16+

«Worldskills чемпионаты эшче һөнәрләргә мөнәсәбәтне үзгәртте»

1-3 февраль көнәрендә Казанда «Worldskills» стандартлары буенча «Яшь белгечләр» республикакүләм эчше һөнәрләр чемпионаты була. Шул уңайдан һөнәри уку йортлары җиң сызганып эшкә кереште. Җиңүчеләрдән «Worldskills Russia» чемпионатына Татарстан командасы тупланачак. Катнашучылар арасында медицина, лазер технологияләре, робот техникасы белән эш итүчеләр, пешекче, токарь, ташчы кебек эшче һөнәрләрен очратырга була. Аларның гамәли...

«Worldskills чемпионаты эшче һөнәрләргә мөнәсәбәтне үзгәртте»

1-3 февраль көнәрендә Казанда «Worldskills» стандартлары буенча «Яшь белгечләр» республикакүләм эчше һөнәрләр чемпионаты була. Шул уңайдан һөнәри уку йортлары җиң сызганып эшкә кереште. Җиңүчеләрдән «Worldskills Russia» чемпионатына Татарстан командасы тупланачак. Катнашучылар арасында медицина, лазер технологияләре, робот техникасы белән эш итүчеләр, пешекче, токарь, ташчы кебек эшче һөнәрләрен очратырга була. Аларның гамәли...

1-3 февраль көнәрендә Казанда «Worldskills» стандартлары буенча «Яшь белгечләр» республикакүләм эчше һөнәрләр чемпионаты була. Шул уңайдан һөнәри уку йортлары җиң сызганып эшкә кереште. Җиңүчеләрдән «Worldskills Russia» чемпионатына Татарстан командасы тупланачак.

Катнашучылар арасында медицина, лазер технологияләре, робот техникасы белән эш итүчеләр, пешекче, токарь, ташчы кебек эшче һөнәрләрен очратырга була. Аларның гамәли белемнәрен эш барышында сынаячаклар. Мәсәлән, юл төзүчеләр Европа стандартларына туры китереп республиканың берәр федераль трассасында асфальт салачак.

Чаллы шәһәренең политехника көллияте исә чемпионатка төрле компетенция буенча җиде кеше әзерли. Бу уку йорты республикада беренчеләрдән булып студентларын «Worldskills» стандартлары буенча укыта башлады. Чемпионатта инде дүртенче ел катнашалар алар. Алдагы елларда Россия буенча II-III урыннар яулаганнар.

- Студентыбыз Антон Лоскутов 2015 елда Финляндиягә барып кайтты, соңыннан ил данын Сан Паулу шәһәрендә яклады. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә «Worldskills» чемпионатының токарь эшләре буенча эксперт урынбасары. Бу чемпионат ярдәмендә халыкның эшче һөнәрләренә карашы үзгәрде. Бүген сәнәгать өлкәсендә, заводларда нәкъ менә эшче яшьләр җитми бит. Көллияткә укырга керергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Студентларыбыз йөз процент эшкә урнашып бара, чөнки алар инде укыган вакыттан ук «КАМАЗ», «Татэлектромаш» кебек төрле оешмаларда тәҗрибә туплый, - диде Чаллы шәһәренең политехника көллияте директоры Илдар Ганиев.

Түбән Кама шәһәренең агросәнәгать көллияте исә чемпионатка белгечләрне өч юнәлештә әзерли. Җиңел автомобильләр ремонты һәм техник хезмәт күрсәтү, ягып җылыту һәм сантехника, төзелешнең коры алымы һәм штукатурлау компетенцияләренә өйрәтә алар студентларын. Укучылары инде Ульяновск, Тольяти, Самара, Саранск, Тамбов, Мәскәү, Красноярск шәһәрләрендә узган төрле чемпионатларда үз көчләрен сынап карарга өлгергән. Көллиятнең зур җиңүләре - автомеханика юнәлешендә.
- Ел саен студентлар арасында ярыш көчәя, белем бирү учреждениеләре балаларны сыйфатлырак әзерли. Яңа алымнар, яңа технологияләр кулланалар. Без исә ярышларда 2012 елдан катнашып киләбез. Студентлар да, укытучылар да «Worldskills» кебек ярышларның кирәклеген аңлады. Ләкин бу омтылыш оешмаларга әле барып җитмәде. Безнең белгечлек буенча эш хакы кечкенә. Сәләтле, квалификацияле кеше андый хезмәт хакына бил бөгәргә теләми. Бигрәк тә төзүче, сантехникларның дәрәҗәсен күтәреп булмый. Хезмәтләре авыр, бәяләнми. Токарь, фрезерчы һөнәрләренә яхшы хезмәт хакы түлиләр менә. Бала тырыша, төрле бәйгеләрдә урыннар ала икән, аның бәясе дә шуның кадәр булырга тиеш, минемчә. Дөрес, егетләр югалып калмый. Бер укучыбыз Максим Владимиров төзелешнең коры алымнары компетенциясе буенча Германиядәге ярышларда катнашты. Армиядән кайтканнан соң, үз оешмасын ачарга хыяллана. Россия чемпионатларында беренче урыннар яулаган Андрей Казаньков исә үз тырышлыгы белән автосервис ачып җибәрде. Күпләр машинаны нәкъ менә аңарда төзекләндерү өчен чират тора, - ди Түбән Кама агросәнәгать көллияте директоры Алмаз Кадыйров.

«Worldskills» ярышларының төп өлеше Казан ярминкәсе мәйданында булачак. Шулай ук Казан элемтә техникумы, Казан төзелеш көллияте, МЧС көллиятендә берничә компетенция буенча көч сынашачаклар.
2017 елның октябрь аенда Абу Даби шәһәрендә «Worldskills» дөнья чемпионаты узачак. 2019 елда исә бу чемпионатны Казан каршы алачак.



Фото: worldskills.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading