Безнең авыл «чәчәннәр авылы» дип әйтә киләм бит. Әй күп булган инде бездә үзебезнең авыл кешесенә генә аңлаешлы, бер куплетлы шигырь юллары.
Шул дүрт юлга авылның менә нәкъ шушы "текущий моменттагы" яшәеше, авыл эчендәге кайвакыт кызыклы, кайвакыт кызганычлы хәлләр кергән дә беткән. Ул вакыйгалар күптән онытылган, тузан белән капланган, ә менә шул дүртьюллыклар авыл хәтерендә һаман да сакланган. Сакланган, чөнки ул үзебезнең авыл турында.
Хәзер генә ул бөтенебез шушы интернет дигән тәгәрмәчтә әйләнгәч тә. Шул интернеттан акыл ияләренең акыллы сүз-әйтемнәрен бер-беребезнең сәхифәсеннән күчереп куйгач та, интернетын-телевизорын гына түгел, биш тәңкәлек колхоз радиосын да күз алдына да китерә алмаган дөньяда да нәкъ безнең кебек адәм балалары яшәгән заман булган инде. Нәкъ безнең кебек яшәгәннәр, ашаганнар-эчкәннәр, чәчкәннәр-урганнар, яратканнар- нәфрәтләнгәннәр. Нәкъ безнең кебек булганнар, ике аяклы, ике куллы, нәкъ безнең кебек кемдер каты бәгырьле, кемдер нечкә күңелле.
Артык фәлсәфәгә кереп китәм бугай кайвакыт, гап-гади генә, кып-кыска гына итеп язармын дип тотынам да, телнең сөяге юк дигәндәй, баштагы уйның да кайчак чамасы юк. Тик менә артык "акыллы башка" салынырга гына акылның чамасы чикле, һәм җитмәсә әле ул елдан-ел саега да бара.
Башта уй күп лә ул, менә шул уйны колачларга акылның чамасы чикле, чынлап әйтәм. Шуңа күрә бик тирәнгә кереп китмичә генә (тирән суда түгел, саенда да йөзгәнем юк гомердә дә), язмамның башына әйләнеп кайтыйм әле.
Ә сүз башым үз авылымның чәчәннәре турында иде бит. Фикерләре "ташка басылып" калмаган, авыл хәтерендә генә сакланган.
Үзләре китсә дә, "Фәлән абзый әйтмешли, фәлән түти әйтмешли" дип сүз башлап җибәрә иделәр без үскән заманда өлкәннәр. Хәзер юк, фәлән түти, фәлән абзыйларның акыллы сүз-фикерләре онытылып бетте бугай инде, әллә инде алар бездән ерагаеп баралар, әллә без өлкәннәр аларның фикерен яшьләргә тапшыра алмадык, әллә бу космик тизлек белән алга барган заманда ул фикерләр инде искереп-картаеп, кирәксезгә әйләндеме? Бардыр инде, барысы да бардыр.
Алай дисәң, Хәйям фикерләре интернет битләрендә бик еш булмаса да күзгә чагылып китә бит әле, ул да бик борынгы акыл иясе бит инде.
Фикерләрең озын гомерле булсын дисәң, аларны "ташка бастырып" калдырырга кирәктер шул ул, ә безнең бабай-әбиләрнең сабан-сука-чалгы- урак-көрәк-тырма тотып сөялләнеп беткән куллары каләм-кәгазь дигәнне күргәнмени инде, йә? Әйтелгән фикер-гыйбарәләре берничә буын хәтерендә яшәгән дә аннан онытылган. Ә мин менә үзем интернетны бар дип тә белмәгән, әби-әниләр шул борынгыларның бер җөмләгә, йә булмаса дүртьюллык бер куплетка сыеп беткән "көн кадагына" туп-туры итеп чүкеч белән суккан фикерләре исән-сау заманда үскән кеше.
Минем әни гел фикерен ерактан, безнең авылда әйтелгәнчә, "кактырып-уктырып" әйтергә уйласа, "Исәнмесез, сез кемнәр" дип башлый иде. Бу дүртьюллыкны алга таба дәвам итмәсә дә, әйтәсе килгән сүзе бик шәп аңлашыла шулай читләтеп кенә нәрсәдәндер ризасызлыгын аңлата инде үзенчә.
"Исәнмесез, сез кемнәр?", бу – Саҗидәттә сүзләре, сүзләре генә түгел, дүртьюллык шигырьнең беренче юлы.
Минем әни дә Саҗидә, тик бу минем әни дүртьюллыгы түгел, башка Саҗидәттә шигыре. Ә шигырьнең дөньяга килүе гап-гади генә.
Саҗидәттә читтәге улына хат яздырган, күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр күндергәннән соң, улын авыл хәлләре, туган-тумача, күрше-күлән хәлләре белән таныштырганнан соң, үзенең гозерен дә җиткергән, җайлап кына. "Улым, өстемдәге алмашка кия торган ике күлмәгемнең берсе бик тузды, инде әллә ничә ямау да салдым, син миңа бер биш метр ситсы җибәрә алмассың микән?"
Хатны пушты яшнегенә чыгарып салган да көннәрне саный башлаган, кайчан пучты кызы пүсилке язуы кертеп чыгар да, кайчан гәҗитләр арасына хат кыстырып куеп китәр? Озак көткән әни-карчык, тик улыннан пүсилке язуы түгел, гап-гади хат та күренмәгән. Саҗидәттә көтә-көтә көтек булгач, бик көттереп кенә улыннан үпкәле хат килеп төшкән. "Нишләп сез минем хатка җавап язмыйсыз, бер хәлләрегезне белмичә ятам бит, әллә хат яздырырга кеше таба алмыйсызмы, алай дисәң, мәктәптә укучы ничә оныгыгыз бар бит, нүжәли берсе өч-дүрт авыз хат язып бирә алмый инде?" Бик шәп аңлый Саҗидәттә, улына биш метр ситсы сорап язган хатының барып җиткәнен дә, улының шул хатны "кыстырып чөяргә" маташканын да. Һәм улының хатына каршы үзе дә хат юллый, бу юлы сәламнәрне дә күптин-күп ,чуктин-чук итеп сырлап тормыйча гына. Хатын "Хат башы, яз каршы" дип башлый да, күңелендәге үпкәсен дүртьюллык шигырь юлына сыйдырып та бетерә.
"Исәнмесез, сез кемнәр?
Постау чалбар кигәнсез.
Биш метр ситсы сорагач,
Хат алмыйбыз дигәнсез".
Аңлаган кешегә аңларлык, Тәмәй Сара әйтмешли, артыгы кирәкми.
Әйтәм бит, җәмәгать, безнең авыл чәчәннәр авылы дип.
Тик сүзләре гомерләр узу белән онытылган, хәтердән җуелган.
Үзләре дә инде "тауга менеп ташка басып карасаң да күренмиләр".
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Комментарийлар