16+

Ул телебезнең тәмен тоярга өйрәтте

Әдәбиятны халыкның рухи байлыгы итеп әверелдерүдә сүз сәнгате осталарының да өлеше гаять зур. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арсланов җиргә әнә шушы гаять җентекләп эш итүне таләп итә торган вазифа башкарырга килгән иде. Ул Башкортстанның Иске Балтач мәктәбендә укыган елларда ук сәхнәгә беренче адымнарын атлый: төрле чараларда шигырьләр укый,...

Ул телебезнең тәмен тоярга өйрәтте

Әдәбиятны халыкның рухи байлыгы итеп әверелдерүдә сүз сәнгате осталарының да өлеше гаять зур. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арсланов җиргә әнә шушы гаять җентекләп эш итүне таләп итә торган вазифа башкарырга килгән иде. Ул Башкортстанның Иске Балтач мәктәбендә укыган елларда ук сәхнәгә беренче адымнарын атлый: төрле чараларда шигырьләр укый,...

Әтисе җирле элемтә оешмасы белән җитәкчелек итә, үз өендә Казан, Уфа радиолары сөйләп торуын оештыру аңа кыен булмый. Айрат тапшыруларны йотлыгып тыңлый. Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Кәшифә Тумашева, Шириаздан Сарымсаков һәм башка осталар сөйләве аңа ниндидер күктән иңгән аһәңле сүз булып ишетелә. Шуларны тыңлап әсәрләнгәч, ул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аеруча мавыгып шөгыльләнә башлый. Район үзәгендәге радиоузелдан җирле тапшыруларда Айрат Г.Тукай һәм Һ.Такташ әсәрләрен аеруча яратып укый. Болар телнең тәмен, аһәңен тою юнәлешендәге беренче тәҗрибәләр була. Әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләрен башкаларга җиткерү юлында ясалган кыюсыз адымнар аның сәнгатьтәге олы юлының тәүге мизгелләрен тәшкил итә. Өлгергәнлек аттестаты алу белән, туп-туры Казанга - Татар дәүләт театр техникумына юл тотуында моның әһәмияте зур була. Айрат яхшы аңлый: бары тик Татарстан башкаласы мохите һәм сәнгать дөньясы гына аңа тиешле әзерлек бирергә һәм алга таба юл ачарга мөмкин. Аларга татар телен атаклы профессор Латыйф Җәләй, сәхнә сөйләмен Луиза Салиәсгарова (Хәсән ага Туфанның хәләл җефете), артистлык осталыгын Сәет Булатов, Шириаздан Сарымсаков һәм башка күренекле шәхесләр укыта. Шәкерттәшләр Шәүкәт Биктимеров, Фатих Шәрәфиев, Әминә Сафиуллина, Госман Әхмәтҗанов, Мәрьям Фәйзуллина (тора-бара алар өйләнешәләр, Гөлнар һәм Алсу исемле кызлар үстерәләр) һәм башкалар биредә төпле белем һәм яхшы әзерлек алалар. Әкренләп аларны инде Татарстан радиосы тапшыруларында һәм шәһәр күләмендә узган төрле кичәләрдә катнаштыра башлыйлар. Әлбәттә, мондый ихтыяҗ барысыннан да бигрәк Айратта зур була. Матурлык - ярты бәхет ул дигән кебек, аның мәһабәт гәүдәсе, мөлаем йөзе, ягымлы тавышы, кушылганнарны төгәл һәм җаваплы башкаруы режиссерлар өчен аеруча кирәкле сыйфатлардан санала. Менә шуңа күрә аңа ышаналар һәм таяналар.
Яшь егетне профессиональ сәхнәгә җәлеп итүгә бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшев тә этәргеч ясый. Ул 1951 елда аңа үзенең 50 яшьлек юбилее уңае белән уздырыласы кичәне алып барырга тәкъдим итә. Айрат абый бу кичәнең ничек узганын, аның аерым сәхифәләрен бүгенгедәй хәтерләп сөйли иде. Бигрәк тә С.Сәйдәшевнең - үтә тыйнак һәм ягымлы шәхеснең - халык алдында шактый уңайсызланып басып торуы, үзенә карата әйтелгән сүзләре аның исендә калган.
Илленче еллар урталарыннан А.Арсланов Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый. Иҗат кешесе өчен үзен төрле эшчәнлекләрдә сынап карау бик тә мөһим. Театрның ул вакыттагы баш режиссеры Ш. Сарымсаков аңа театрга күчәргә тәкъдим иткәч, ул шулай уйлый һәм ялгышмый да. Төп театрыбыз тарихына ул үзе тудырган төрле-төрле бик тә үзенчәлекле рольләре белән кереп калды.
Әйтик, әле шушы айларда гына күренекле артисткабыз Рауза Хәйретдинованың юбилее уңае белән театрда күргәзмәсе дә оештырылды. Мәгълүм булганча, Рауза ханым күп еллар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролен оста итеп уйнап килде. Биредә аның төрле елларда Булат ролен башкарган М.Имашев, А.Аббасов һәм А.Арсланов белән төшкән фотосурәтләре куелган. Мин шул күргәзмәгә килгәндә, анда ике өлкән яшьтәге апа белән әбинең сөйләшеп торуы истә калды.
- Карале, бу бит Айрат Арслан! И-и ахирәт, «Зәңгәр шәл»гә шушы Айрат уенын карарга дип йөри идек, хәтереңдәме?
- Кая инде исемдә булмасын, бигрәкләр дә матур уйный иде шул...
Аннан инде Татарстан радиосы. Илленче еллар урталарыннан ул биредә Камал Саттарова һәм Әминә Сафиуллина белән эфир дулкыннары аша меңләгән-миллионлаган тыңлаучылар күңеленә юл сала. Дөрес, радиодан аның күркәм кыяфәте күренми, әмма бөтен уңай сыйфатлары тавышына салына. Бәрхет кебек тавышы, тапшыруның ниндилегенә карап, төрләнә тора: әле ягымлы, әле җитди, әле рәсми. Ләкин туйдырмый, чөнки төче телләнү, кемгәдер ярарга тырышу юк, барысы да табигый.
Мин үзем радионы нәкъ шул илленче еллар урталарыннан тыңлый башладым да инде, чөнки авылга өй борынча радио керттеләр. Тыңлый торгач, сөйләүчеләрне тавышларыннан, интонацияләреннән үк аерырга өйрәнә башладым. Кулыма газета, китап алып, аларча укырга өйрәнергә теләп сәгатьләр буе күнегүләр ясаганымны хәтерлим. Казан радиосы сөйләү вакытларына эшләремне бетереп куярга тырышуларым, бөтен сөйләгәннәрен тәлинкә-репродуктор эченә кереп тыңларга тырышуларым бүгенгедәй исемдә. Айрат Арсланов шулай итеп, минем өчен өлгегә әверелде. Аларча сөйләү белән нигә мавыкканмын? Моны әйтә алмыйм. Әле җиде сыйныф кына тәмамлаган авыл малае бит мин. Кукмарага барып укуны дәвам иттерергә дә мөмкинлегем булмады. Ул вакытта тугызынчы-унынчы сыйныфлар түләүле иде бит. Атасы сугышта һәлак булган малайга акча каян килсен?! Колхоз бригадиры да мине авылда калдырырга тырышты, чөнки аңа карусыз, бушка эшләүчеләр кирәк. Үзем ат җигеп эшлим, үзем радиодан сөйләүчеләрне тыңлап кинәнәм. Күрәсең, язмыш дигән нәрсә бар инде. Бу юлы бар гына түгел, аның нинди булачагын Ходай миңа шулай шактый алдан сиздергән булып чыкты. Чыннан да, миңа, нәкъ Айрат Арсланов кебек, Кукмара районында радиотапшыруларны башлап җибәрү, армиядә дә хәрби частьнең радиоузелыннан сөйләү, ниһаять, Татарстан радиосында диктор булып эшләү насыйп булды.
Эшли башлавымның беренче көннәрендә үк диктор хезмәтенең гаять җаваплы һәм зур әзерлек таләп итүен нәкъ Айрат абый мисалында күрдем. Ул минем өчен барысын да белүче, биредә эталон булып торырга тиешле шәхес иде. Чынында да ул шулай иде, әлбәттә. Әмма мине шаккатырган бер хәл булды. Беркөнне Айрат абый студиядә тапшыру яза. Режиссер Әхтәм Зарипов бу эшкә җитәкчелек итә. Ул Айрат абыйны ара-тирә туктатып, киңәшләрен бирә, тәкъдимнәр ясый. Бу хәлне күргәч, шундый нәтиҗә чыгарам: карале, хәтта Айрат абыйны да төзәткәлиләр икән, димәк, мине болар бөтенләй юкка чыгармаслармы?! Алай булмады, бергә эшләүчеләр, бигрәк тә режиссерыбыз Госман Әхмәтҗанов сабырлык белән ярдәм итте.
Дөресен әйткәндә, дикторга бик күп нәрсә бәйле. Ул авторлар тарафыннан әзерләнгән тапшыруларны бар итә дә ала, юк итүе дә мөмкин. Соңгы чиктә барысы да аның осталыгына бәйләнгән. Көн саен берничә тапкыр эфирга чыгучы дикторны бер куркыныч сагалый: ул сөйләвендә ниндидер бер штамп булдырырга, теләсә кайсы тапшыруны бертөрле итеп укырга мөмкин. Менә ни өчен төрлелеккә, җанлы аралашуга ирешү, тыңлаучыны фикердәшең һәм хистәшең итеп тою бик мөһим. Айрат Арсланов тыңлаучыны һәм тамашачыны барыннан да элек үзенә әнә шундый таләпләр куеп яраттырды. Менә ни өчен, Казанда телевидение студиясе ачылгач, диктор итеп иң әүвәл аны чакыралар. Монда инде, башка сыйфатлар өстенә, йөз мөлаемлылыгы, үз-үзен тотышындагы күркәмлек, гадилек кебек сыйфатларына өстенлек бирелгәндер дип уйларга кирәк.
Табигый сыйфатларның булуы, әлбәттә, бик тә мөһим. Шулар өстенә, А.Арсланов үтә дә тырыш, алга омтылыш белән яши торган кеше булды. Инде берәү булса, болай да уңышларга аз ирешмәдем, булганы җитәр, дип, тыныч кына эшләвен белер иде. Әмма мондый гамьсезлек Айрат Гәрәй улына һич тә туры килми иде. Ул бервакытта да үз-үзеннән канәгать булмады. Шушы нәрсә аны туктаусыз эшләтә, камилләштерә, көннәрдән бер көнне Мәскәүнең театр сәнгате институтына (ГИТИС) алып килә. Биредә актерның караш офыклары тагын да киңәеп китә. Ниһаять, А.Арсланов үзенең төп урынын таба, ул - эстрада. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләү чоры иҗат биографиясенең иң югары ноктасы булгандыр. Айрат Гәрәй улының хәтерендә татар әдәбиятының гаҗәп бай хәзинәсе саклана иде. Анда шигъри һәм проза әсәрләренең нинди генә затлы үрнәкләре булмагандыр!
Минем үземә дә олы әдип-шагыйрьләрнең иҗатына багышланган кичәләрне байтак алып барырга туры килде. Хәтерлим, Г.Кутуйның туксан еллыгына багышланган шундый кичә Актерлар йортында узды. Анда Ш.Сарымсаков, Ә.Еники һәм башка хөрмәтле әдәбият-сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Залда Айрат абый да утыра, күзгә үк күренә - кәефе юк, авырып тора. Әмма әлеге кичәгә килми кала алмаган. Мин сәхнәдән аны күзәтеп утырам, бу сүз остасы башкаруында берәр әсәр яңгыратасы килә. Тәвәккәлләп, аны сәхнәгә чакырдым. Исемен әйтүгә, ул яшәреп киткәндәй булды, сау-сәламәт кешеләрчә атлап, сәхнәгә менде һәм «Сагыну» нәсерен укый башлады. Зал тып-тын калды. Г.Кутуй әсәренә салынган хисләр тыңлаучыларны биләп алды. Артист залны үзе кичергән хисләр тирәнлегенә алып керде. А.Арсланов башкаруында бу атаклы әсәрне элек тә тыңлаганым бар иде, әмма бусы... Бу мизгел әлеге кичәнең иң югары ноктасы булды шикелле.
Ә Муса Җәлил әсәрләрен укуы! «Моабит дәфтәрләре» циклын бездә аның кебек югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп укучыны башка табып булмый. Ул моның чын остасы иде. Мин аның «Җырларым» шигырен укуы вакытындагы халәтен һәрвакыт күз алдымда тотам. Мәһабәт гәүдә, җитди йөз, еракка төбәлгән караш, ниндидер гадәттән тыш киеренкелек һәм шул ук вакытта ягымлылык. Ул бу вакытта Муса Җәлилнең үзе булып әверелгән. Әлеге сүзләр шагыйрьнеке түгел, бәлки Айрат Арслановныкы кебек. Ник дигәндә, артист аның сүзләре белән сөйли. Ул үзенең әсәрләренә васыять итеп әйтә: «Зинһар өчен, ничек тә илгә кайтып җитегез, халкыма тугрылыгымны, нинди уйлар-хисләр кичерүемне түкми-чәчми сөйләп бирегез. Шулай булганда гына монда һәлак булуымның, көрәшемнең мәгънәсе ачык булачак». Айрат абыйның хисләнеп сөйләве, аның кичерешләре тыңлаучыларга күчә. Әнә шулай артист белән тамашачы күңеле арасына күпер салына, аның авызыннан яңгыраган сүзләр онытылмаслык булып хәтергә сеңә. Аның Г.Тукай әсәрләреннән төзелгән «Шагыйрь гомере» дигән программасы да сиксәненче елларның олуг әдәби-сәнгати вакыйгасы булган иде. М. Мәһдиев әлеге хакта болай дип язды: «Тукай иҗатына багышланган программада без шагыйрьне өр-яңадан «укыйбыз», аңлыйбыз. Тукай Арсланов укуында мескен түгел, фәкыйрь түгел, ул - көр тавышлы горур ир дә, лирик-эмоциональ күңелле, җәрәхәтле йөрәкле нечкә шагыйрь дә. Җәлилне дә шулай киң планда яктырта Айрат». Болардан тыш, ул «Туган ягым - Татарстан», «Мәхәббәт лирикасы», «Кыска хикәя», «Чит ил поэзиясе», «Антон Чехов хикәяләре» кебек программалары белән дә зур илнең аркылысын-буйга йөреп чыкты.
А.Арсланов - авыл малае. Әмма ул татарча да, рус телендә дә бер үк дәрәҗәдә җиренә җиткереп укый иде. Шуңа күрә, аның татар әдәбияты җәүһәрләрен пропагандалау урыннарының географиясе чикләнмәде, ул теләсә кайсы урында үз кеше буларак кабул ителде. Әлеге унъеллыкларда артистлар мәһабәт залларда гына түгел, турыдан-туры эш урыннарында - цехларда, төзелешләрдә, кырда, фермаларда да чыгыш ясый торганнар иде. Г.Ахунов әйтүенчә: «Ул юлга дәү бер чемодан күтәреп чыга. Анда бик һәйбәтләп үтүкләп салынган сәхнә костюмы. Иң кыен урыннарда, мәсәлән, төзелеп яткан ТЭЦның таш-кирпеч өемнәре арасына яки берәр будкага барып киенә һәм халык алдына һәрвакыт ялт итеп торган киемнән, пөхтә, гаять төз һәм зифа булып килеп чыга. Без аңардан үзара, якын итеп: «Ничек син һәрбер очрашуга шулхәтле дә пөхтә киенергә, иң кыен шартларда да тышкы кыяфәтеңне сакларга иренмисең?» - дип сорагач, ул гади генә итеп болай дип җавап бирде: «Без бит Татарстаннан килдек. Безне татар халкының уллары итеп кабул итәләр. Ничек инде үз халкыңны, М.Горькийлар, Чеховлар патша Россиясенең иң авыр елларында да пөхтәлек һәм хезмәт сөю ягыннан зурлап телгә алган халкыңны чиста-пөхтә киенү өчен бөтен шартлар булган заманда ким итеп күрсәтәсең?!»
Айрат Арслановның татар теленең матурлыгын саклауда, аңа хөрмәт тәрбияләүдә, аны кимсетү, кысу шартларында да камиллеген күрсәтеп барудагы хезмәтләре бәяләп бетергесез. Аны тыңлаганнан соң, һәркем: «Менә нинди ул минем туган телем!» - дип горурланмыйча калмагандыр. Бу - аның хезмәтенә һәм иҗатына бирелгән иң олы бәя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading