16+

Ул ясаган уенчыкларның бәясе 2 меңнән алып 10 мең сумга кадәр бәяләнә

Стёпенька атлы песи карамагында тулы бер дөнья! Җәнлекләре тезелеп киткән – кәефе күтәрелгәндә теләсә кайсын алып “әвәли”, бөҗәкләр дә ишле – әкәм-төкәмнәр фатир буйлап “сибелгән”.

Ул ясаган уенчыкларның бәясе 2 меңнән алып 10 мең сумга кадәр бәяләнә

Стёпенька атлы песи карамагында тулы бер дөнья! Җәнлекләре тезелеп киткән – кәефе күтәрелгәндә теләсә кайсын алып “әвәли”, бөҗәкләр дә ишле – әкәм-төкәмнәр фатир буйлап “сибелгән”.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Эльза белән Назыйф Закировлар фатиры әнә шундый “экзотика”га бай. Эльза ханым итек баскандай итеп йоннан уенчыклар эшли. Ниләр генә юк – юлбарыс, үгез, куян дисеңме, маймылы, әтәче... Дөньясында нинди хайван, җәнлек, кош-корт бар, әкият-мультфильм геройлары да читтә калмаган. Ә менә әкәм-төкәмнәре чын инде. Фатир буйлап, хакимлек итүләре дә дөрес. Көндез аквариумда йокы симертсәләр, төн җитеп утлар сүнүгә сәяхәткә чыгалар.

– Безнең аш бүлмәсе 18 квадрат метр, шуның берәр почмагын “капшамыйча” калалармы, диегез. Кешедән дә болайрак кыланалар. Әгәр дә киченнән өстәлдә пычак калса иртән идәндә була ул. Кухня гарнитурына гипслы катнашмадан әллә ничә фил ясап куйган идем. Шуның берсен дә калдырмыйча ватып бетерделәр, имеш юлларында киртә, комачаулыйлар. Һәрхәлдә мин шулай дип аңлыйм. Назыйм абыегыз да: “Болар безне тәртипкә өйрәтә”, – дип көлә. Өстәлдә чынаяк калса да иртәнгә шул хәл, идәннән кыйпылчыкларын гына җыясың. Әле без аларның үзләрен көчкә эзләп табабыз. Гаепләре булса мөгезләрен дә күрсәтмиләр, – дип елмая Эльза ханым. 

Барысы бишәү булганнар. Оныгы Ариша тугач, өчесен бүләк итәргә туры килгән.
– Суга, күтәрә дә идәнгә ташлый. Кызгандым. Йә зыян китерер. Икәү калды – атасы белән анасы, болары картлар инде, үз җайларына яшәп олыгайдылар, – ди Эльза. 

Уенчыклар ясау белән мавыгуына биш еллап. Үзе Мөслим кызы, Башкортстанның Тәтешле килене. Килендәшенә кунакка кайткач, сүзләре кул эшенә килеп ялгана.

– Браслетлар эшли иде ул. Сузыла торган җеп сорады. “Андый кибетләрне дә белмим дә, эзләп карармын”, – дидем. Чаллыга кайткач, аның йомышы белән кибеткә керсәм, йон йомгакларына күзем төште. Сорашам бит. “Интернеттан карап өйрәнерсез, аның өчен 4 инә дә кирәк”, – дип кызлар кечкенә генә йомгак белән бөтен кирәк-яракларны җыеп бирде. Видеодан караганда җиңел кебек тә эшкә тотынгач, килеп чыкмый бит. Йоннан үгез “басып” карадым. Озак маташтым. Мөгезләренә терәлгәч интегүләрем. Ирем шул чак: “Пластилин бар бит, әвәлә дә куй. Аннан аякларына да тимер чыбыклар кирәк, юкса басып тора алмый, ишеләчәк...” – димәсенме! Ирләр башы да кирәк – хак әйткән бит, булдырдым! – ди Эльза ханым. 

Күңел җылысын кушып эшләгән уенчыклары бихисап. Шунысы гаҗәп, кәефсез килеш эшкә керешсә уенчыклары да моңсу килеп чыга, ә менә телендә уен-көлке гөрләсә алар да елмая, икән. Өйрәнчек чорында бер уенчык ясау өчен дә шактый вакыт таләп ителгән, ә хәзер бер төн җитә үзенә.

– Яңа ел алдыннан Түбән Камада яшәүче туганым шалтырата. Улына дуңгыз баласы ясап бүләк иткән идем, балалар бакчасына алып барып мактанган. Кыш бабай ясавымны сораганнар. Кич җиткәч кенә шалтыратып әйттеләр. Иртәнгә инде кирәк! Кызыл төсле йоным да юк иде, ак йоннан бастым. Кызыл тунны эшләргә нәрсәгә тотынырга белмим. Санта-клаус башлыгы искә төште, эзлим — юк кына. Иремне уяткан идем: “Сәгатькә кара әле, төнге ике бит!” – диде дә борылып ятты. Чак таптым. Итәкләрен ак итәргә йон калмады. Песинең йонын тарагач җыеп барам, ышанасызмы, шуннан эшләдем. Соры төсле булса да кызыл өстенә утырткач ярады. Төнне керфек какмадым инде, иртәнге сәгать биштә алырга килеп тә җиттеләр — өлгерттем, – ди Эльза. 

Интернет аша сату челтәрендә мондый уенчыкларның бәясе 2 меңнән алып 10 мең сумга кадәр. Эльза ханым исә 450 сумнан гына биреп җибәрә. Бүләк итә дисәң дә була. Җеп бәяләренең 300 сумнан башланганын исәпләсәң, шуңа күз, борыннарын кушасы. Кайчандыр бәяләре 10 сумнан гына йөргән дә бит, бәяләр сәясәте аларны да читләтеп үтмәгән. 

– Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Әтием Илгиз – укытучы, рәсемнәрне бик оста ясый. Әни банк хезмәткәре, Мөзәкирә исемле. Урманчы йә филолог булам дип йөргәндә, әти мине үз юлына борып җибәрде – Чаллыдагы педагогика көллиятенә укырга кертте. Теләгемә каршы килеп. Ике айдан ташладым. Минем һөнәр түгел иде, күңелемә ятмады. Әнинең ачуы килде дә: “Әтиең юлын тарсынсаң, минем эздән барырсың!” – дип Казандагы банк мәктәбенә кертте. Теләмәсәм дә укыдым, югары белем дә алдым – икътисадчы-финансист. Хәзер Чаллыда Россия социаль фонды Татарстан бүлекчәсенең үзебездәге филиалында баш белгеч булып эшлим. Җыелышларда да күңелсез булып китсә дәфтәр артына гел рәсем ясыйм. Күпме кисәтүләр эләкте шуның өчен! Күңел буйсынмый. Эштә дә, кеше тыныч кына чәй эчә, ә мин икесен берләштерәм — чәе дә, рәсеме дә. Абый мировой судта эшли, ул да минем кебек “чирли”. Бик мәртәбәле урында югыйсә, күңел теләгәне икенче бит... Улым Илнар да җитәкчелек эшендә, горурланып яшим. Киленем укытучы, Камилә исемле. Әле менә башка чыгарга йөриләр, фатир алдылар, төзекләндереп йөрешләре, – ди Эльза ханым. 

Әңгәмәдәшемнең тагын бер сәләте бар – дизайнер ул. Фатирларны төзекләндерүдә зәвыгы югары!.. Кулларыңнан куан, диясе генә килә. 


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading