16+

Уенның да була төрлесе: «Йөгер дә үл» һәм «Зәңгәр кит» шикеллесе

Балачактан бер сәер уен истә калган. Беләккә кычыткан белән сугып ярышасың: кем үзен күбрәк чага - шул җиңүче була. Кычытканнан кул кабара да бетә, ә менә бүген балаларның уеннары арасында аяныч төгәлләнә торганнары да барлыкка килә башлады.

Уенның да була төрлесе: «Йөгер дә үл» һәм «Зәңгәр кит» шикеллесе

Балачактан бер сәер уен истә калган. Беләккә кычыткан белән сугып ярышасың: кем үзен күбрәк чага - шул җиңүче була. Кычытканнан кул кабара да бетә, ә менә бүген балаларның уеннары арасында аяныч төгәлләнә торганнары да барлыкка килә башлады.


Йөгер дә үл

Куркыныч уеннарның берсе - «Йөгер дә үл» халык арасында шактый шау­-шу уятты. Әлеге уенның шартлары буенча юлда барган машина алдыннан йөгереп узарга кирәк, моны видео, фотога төшереп, бала үзенең «геройлыгы» белән мактана.

Ата-аналарны сак булыр­га өндәп, уен турында социаль челтәрләрдә шактый кисәтүләр таралды. Дөрес, интернетта бу уенга чакырган сайтлар күзгә чалынмады. «ВКонтакте» социаль челтәрендә әлеге исемдә берничә төркем теркәлгән теркәлүен. Үлемгә кагылышлы цитаталар, хәбәрләр очраса да, уен турында бер сүз юк. Әллә махсус, халык­та коткы тудыру, балаларга бу уенны өйрәтү максатыннан таратылдымы икән мондый хәбәрләр, дип тә уйлап куясың. Начар чир йогышлы була, диләрме әле? Ничек кенә булмасын, аның балалар арасында популярлашу куркынычын булдырмас өчен, вакытында аңлату эшләре алып бару мөһим. әлеге куркыныч уеннарны кисәтү максатыннан, Татарстанның кайбер мәктәпләрендә, Казанда укытучылар сыйныф сәгатьләре уздыра башлаганнар.
- Бүген Татарстанда «Бе­ги и умри» уены белән бәйле һәлакәт очрагы теркәлмәгән. Балигъ булмаганнар белән эшләү, пропаганда бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре ел әйләнәсендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл йөрү кагый­дәләрен ныгытуга багышланган дәресләр, профилактика эшләре алып баралар. хокук саклау органнары өчен дә бу мөһим мәсьәлә булып санала. Кисәтү лек­ция­ләренең нәтиҗәлелеге дә сизелә, - ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге өлкән инспекторы Әлфия Сафина.

Социаль челтәрләрдә тарала башлаган тагын бер уен - «Боз һәм тоз». тәнен­дә тоз белән боз­ны кем озаг­рак тота, шул, имеш, дуслары арасында хөрмәт казана. Бер караганда, боз, тоз зыянсыз кебек, әмма табиблар аңлатуынча, бу элементлар, химик реакция­гә кереп, тәнгә тиеп торган урынны сизелерлек өшетә. Әлеге уеннан Алтай, Хабаровск, Красноярск, Кырым кебек төбәкләрдә зыян күрүчеләр теркәлгән.

Балаларның шомлы уеннарыннан чәчләр үрә торырлык. Күптән түгел генә Нижегородск өлкәсендәге «Пеликан» тернәкләндерү үзәгендә булган коточкыч вакыйга күпләрне шаккатырды. Үзәктә имин булмаган гаиләдән балалар тәрбияләнә. Тикшерүләрдән ачык­ланганча, фаҗига буласы көнне үсмерләр: «кем иң матур баланы үтерә ала?» - дип, үзара бәхәскә керә. 15 яшьлек кыз, 7 яшьлек кыз­ны мендәр белән каплап үтереп, «батырлык күрсәтә». Менә сиңа уен, менә сиңа балалар!

Әти-әни урынына - интернет

Соңгы арада үлем белән бәйле уеннар аеруча ешайды кебек. Психологлар, белгечләр моның сәбәбен балаларның күп вакытларын интернетта уздырулары белән бәйләп карый. Үсмерләр социаль челтәрләрдәге төркемнәр аша еш кына кирәкмәгән мәгълүмат алалар. Психотерапевт, психолог Рамил Гарифуллинның исә бу мәсьәләгә үз аңлатмасы:

- Кайбер балалар арасында, билгеле бер сәбәп­ләр аркасында, әти-әни авторитет булудан туктый, менә шул чакта ул класс­ташлары, дуслары сүзенә, социаль төркемдәге фикерләргә колак сала башлый, - ди ул. - Бу - бик зур бәла. Төр­кемнәр арасында төрлесе бар: позитив булганнары, суицидка этәргәннәре, секталар. Балалар арасында бәйлелеккә китерә торган тискәре йогынтылы субкультуралар элек тә булган. Хәзер халәтеңә туры килгән төркемне табуы тагын да җиңел, интернет ярдәмгә килә. депрессиягә бирелгән кешеләр аларга аеруча тиз юлыга. Кемдер интернет уеннар аша адреналин ала. Бу аның эмоцияләрен чыгару, күңел ачу территория­се. Кемдер үзенең суицидка китерә торган уеннарда катнашуыннан ләззәт ала, «сайлап алынган» булуына үзе дә аңламыйча сөенә, мондый кешеләрне «суицидоманнар» дип йөртәләр. Ә кайберәүләр уеннарны читтән күзәтеп торудан рәхәтлек ала. Интернет уеннардан зыян күргән үсмерләр миңа еш ярдәм сорап килә. Шекспирның «Ромео и Джульетта»сын алыйк. Көчле әсәр. Тик төп геройлар белән булган вакыйга кайбер үсмерләргә суицидка этәргеч бирергә мөмкин түгелме? Интернет уеннар белән дә шул ук: әгәр балага вакытында дөрес юл күрсәтелсә, тиешле тәрбия бирелсә, депрессиягә урын калдырылмаса, игътибар җитәрлек булса, рәхәтлек бирә торган хисләрне интернеттагы төркемнәрдән эзләргә сәбәп калдырылмаса, ул һәр нәрсәне объектив кабул итәчәк.

2013 елларда Россиядә мәктәп укучылары арасында социаль челтәрдә «Зәңгәр кит» уены киң таралган иде. Уенда катнашучыларга администратор төрле биремнәр бирә. Аларның күбесе баланың психикасын боза, тән җәрәхәтләре алуга, имгәнүләргә китерә. Уен­ның соңгы этабы үз-­үзеңә кул салу белән төгәлләнә. Бүген интернетта «Зәңгәр кит» уены дип җыйсаң, үсмерләргә атап язылган мөрәҗәгать пәйда була. Анда суицидның начар нәрсә икәнлеген аңлатып язганнар, авыр чакта мөрәҗәгать итәр өчен «ышаныч» телефонын да күрсәткәннәр. Бу - суицидны пропа­гандалаган төркемнәр бе­лән көрәшнең чираттагы ысулы, күрәсең.



Кечкенәдән безне таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, белмәгән затлардан әйбер алмас­ка дип өйрәттеләр. Хәзерге заманда бу кагыйдәләргә интернетта кирәкмәгән сайтларга кермәскә, билгесез кешеләр белән язышмаска, интернет уеннар белән сак булырга дип өстәргә кирәктер. балалар ата-­аналарының, якыннарының игътибарын, буш вакытларын үлем белән уйнауга алыштырмасыннар иде.


«Ата-анага бала белән күбрәк аралашырга кирәк»

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина:
- Бөтендөнья челтәрендә «Беги и умри» уены 2016 елдан билгеле. Бездә тиеш­ле органнар тискәре йогынты ясый торган һәр контентны ачыклауга, аның белән көрәшә башлый. Бәлки шу­ңа да хәзер бу уен социаль челтәрләрдә күзгә сирәк чалынадыр. Без, ЮХИДИ белән берлектә, бу уен ни дәрәҗәдә юл һәлакәтләренә китергәнен ачыклау өчен тикшерү уздырабыз. Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез. Интернетта суицидка этәрә торган төркемнәр дә җитәрлек. Һәр суицид очрагы буенча җинаять эше ачыла. Республикада интернет уеннар аркасында үз-үзенә кул салу очрак­лары теркәлмәгән. Ә менә омтылу очраклары бар. Әйтик, былтыр Татарстаннан «җәрәхәтләү» төркеменә (группа порезы) кушылган бер үсмер кыз чак үзенә кул салмый калган иде. Кызганычка, куркыныч тудырган сайтларны бүген ябасың, соңрак алар тагын ачыла. Узган ел Татарстанның барлык мәктәпләрендә бердәй «интернет куркынычсызлыгы» дәресләре узды. Аларны һәр ел уздыру ниятләнелә. Беренче чиратта балалар, аларның әти-­әниләре белән эш алып барырга кирәк. Бала үзе яхшыдан яманны аера белергә тиеш. Ата-ана баласы белән мөмкин кадәр күбрәк аралашсын, ике арада ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру мөһим.

Сезнеңчә, интернеттагы үлем уеннары белән ничек көрәшеп була?

Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:
- Бу уен турында ишеттем. Алла сакласын! Ватсап, социаль челтәрләр аша көн саен яңалык килә. Кайсы чын, кайсы ялган икәнен дә белеп бетереп булмый. Минемчә, баланы интернетка кермә, дип тыюдан файда юк. Кискен тыю, киресенчә, тыелганны татып карауга китерергә мөмкин. Тели икән - өйдә булмаса, башка җирдә бала барыбер интернетка керү җаен таба инде ул. Шуңа да күп нәрсә гаиләдән, тәрбиядән тора. Бездә әтиләре, хәрби буларак, балаларга бу хакта даими аңлатып тора. Шуңа да, шөкер, интернеттагы куркыныч уеннарның ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен балалар аңлый, моңа җитди карыйлар.

Рамил Мозаффаров, Казан шәһәренең 14нче мәктәбендә укытучы:
- Минемчә, балага бу уеннар турында ачыктан-ачык сөйләргә, әйтергә ярамый. Шөкер, Татарстанда «Беги и умри» уены таралмаган. Әмма бу хакта еш сөйләү, уенның шартларын аңлату балада теләк уятырга мөмкин. Балалардан бигрәк, әти-­әниләр бе­лән эшләргә кирәк. Безнең мәктәптә сыйныф җи­тәкчеләре бу мәсьәләдә кисәтү эшләре алып бара башлады. Балаларга исә читләтеп, гомумиләштереп аңлату мөһим. Әйтик, уенга басым ясау түгел, ә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, интернетта кирәксез мәгълүматларның зыянын аңлату нәтиҗәлерәк. Әлбәттә, беренче чиратта, баланы әти-әнисе күзәтергә тиеш. Бала үз эченә бикләнмәгәнме, кемнәр белән аралаша, ниләр турында хыяллана, нинди сайтларга керә? балага ата-ана һәрчак дөрес юнәлеш күрсәтсен, янәшәсендә булсын иде.


Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы закон үтәлешен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов әйтүенчә, интернет сайтларның эшчәнлеген туктату буенча республикада ныклы эш алып барыла. Бу максатларда Татарстан прокуратурасы 2015 елда ук мәгълүмати-аналитик комплекс булдырган. Ягъни интернетта хокук бозуларга каршы тору системасы реаль вакытта тыелган контентны ачыкларга, бу хакта Роскомнадзорга хәбәр юлларга һәм судка мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Хәзер әлеге сис­тема 13 юнәлештә эшли. Наркотиклар, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, балалар порнографиясе һәм башкалар белән көрәшне үз эченә алган бу система.

- Әлеге эш башланганнан бирле, наркотикларга кагылышлы тыелган мәгълүмат билгеләре белән 13034 интернет бит табылган. Суицидка кагылышлы - 7734, балалар порнографиясенә кагылышлы 3000 интернет бит булуы ачыкланган. Мондый битләрнең эшчәнлеген туктату өчен, мәгълүматлар тиешле органнарга җиткерелгән, - ди Азат Хөсәенов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading