16+

Участок инспекторы Зөлфәт Нотфуллин: «Минем өчен чын ял – авылда»

Эчке эшләр бүлеге органнары системасында эшләүчеләр арасында халыкка иң якын торганнары - участок инспекторларыдыр, мөгаен. Кемдер участок полициясен йөзгә танып белә, кайберәүләр өчен ул хәтта туганы кебек: аңа эч серләрен сөйлиләр, киңәш көтәләр. Ничек кенә булмасын, үзең яши торган йортта тәртип саклаучы полиция хезмәткәрен белергә кирәк.

Участок инспекторы Зөлфәт Нотфуллин: «Минем өчен чын ял – авылда»

Эчке эшләр бүлеге органнары системасында эшләүчеләр арасында халыкка иң якын торганнары - участок инспекторларыдыр, мөгаен. Кемдер участок полициясен йөзгә танып белә, кайберәүләр өчен ул хәтта туганы кебек: аңа эч серләрен сөйлиләр, киңәш көтәләр. Ничек кенә булмасын, үзең яши торган йортта тәртип саклаучы полиция хезмәткәрен белергә кирәк.


Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсендә «Гвардейский» терәк пунктында инспектор, өлкән лейтенант Зөлфәт Нотфуллинның бу вазифаны башкаруына инде бишенче ел. Көн саен участокта кырыкмаса кырык эш: административ беркетмәләр төзү, мөрәҗәгатьләрне тикшерү, җинаять эшләрен ачу, тәртип саклау, төрле рейдларда катнашу, тоткыннарны тиешле урынга озату, кәгазь эше, билгеле бер вакытта үз территорияңне күзәтеп чыгу... Хезмәт күрсәтә торган участок кечкенә түгел: Зөлфәт карамагында 2700 адрес теркәлгән.
- Һәрберсе белән, фатирына кереп үк танышып булмаса да, еллар дәвамында уртак тел таптык. Мине, Казанның икенче башында күрсә дә, танучылар бар хәзер, - дип елмая Зөлфәт.
Телефонының тынып торганы юк. Мөрәҗәгатьләрне кесә телефоны аша да кабул итә.

Зөлфәт Нотфуллин Казан икътисад һәм идарә итү институтын тәмамлаган. Дипломлы белгеч хезмәт юлын участок инспекторы булып башлаган, бүген дә һөнәренә тугры кала.
- Һәр эшнең үз өстенлекләре: участок инспекторының социаль ипотека программасы буенча фатир оту мөмкинлеге бар, ә Казанда теркәлү урыны булмаган, авылдан күченеп килгән хезмәткәрләрне вакытлыча торак белән тәэмин итәләр. Үзем дә шул рәвешле фатирлы булдым, - ди Зөлфәт.
Эшләр өчен бар уңайлыклар да тудырылган сыман, шуңа да карамастан Казанда участок полиция хезмәткәрләренә кытлык бар икән. Зөлфәт эшләгән пунктта да, дүрт инспектор эшләргә тиеш булса да, әлегә өчәү генә. Хәер дүртенчесе дә озак көттермәс кебек. Нияз исемле яшь кенә бер егет терәк пунктына сынау узарга килгән.

Элек-электән бу һөнәр ияләренә халык тәртип урнаштыручы баш милиция дип карарга күнеккән. Шуңа да, исерек ир сугышса да, күршеләре тавышланса да, йорт каршында машина куярга урын булмаса да, әйбер югалса да, гаиләдә бәхәс чыкса да, участок инспекторларына мөрәҗәгать итәләр. Кыскасы, участок полициясе хезмәткәрләренә психолог та, табиб та, хокук сакчысы да, хөкемдар да булырга туры килә.

Баксаң, без Зөлфәт белән сөйләшеп утырган арада, гражданнарны кабул итү сәгате дә җиткән икән. Коридорда чират тезелгән. Ул да түгел, чәчәк бәйләме тоткан бер хатын килеп керде. Участок инспекторына бирергә дип килгән чәчәген, карап торды-торды да, миңа сузды. Хатынның хәлләре хөрти. 14 ел буе дус булып йөргән иптәш кызы белән талашкан.

- Бер ишегалдында яшәдек. Балаларыбыз бергә уйнап үсте. Бар булганыбыз белән бүлешә идек. Дус кызыма фатир бирделәр, ул күченеп китте, ләкин аралар өзелмәде. Мин аңа фатирын ремонтларга булыштым, шуның өчен ул миңа, рәхмәт йөзеннән, ноутбугын бүләк итте. Кыскасы, арабыздан «кара мәче» узды. Ул миннән ноутбукны кире сорый. Никтер беренче эш итеп участок инспекторына килгән, югыйсә үзем дә кайтара идем бит, кайтардым да. Башка аннан берни кирәкми, - дип сөйли хатын.
Әмма дусты ноутбукның төзек булмавына шикаять белдергән. Имеш, биргәндә, ул яңа булган, ә хәзер экраны ватылган, төймәләре купкан. Хатын исә, бу дөрес түгел, дип бара. Ноутбук башта ук начар хәлдә булган, имеш. Ул да түгел, дусты үзе дә участокка килеп керде.

- Опека органнары баламны тартып алырга тели, зинһар ярдәм ит, мохтаҗлыкта яши дип уйламасыннар, ноутбугыңны булса да биреп тор дигәч, жәлләдем үзен, - ди иптәш кызы. - Тик мин бит хәйрия фонды түгел, китергән зыянны капласын, ноутбукны төзәтеп бирсен...

Кыскасы, һәркем үзенекен сөйли. Сөйләшү бәхәскә күчте, эмоцияләр, кычкырыш, талаш... Участок инспекторы Зөлфәтне күзәтәм. Сабыр гына тыңлый, нидер яза. Ярсыган хатыннарны бер сүзе белән тыңлата, барысын да бәйнә-бәйнә аңлата.
- Кешегә ниндидер кыйммәтле әйбер тапшырганда, аның нинди торышта булуын кәгазьгә теркәп куярга, ике як та бу документны имзаларга тиеш. Сез барысын да суд аша хәл итә аласыз, - дип, ул тегеләрдән тиешле кәгазьләргә имзаларын куйдыра. Уенын-чынын бергә кушып, дуслык, кешелеклелек, бер-береңә рәхмәтле булу кирәклеге турында сөйли. Күптәнге дуслар, татулашмасалар да, эшне зурга җибәрмәскә карар кыла.

Без Зөлфәт белән сөйләшүебезне дәвам итәбез.
- Һәркем вакыйганы үз күзлегеннән чыгып аңлата, әмма без ике якны да тыңлап, законга нигезләнеп эш итәргә тиеш. Дөрес, язылмаган кануннар да була, - ди әңгәмәдәшем.
Әнә берәү инде ничәнче тапкыр күршесендә эт өргәннән зарлана. Төнлә бала елаган тавышка йоклап булмый дип шикаять белдерүчеләр дә бар. Көндез черем итәргә өйрәнгән кешеләргә йортта барган ремонт комачаулый.

- Әмма боларның берсе дә закон бозу булып саналмый: этнең авызын бәйләп куеп булмый, бала да еламыйча гына үсми, көндезге сәгатьләрдә ремонт эшләре дә тыелмаган. Бу очракта кешелекле булырга, бер-береңне тыңларга киңәш итәбез. Аңлату эшләре алып барабыз, - ди Зөлфәт.
Участок инспекторы атнасына алты көн эшли. Эш сәгате нормага салынмаган. «Кичке сигез-тугызларга өйгә кайта алсак, сөенәбез», - диләр үзләре. 35 имин булмаган гаиләне исәпкә кую, аларга кисәтү эшләре алып бару, 71 административ тәртип бозуны теркәү, территориягә кергән кешеләрнең 40 процентын йөреп, яшәү шартлары белән танышып чыгу... Болар - былтыр Зөлфәт башкарган эшләрнең бер өлеше генә.

- Участок инспекторы эшендә иң авыры - гаиләгә вакыт аз калу. Минем өчен чын ял ул - туган ягым Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылына кайтып, хатыным, кызым, туганнарым, якыннарым белән бергә булу. Ныклы гаиләм һәм яраткан эшем булуы белән горурланам, - ди Зөлфәт.


Участок полициясенә кагылышлы өч сорау

Шикаять буенча килгәч, тәртип бозучылар фатир ишеген ачмаса, участок инспекторларының ишекне ватып керергә хакы бармы?

- Юк. «Полиция турында»гы федераль закон нигезендә, ишекне ватып керергә ярамый. Андый вакытта инспектор берничә тапкыр килергә тиеш була. Бу фатирда яшәүчеләрнең туганнары, якыннары белән элемтәгә чыга. Тәртип бозучылар белән кисәтү, аңлату эшләре алып барыла. Кирәк очракта, эш судка тапшырыла.

Үзеңнең участок инспекторың кем икәнне каян белергә була?

- Моны күршедән сорап та, 02 яки 102 номеры аша, теркәлү урыны буенча полиция бүлегенә шалтыратып та белергә була. Шулай ук Татарстан Эчке эшләр министрлыгының сайтына кереп, «Безнең участок инспекторы» бүлеге аша да табарга мөмкин. Моның өчен адресны җыю да җитә.

Участок инспекторы һөнәренең өстенлекләре нидә? Шәһәрдә теркәлүе булмаганнар фатир белән тәэмин ителә, ә Казан кешеләренә торак бирелмиме?

- Участок инспекторының өстенлекләренә килгәндә: канәгатьләнерлек хезмәт хакы, сезонына карап, махсус форма, аяк киеме белән тәэмин ителү, 20 ел эшләгәннән соң, пенсиягә чыгу мөмкинлеге, өстәмә ял көннәре, истәлекле вакыйгалар вакытында (бәби туу, никах һ.б.) акчалата ярдәм һәм башка уңайлыклар тудыруны әйтергә була. Торак мәсьәләсенә килгәндә, Казанда теркәлү урыны булганнар эш урыныннан социаль ипотека программасы буенча фатир алуга чиратка баса ала, ә программа таләпләренә туры килмәгән хезмәткәрләрне, эшләү дәверендә, торак белән тәэмин итү каралган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading