесләр исемлегенә кертелде. Республика хөкүмәте карары нигезендә, 1958 елда әдәбият һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен, Габдулла Тукай исемендәге бүләк булдырылды.
Галимнәр фикеренчә, Габдулла Тукай әсәрләре татар, рус һәм 29 башка халыклар телләрендә 7 миллионга якын тираж белән басылып чыга. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында 30дан артык әсәр һәм җыентыклар ­чыгарыла, бер меңгә якын мәкалә һәм истәлекләр басыла. 2007 елда Татарстан альпинистлары Тянь-Шань тавының 5345 метр биеклегенә күтәрелделеәр. Бу биеклеккә Тукай исеме бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading