16+

Урман «шаярганны» яратмый: тыңлаусызларга 1 миллион сумга кадәр штраф яный

Татарстанда май бәйрәмнәрендә табигать кочагында сүндерелми калдырылган учаклардан ут үрмәли башлауның 130 очрагы теркәлгән. Әлеге чыганаклар урман сакчылары тарафыннан үзвакытында сүндерелгән.

Урман «шаярганны» яратмый: тыңлаусызларга 1 миллион сумга кадәр штраф яный

Татарстанда май бәйрәмнәрендә табигать кочагында сүндерелми калдырылган учаклардан ут үрмәли башлауның 130 очрагы теркәлгән. Әлеге чыганаклар урман сакчылары тарафыннан үзвакытында сүндерелгән.


Урманнарда янгын башланган очракта, республиканың 87 торак тунктына, 82 балалар җәйге лагерына, 19 шифаханәгә, 29 бакчачылык ширкатенә һәм 14 сәнәгать корылмасына турыдан-туры хәвеф яный.

- Урман яну ул - кешелек фаҗигасе. Табигатьтәге яшеллеккә, тереклек дөньясына зур зыян салына. Шөкер, соңгы алты елда республикада урманнар януына юл куелмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика хөкүмәте, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәмендә республикада урман янгыннарына каршы хезмәтнең матди-техник базасы нык яхшыртылды, - диде Татарстанның "Урман янгыннары үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Айрат Әхмәров.



Татарстанда урман янгыннарына каршы 23 янгын-химик станциясе булдырылган. Гомүм коллектив 6015 кешене берләштерә, 1852 берәмлек техника файдаланыла. Айрат Әхмәров әйткәнчә, техниканың барысы да төзек. Журналистлар өчен "Биектау" янгын-химик станциясенә махсус сәфәр оештырылды.



- Безнең карамакта дүрт янгын сүндерү машинасы һәм башка кече техника бар. Күрше республикаларда һәм өлкәләрдә чыккан урман янгыннарын сүндерүдә дә катнашабыз. Иң мөһиме - коллектив бердәм, тәҗрибәле, - дип таныштырып үтте станция җитәкчесе Ленар Гобәйдуллин. Баш механик Марат Рамазанов әйтмәсә дә, күз алдыбызда-парктагы техника берсеннән-берсе яңа.



- Татарстанда язгы якта урманнар читләрендәге 7 мең километр янгынга каршы ерым яңартылды, тагын яңа 3 мең километр ерым ясалды. Бу болыннарда яки кырларда чыккан ут урманнарга күченмәсен өчен эшләнелә. Федераль трассада һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары буйларына 265 яңа ял урыннары төзелде. Табигатьтә ял иткәннән соң, кешеләр учакларны ныклап сүндерсеннәр, корган үләннәргә ут төртмәсеннәр иде, - дип үтенде Айрат Әхмәров.



Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 10 ноябрендә кабул иткән 1213нче санлы карары буенча авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрдә, запастагы җирләрдә һәм кырларда камылны яки корган үләнне яндыру, учак ягу тыелган. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәсәң, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.32нче маддәсе нигезендә штраф салына. Гражданнарга - 5 мең сумга, җитәкчеләргә - 50 мең сумга, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр.



Урманнарда, кырларда һәм болыннарда янгын башлануны күрсәгез түбәндәге телефоннар аша хәбәр бирегез.

Төбәк диспетчерлык идарәсе пункты: 8(843) 221-37-95.
Урман саклауның туры элемтәсе: 8-800-100-94-00. Элемтә тәүлек дәвамында гамәлдә, шалтырату бушлай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading