16+

«WorldSkills» чемпионаты җиңүчесе Вәсилә Сәгъдиева: «Көмешче булачакмын»

Татарстан һөнәри осталык буенча «WorldSkills» стандартлары буенча III милли чемпионатында гомумкоманда зачетында җиңеп чыкты. Ә «Зәргәрчелек» компетенциясендә Казан халык һөнәрчелеге сәнгате техникумы студенты Вәсилә Сәгъдиева бронза бүләккә лаек булды. - Вәсилә, син II курс студенты гына булсаң да, шундый зур бәйгедә җиңеп чыккансың, әлеге һөнәрне сайлап ялгышмагансың, димәк. - Мин...

«WorldSkills» чемпионаты җиңүчесе Вәсилә Сәгъдиева: «Көмешче булачакмын»

Татарстан һөнәри осталык буенча «WorldSkills» стандартлары буенча III милли чемпионатында гомумкоманда зачетында җиңеп чыкты. Ә «Зәргәрчелек» компетенциясендә Казан халык һөнәрчелеге сәнгате техникумы студенты Вәсилә Сәгъдиева бронза бүләккә лаек булды. - Вәсилә, син II курс студенты гына булсаң да, шундый зур бәйгедә җиңеп чыккансың, әлеге һөнәрне сайлап ялгышмагансың, димәк. - Мин...

Татарстан һөнәри осталык буенча «WorldSkills» стандартлары буенча III милли чемпионатында гомумкоманда зачетында җиңеп чыкты. Ә «Зәргәрчелек» компетенциясендә Казан халык һөнәрчелеге сәнгате техникумы студенты Вәсилә Сәгъдиева бронза бүләккә лаек булды.
- Вәсилә, син II курс студенты гына булсаң да, шундый зур бәйгедә җиңеп чыккансың, әлеге һөнәрне сайлап ялгышмагансың, димәк.
- Мин бу һөнәрне очраклы гына сайладым дисәм дә ярый. Кечкенәдән рәсем ясыйм, кулдан вак-төяк нәрсәләр ясарга яратам. Шуңа да XI сыйныфны тәмамлагач, башта дизайн бүлегенә керергә уйлаган идем. Әниемнең дә йогынтысы булды. Ул: «Шул бүлеккә кереп кара әле», - диде, ә әти, кая керсәм дә, каршы түгел иде.
- Бу синең тормы­шыңда беренче шундый олы җиңүме? Бәйгенең сайлап алу турлары, аннары финал ярышлары нинди шартларда, кайда узды - шул турыда сөйләп кит әле.
- Узган ел шундый бәйгенең төбәк турында икенче урынны алдым. Быел исә төбәктә беренче урынны яуладым. Анда Идел буе төбәкләреннән 21 яшькә кадәрге зәргәрчеләр җыелган иде. «Казан ярминкәсе»ндә узган финал ярышларында Мәскәү, Екатеринбург, Чиләбе, Түбән Новгород, Якутиядән килгән ювелирлар катнашты. Бәйгедә барыбыз да бер үк төрле бирем башкарды. Чемпионатның беренче көнендә безгә көмеш пластиналар бирделәр. Без, шул материалдан бирелгән үлчәм, сызымнар нигезендә, өч көн эчендә «ш» хәрефе рәвешендә кулон эшләргә тиеш идек. Татарстаннан анда барлыгы өч кеше катнашты. Шуларның берсе бәйгедән тыш үзен сынар өчен килде. Эшләребез көн саен тикшерелеп, аларга баллар куеп барылды. Без алда барабызмы, артка калабызмы - берни белмәдек. Соңгы көндә җиңүчене компьютер үзе билгеләде. Бу җиңү минем өчен көтелмәгәндә булды. Бик сөендем. Мине әлеге бәйгегә әзерләгән Андрей Михайлович та шатлангандыр.
- Ике колагыңда - ике төрле алка. Берсен югалттыңмы, әллә зәргәрчеләр арасында мода шундыймы? Үзең өчен дә бизәнү әйберләре ясыйсыңмы?
- (Көлә.) Бу - мода. Бер колакта - туннель, икенчесендә - алтын алка... Без нигәдер башкаларга ясасак та, үзебезгә гел вакыт калмый.
- Нигездә, ниләр ясыйсың?
- Кулоннар, беләзек, иң күбе алкалар. Әлегәчә мельхиордан эшләдек, хәзер көмешкә күчтек, ул авыррак.
- Киләчәккә планнарың?
- Быел укуны тәмамлыйм. Әти-әнием Казаннан китәргә рөхсәт итмәсәләр, остаханәләрдә эш эзләячәкмен. Зәргәрче булып эшләргә ниятлим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading