16+

Хәйрия эшчәнлеге, гаиләләренә ярдәм егетләргә күңел тынычлыгы бирә

Татарстан башкаласындагы “Zа Победу! Казань” хәрәкәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ике елда 400 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде.

Хәйрия эшчәнлеге, гаиләләренә ярдәм егетләргә күңел тынычлыгы бирә

Татарстан башкаласындагы “Zа Победу! Казань” хәрәкәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга ике елда 400 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде.

Болар: яшеренү челтәрләре, шәмнәр, киемнәр, хәрби җиһазлар, азык-төлек һәм көнкүреш әйберләре. Ярдәм хәрбиләрнең теләк-үтенечләре исемлеге нигезендә туплана. Кирәк-яракларны волонтерлар гына түгел, ә казанлылар, Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр, хәтта, чит илләр гражданнары да китерә яки почта аша тапшыра.

“Zа Победу! Казань” хәрәкәтендә катнашучылар ике елда 5 мең хәрби кием өлешләре теккән. Башта хатын-кызлар үзләренең тегү машиналарында өйләрендә теккән. Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов волонтерларга “тегү цехы” өчен бүлмә-зал табып биргән. Әзерләнгән һәр кием махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.

“Көмеш” волонтерлар, ВУЗ студентлары, “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” активистлары, предприятиеләр эшче-хезмәткәрләре кичләрен яшеренү челтәрләре үрә. Сүз уңаенда, мондый эшләр республиканың шәһәрләрендә һәм авылларында да алып барыла. Казанга яшеренү челтәрләре үрү өчен чималларны һәм акчалата ярдәмне Мәскәү, Брянск, Көньяк Сахалин, Архангельск шәһәрләреннән дә җибәрәләр. Ике елда төрле төсләрдәге 480 яшеренү челтәре үрелгән. Кояш нурларында ялтырамый торган яшел яки ак тукымаларны “Zа Победу! Казань” хәрәкәтенә тапшырырга була.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм туганнары “Zа Победу! Казань” хәрәкәтенә ихластан теләктәшлек белдерәләр, эшләр башкаруда булышалар. 

Хәрәкәт әйдаманнары хәрбиләрнең һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның студентлар белән очрашуларын оештыралар, ватанпәрвәрлек тәрбиясе алып баралар. С. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае белән берлектә оештырылган мәдәни чараларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре чакырыла.

– Хәйрия эшчәнлеге, гаиләләренә ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга күңел тынычлыгы бирә. Сугышчыларга ничек авыр икәнлеген беләбез, безнең теләктәшлектә булуыбыз аларның рухын күтәрә. Ышанычлы тыл – Җиңүнең нигезе, – ди “Zа Победу! Казань” хәрәкәте әйдаманы Евгения Коцарь.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading