16+

Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк кешеләр флешмоб уздыра

Фаҗигалы рәвештә вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк кешеләр, аны искә алу чарасы уздырырга булганнар.

Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк кешеләр флешмоб уздыра

Фаҗигалы рәвештә вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахованың иҗатына гашыйк кешеләр, аны искә алу чарасы уздырырга булганнар.

Алар 7нче февраль көнне Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында флешмоб оештыралар һәм анда җырчының иң популяр хиты - "Туган як" җырын башкаралар.



Музыкаль бизәлеш урынына флешмобта катнашучылар кул чабып һәм аяклар белән тыпырдатып җырлаячаклар, дип яза "Башинформ".

Исегезгә төшерәбез: мондый аккомпанемент әлеге хитка җырның авторы Урал Рәшитов тарафыннан ук "салынган" булган.

Чара 17:00дә башлана. Катнашырга теләүчеләр саны инде 100гә җитә язган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading