Климат шартлары үзгәрү һәм уртача һава тәүлек температурасының ел саен арта баруы сәбәпле урман корткычлары да активлаша.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, узган ел Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыкларындагы 64 мең гектардан артык мәйданга ефәк күбәләге “һөҗүм иткән”.
– Бу корткычларның санын киметү максатыннан быелның язында урман тармагы белгечләре контроль тикшерү уздырачак, ә майның беренче, икенче ункөнлегендә аларны юк итү чаралары үткәреләчәк. Агачларны корткычлардан чистарту өчен биологик препарат кулланачакбыз, – диде министр ведомствоның коллегия утырышында.
2022 елда министрлык инспекторлары урман кануннарын бозу белән бәйле 229 акт төзегән. Урман фондына китерелгән зыян 50 миллион сум белән бәяләнә. Моннан тыш инспекторлар тарафыннан административ хокук бозулар турында 433 беркетмә төзелгән. Нәтиҗәдә 1 миллион 6 мең сумлык штраф салынган.
Идел буе федераль округында төрле билгеләнештәге җирләрнең урман фонды белән кисешкән урыннарның иң күбе Татарстанда булып чыккан. 26 урманчылык чикләре белән җир кишәрлекләрен кисешүнең 93 мең факты турында мәгълүмат теркәлгән.
Докладчы акча мәсьәләсенә дә тукталды.
– Кызганычка, урман хуҗалыкларының финанс хәле узган елда яхшырмады. Икътисади санкцияләр, геосәяси киеренкелек һәм логистик кыенлыклар, 2021 ел белән чагыштырганда, урман комплексы продукциясенә бәяләрнең ике тапкырга кимүенә китерде. Татарстанда агачны төп кулланучы – «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшләүче «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводы. Үткән елда үзенең әзер продукциясен сату буенча килеп туган вазгыять аркасында завод өч линиянең икесендә җитештерүне туктатты. Шул сәбәпле агачны 2021 ел дәрәҗәсеннән 25 процентка кимрәк сатып алды (2021 елда – 352 мең кубометр сатылган, 2022 елда – 261 мең). Шуңа да карамастан, безнең партнерлар килешү шартларында сатып алу бәяләрен саклап калды. Әлеге вазгыять бүгенгә кадәр саклана. Ведомство карамагындагы урман хуҗалыгы учреждениеләре керемнәренең төп чыганагы – түбән товарлы агач материалын сату. Аның рентабельлелеге бик түбән булу урман хуҗалыкларының финанс хәлен начарайтуга китерә, – дип ассызыклап үтте Равил Кузюров.
Бүген республиканың урманнары 1 миллион 268 мең гектар мәйданны били. Агачларның уртача яше – 53 яшь. Урман ресурсларының запаслары 217 миллион кубометрны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар