16+

Туристлар юллама яки кунакханә чыгымнары өчен 15 мең сумга кадәр акчасын кире кайтара ала

Җәйге ял сезоны тәмамланырга гына торганда, сәяхәт иткән өчен компенсация түләү турында программа чыкты. Эчке туризмны үстерү буенча эшләнгән әлеге махсус программа 15 августтан старт алыр дип көтелә.

Туристлар юллама яки кунакханә чыгымнары өчен 15 мең сумга кадәр акчасын кире кайтара ала

Җәйге ял сезоны тәмамланырга гына торганда, сәяхәт иткән өчен компенсация түләү турында программа чыкты. Эчке туризмны үстерү буенча эшләнгән әлеге махсус программа 15 августтан старт алыр дип көтелә.

Төгәл вакыты әлегә билгесез. Аның нигезендә турист алган юлламасы яки кунакханәдә яшәгән өчен 15 мең сумга кадәр акчасын кире кайтара ала.
Программада илнең бөтен төбәкләре дә катнаша. Әмма бүген популяр булган Кырым, Краснодар крае һәм тагын берничә төбәктә җәйге сезонда ял итүчеләргә бу кагылмый. Аларда программа 1 октябрьдән генә эшли башлый. Бу аңлашыла да, яңа проектның максаты да сәяхәтчеләр сирәк йөргән төбәкләрне популярлаштыру.

Кэшбек алу өчен туроператорның сайтыннан турны онлайн алу шарт. Ул картага 5 минуттан алып 5 көн эчендә кайта.
Турның биш көннән дә ким булмаска тиешлеген истә тотканда, ял көннәрендә – шимбә һәм якшәмбене үз эченә алган турлар өчен дә кэшбек алырга өметләнеп булмый. Биш көннән дә ким булмаган елга круизы өчен исә субсидия бирелә. Казан, Йошкар-Ола, Чебоксар шәһәрләре аша уза торган “Бөек Идел юлы” төбәкара туристик маршрутын сайлаучылар да аңа ия була ала.

Программа юллама алган туристлар гына түгел, үз юллары белән барып, тиешле квалификация узган кунакханәдә яшәүчеләргә дә, шифаханәдә сәламәтлекләрен ныгытучыларга да кагыла. Әмма юлга киткән бензин яки авиабилет бәясе өчен кэшбек кайтарылмый, фәкать яшәү өчен генә.
Программа эшли башлаганга кадәр ял итүчеләр дә, алдан юллама алырга өлгергәннәр дә кэшбекны кайтара алмый.

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, туристларның ялы өчен түләнгән акчаның бер өлешен кайтаруга ил хөкүмәте 15 млрд сум акча бүлеп бирә. Кешбэк алырга теләүчеләр күп була калса, алдан хәстәрен күрмәсәң, бу акциядә катнаша алуың икеле. Шуңа да активрак булырга чакырды ул. Турны 20 декабрьгә кадәрге чорга кадәр алып була.

Проектта Татарстан да катнаша. Республикадагы кунакханәләрнең һәм шифаханәләрнең 90 проценты квалификация узган. Читтән килгәннәр генә түгел, үзебездә яшәүчеләр дә «Туристлар өчен кешбэк» программасыннан файдалана ала. Моның өчен sale.russia.travel яки мирпутешествий.рф сайтына кереп теркәлергә һәм туроператорны сайлап, үзең теләгән юнәлеш буенча тур алырга кирәк. Кунакханәләр һәм шифаханәләрне сайлаганда, аларның квалификация үткәнме-юкмы икәнен классификация-туризм.рф. сайтына кереп карарга була.

Үзебездәге ялның отышлы булуын Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре дә ассызыклый. Белгечләр коронавирус белән бәйле рәвештә, әлегә чит илгә чыгуны кичектереп торырга киңәш итә. Ялны планлаштырганда үзебезнең ил эчендәге маршрутны сайларга куша алар. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев әйтүенчә, монда иминият түләүләренең суммасын гына күз алдында тоту да җитә. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, коронавирусның авыр очракларын дәвалау, әйтик, АКШта, бер очрак өчен 1,2 миллион долларга җитәргә мөмкин. Стандарт иминият түләүләренең моны каплый алмавы ихтимал, бу исә пациент өчен дә, аның туганнары өчен дә гаять зур проблемаларга китерәчәк, дип кисәтә Абашев.

Кэшбек алу өчен төп шартлар:
Тур яки кунакханәдә яшәү дүрт төннән (биш көн) ким булырга тиеш түгел.  
«МИР» картасы белән интернет аша түләнгән булу (кулда булган яки туркомпанияләрнең офисларында банк терминалы аша түләнгән булса, кэшбек кайтмый).
Тур өчен акча тулысынча берьюлы түләнергә тиеш.
Сәяхәттә булу вакыты (яки кунакхандә яшәү) 15 августтан 20 декабрьгә кадәр.  

 

Җиде төбәктә программа 1 октябрьдән (20 декабрьгә кадәр) эшли башлый:
Алтай крае
Алтай республикасы
Калининград өлкәсе
Кырым республикасы
Севастополь
Краснодар крае
Ставрополь крае

Ничә сум акча кайтарыла?
25000-50000 сумлык тур өчен – 5000 сум.
50000-75000 сумлык тур өчен – 10000 сум.
75000 сумнан кыйммәтрәк тур өчен – 15000 сум.
Бер банка картасына кайтарыла торган кэшбекның максималь күләме – 15000 сум.
25000 сумнан арзанрак тур өчен субсидия кайтарылмый.
Берничә тур алганда, төрле карта белән түләү яхшырак.

Рамил Мифтахов, Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе рәисе:
– Быелгы туристлык сезонында Татарстанда тагын бер уникаль программа эшли. «2+1» программасы нигезендә кунакханәдә ике көн яшәсәң, өченче көн бүләккә бирелә. Кунакханәдә алты көн яшәп, шуның дүртесе өчен генә түлисең булып чыга. Шул рәвешле 33 процент ташламага ия булырга мөмкин. Кэшбек өчен 20 процентка кадәр кайтара аласың.


Быелгы сезонда, 2019 ел белән чагыштырып караганда, республикада әлегә 30 процент турист кына булган.


Татарстанга килгән туристларның 60 проценты – кабат килүчеләр. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, туристлар бер сәяхәт эчендә барысын да карарга өлгерми, шуңа кире безгә әйләнеп кайта. Бүген Татарстан туристлык базарында Европа илләре белән көндәшлек итә. Мәскәүлеләр һәм петербурглылар Татарстанга башка Европа илләренә альтернатива буларак киләләр, дигән ул.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading