16+

Хат эзеннән: “Вождение” узарга ни машина, ни инструктор юк

“Зур үтенечем бар иде, бер генә атна булса да Аксубай техникумында “В” категориясен өйрәтергә инструктор эзлим, тугыз айдан бирле “вождение” узарга ни машина, ни инструктор юк.

Хат эзеннән: “Вождение” узарга ни машина, ни инструктор юк

“Зур үтенечем бар иде, бер генә атна булса да Аксубай техникумында “В” категориясен өйрәтергә инструктор эзлим, тугыз айдан бирле “вождение” узарга ни машина, ни инструктор юк.

Яңа группалар җыела бара, ике айдан бирле машиналары ремонттан чыга алмый, инструктор вазыйфасын үтәргә кеше юк, беркем эшли алмый, акча түләп укырга керүчеләрне аңларга теләмиләр. Ике тапкыр район хакимияте башлыгына да мөрәҗәгать иттем, алга китеш булса икән – хәлләр шул килеш. “Машинам юк”, – дип кенә җавап бирәләр. Соң машинасы да булмагач, нәрсәгә дип кеше җыялар икән? Йөздән артык кеше үз чиратын көтә, нигә дип мәсхәрилисез адәм баласын, нигә ялганлыйсыз? Көлке бит – дүрт айлык уку ун айга сузылды. Безнең группа өчен бирелгән вакыт узды инде, язылган мәгълүматлар буенча, без үзебезгә тиешле белемне алганбыз, җитәрле китеп “вождение” уздырылган дигән кәгазь кисәкләре шкаф тартмасында ята. Егерме дүрт кеше бездә, беребез дә имтиханга әзер түгел. Йөртергә өйрәтердәй кешене эзлибез, акчага билгеле, үз кесәбездән түлибез. Бәлки сезгә язып та файдасы булмас, ләкин йөртүче таныклыгына укырга керүчеләр булса да сүзләремә колак салсыннар иде. 
Галия Мәүлетова. Яңа Кармәт авылы, Аксубай районы”.

Укучыбыздан әнә шундый хат алдык. Эчтәлеген дә үзгәртмичә бирдек. Сабырлыклары сынып, борчуын киң җәмәгатьчелеккә кычкырып әйтергә базган икән – җирлеккә кузгалдык. Ике якны да тыңлап, килеп туган проблеманың асылына төшенергә тырыштык. 

“Сукыр тәре...”
Галия Мәүлетовага 53 яшь. Яңа Кармәт авылында туган нигезендә яши. Бер күзе юк.. Язмыш сынауларын кичеп гомер итүе – балачак бүләге... 
– Гаиләдә төпчеге мин, бишенчесе. Әти белән әни көне буе эштә, ә без үз иркебездә урамда үстек. Көтүдән кайткан сыер белән тананы кертеп япкач, ашыйсы килә дигән сүземә, әни үзе пешергән икмәкне күкрәгенә кысып бер телем кисеп бирде. Өйдә генә аша бит тә, ә мин ишегалдына чыгып йөгердем. Ипиемне җиргә куеп торганмын – әтәч күтәреп киткән. Мин аның артыннан. Бәхетсезлеккә каршы киртәлеккә барып кердек. Шунда үгез сөзгән. Мөгезе күземә үк килеп кергән. Әни чыкканда – мин кан эчендә... Аксубайда күзен ачып булмый инде, диделәр. Йөзләгән операция кичердем. Күз алмасы таралган, җыярга тырыштылар да соң... Шул кимчелегем өчен гомере буе рәнҗетелеп яшәдем, урамда балалар сукыр тәре дип кенә әйтәләр иде. Елап керәм, әни кочаклый да миңа кушылып елый... Разыя исемле иде мәрхүмә, әти белән икесе гомере буе фермада эшләделәр. Күзең юк бит, балам, күтәрергә тырыш ул сүзне, ди иде әни. Ә мин гомерем буе сукырлыгымны кабул итмәдем. Яңа Дума мәктәбендә мине сыйныфташлар да “чукыды”, укытучылар да якламады. Бишлегә генә укысам да укырга китә алмадым, кимсетерләр дип курыктым, – дип сөйли ул.

Җыйнак кына нигезендә гади тормыш алып барган ханымның көн-күрмешенә сокланырлык. Саулыгы сынатуы бер хәл, ике күзлеләр дә сынарлык сынаулар әзерләгән аңа язмышы – 26 яшендә ирсез кала ул.

- Ир канатымнан уңдым мин, үзебезнең авыл егете – Владимир Кузнецовка кияүгә чыктым. Санлап яшәде! 3 балабыз туды. Тракторчы иде. Кичен әниләрдә мунча кергәндә, кырынам дип, сузып кына куелган ут чыбыгын тотып, лампочкасын үзенә җайлаштырмакчы иде, күтәреп тә бәрде. Ул минем өскә килеп төште дә, икебезне дә дерелдәтергә кереште. “Үтерә!” – дип кычкырганмын, утның көче икебезне дә ишегалдына алып атты. Андый чакта кул-аяклар җыерыла, бөтен гәүдә тартыша икән. Сүз дә әйтеп булмый, тел әйләнми... Минем тавышны ярый әти ишетеп алган, өйдәге счетчик бәрүгә әни белән икесе йөгерешеп чыктылар. Тырышып карадылар, Владимирны аңга китерә алмадылар, өзелгән иде. 3 баланы ялгыз үстердем. Әтиләреннән калганда төпчегенә 4 айлык иде... Олег 27 яшен тутырды, әтисен белми дә. Лилиям – 5, Юлиям 3 яшеннан әтисез үсте.

Без дигәнчә бармый тормыш...
Галия ханым, ире вафатыннан соң шактый еллар үткәч тормышланган. Бәхетле ул! Балалары гаиләле, ике оныгы бар. Ире – Илсур, йөреп эшләгәнгә дә, йөртүче таныклыгына укырга карар кылган. Район белән ике арадагы 7 чакрымлап араны үтәр өчен гел сәфәрче машиналарга кул күтәреп торулары да кыен, аякларым да авырта, ди.

- 2023 елның сентябрендә укый башлаган идек, безнең курсны ноябрь аенда гына теркәгәннәр, 4 айлык уку. Башта атнасына өч көн укыдык, аннары өстәмә группалар җыя башлагач – ике, соңгы айда бер көнгә генә калдырдылар. Теорияне бик әйбәт укыттылар, укытучысы бик әйбәт, рәхмәттән ары сүзем юк. Марттан йөртергә өйрәнә башладык. Бер биш мәртәбә чыктык та, группага: “Бүген “вождение юк” дип яза башладылар. Көн дә шул сүз. Машиналар бар, тик инструкторларны әле бер, әле икенче шәһәргә йомыш белән җибәрәләр. Аптырагач, район башлыгына бардым. “Алындыңмы, эшеңне җиренә җиткереп эшлә!” – дип пешекләп тә карады теникум директорын минем күз каршында. 12 мәртәбә чыктым мин шуннан соң, машиналарны чыгардылар. Йөртергә өйрәтергә куелган машиналары да иске инде, без имтихан бирергә тиешлесе дә май аеннан ремонтта. Исәннәре дә төшкә кадәр йөри дә, кичке якта чыгымлый, – ди Галия ханым.
Группаларында 24 кеше укыса да, тәвәккәллеге белән Галия апа гына максатына юл яра – ишекләр саен бәргәләнеп хаклык даулый кебек тоела. 

- 3 май көнне имтиханга кертмәделәр мине, медосмотрны Казанда үткән идем, аның дөреслегенә инаныр өчен ЮХИДИдән “запрос” ясыйлар икән. 24 кешенең икесе дә генә имтихан бирә алды, алары да өйдәге машиналарында йөреп өйрәнүчеләр. Ике атнадан кабат имтихан бирергә баручылар сөйләде, төтенләп торган машина белән җибәргәннәр, Нурлаттан сүгеп кайтарганнар, эстакада ясаганда шул “таучык”ны да менә алмый, ди.  Мин тагын группага язарга керештем, машина бирегез, юкса тагын район башлыгына барам, дидем. Сүземне ишетүче дә юк, – ди әңгәмәдәшем.
Шик астына алынган медосмотр нәтиҗәләре кайтып ирешкән – Галия ханым, группасыннан калышып булса да, ПДДны бер баруда биргән бирүен. Ә менә йөртеп күрсәтү мәсьәләсе катлаулырак. Һәм ул тагын да катлауныр кебек...

Күрдем, сөйләштем дә... 
Галия ханым Кузнецова – Аксубай универсаль технологияләр теникумында оештырылган йөртүчеләр курсында укыган. Техникум директоры Фәргат Аюповны да күреп сөйләштек. Алгарак китеп булса да фикеремне әйтим – кул астындагыларын өстәл сугып тормый гына бер эздән йөртә. Гаделлеге дә, таләпчәнлеге дә зур. Шулай булмаса теникумда мондый дәрәҗәдә зур төзекләндерү эшләренә керешмәсләр иде, тәртип ягы да аксар, укучылар, шул исәптән укытучылар да көненә 3 мәртәбә бушлай ашатылмас, хәтта директор үзе дә студентлар белән бер өстәлгә утырып тукланмас, көн саен остазларга да бушлай бер ипи бирелмәс иде. Оештыра да,  җигелеп эшли дә белә, теникум дәрәҗәсен дә күтәрә алган – монысы хак. 20 еллап җитәкчелек итә, димәк, утны-суны кичкән.

Эш арасында борчулар тумый калмый анысы,  Галия ханым очрагы – шуларның берсе. Берәүне дә якламыйм, ләкин кайсы гына оешмага сугылма арт ягың белән киртә җимерерлек хәлләр – буа буарлык.

- Кузнецованың шикаяте артыннан йөрүче бер сез генә түгел, ундүртенчесе! Галия белән без бер авылдан. Мин совхоз директоры чакта мәрхүм ире миндә эшләде, җирләдек... Укыту, йөртергә өйрәтү буенча бездә проблема юк. График төзелә, кемнәр чыгасы кисәтелә, ә ул ханым: “Мин ул көнне чыга алмыйм”, – ди. Графиктан төшеп кала билгеле, үз вакытында сәбәп табып чыкмавына кем гаепле? Аның бит әле медосмотры да ялган булырга мөмкин, Казанга запрос ясалды – җавап килмәде. Шуңа имтиханга да кертелмәде. Ул медосмотр күтәреп килгәч, безнең аны укырга кабул итмәскә хакыбыз юк, ә ЮХИДИ имтихан алганда белешмәләрне тикшерә, билгеле. Прокуратурага да, район башлыгына да барып карады ул. Аның өчен генә графикны үзгәртә алмыйбыз. Кеше дә авырта, машиналар да ватылмыйча тормый, ремонтка еш керәләр, йөри белмәгән кешеләрне утыртабыз бит, алмаштырабыз гына, бер атна вакыт үтми – сцеплениесе яна да чыга. Коробкасының ватылуын әйтмим дә. Двигатель димим, йөри белмәгән кеше кулында шушы ике нәрсәне төзек тотуы авыр. Бүгенге көндә сигез машинабыз бар, шуларның өчесе ватык, 4 инструктор эшли, бүгенге көндә икесе генә хезмәттә – Нурлатта йөртүчеләрне “С” категориясенә имтихан бирергә әзерлиләр – ди Фәргат әфәнде.

Директор Г.Кузнецованың медосмотры кайтып ирешүен һәм теорияне бирүен миннән белде. Йөртүчеләр курсы өчен җаваплы урынбасарын да, хисапчыны да кертеп бастырды. Икесенең берсе ник каршы сүз эндәшсеннәр үзенә, нинди генә авыр сүз ишетсәләр дә, күзенә генә карап торалар дисәм, күп җитәкчеләр көнләшерләр. Ничек бар шулай сөйлисез, дип әмер бирүе дә ошады.

Җаваплы хезмәткәрләрнең һәр сүзенә мөһерле документ дәлил. 5 июльдә Галия ханым укыган курс икенче мәртәбә имтихан тапшырырга тиеш иде. Дәлилләүләренчә, атнасына бер мәртәбә һәр укучы “вождение”гә чыккан. Галия ханым да нибары бер мәртәбә генә үз графигыннан төшеп калган, килә алмавын да иртәдән үк кисәткән. Әйтүләренчә, уку дәверендә 28 сәгать инструктор белән йөртергә өйрәнергә тиешләр, Г.Кузнецова исә аларны йөргән. Тәртибе кызык – йөрергә өйрәнүче үз сәгатенә җитәрлек 200 сумлык бензинны теникум машинасына үзе сала, чегына исә инструктор имзасын куя да путевкасына беркетә. Хисапчы әнә шундый 5 документ алып кергән, барысыдырмы, табылганнарыдырмы дип шикләнер идем, документлар ЮХИДИга илтелә икән, ышанырлык.

– Укырга кабул ителүчеләргә теория укытыла, машина йөртергә өйрәтелә, Нурлат шәһәре ЮХИДИнә без алып барабыз, регистрация үткәрәбез, имтихан тапшыралар. Менә шушы ноктада безнең эш бетә. Калганы алар эше. Бирә алмасалар – ике, тагын да бирә алмыйлар янә ике атнадан киләләр, анысында да булдыра алмыйлар икән, ярты елдан соң гына тапшыра алачаклар – ПДДга кагылышлы имтихан  турында әйтүем. Ә йөртү буенча, һәрберсенә ике мәртәбә машина бирәбез. Имтиханнар бирү графигын да без түгел, ЮХИДИ үзе төзи. 125 кеше йөртүче таныклыгына укый, шуларның берсе шикаять арты шикаять яза икән, начар укытабыз дигән сүз түгел. Теорияне беренче баруда 90 процент кеше бирә. Тиешле сәгатьләрне укытмасак, йөртергә өйрәтүгә кагылышлы таләпләрне үтәмәсәк –  ЮХИДИ лицензиябезне алачак, – ди җитәкче.

Күпләрнең “әшнәлек” яклавы эзләп бүлмәсенә сугылуын да яшерми. Улым, йә кызым, беренче баруда имтихан тапшырсын иде дигән сүзләренә җавабы бер:
- Аларның юлларда имин йөрүе мөһим, гомер буе гадел булдым, бу мәсьәләдә дә бармакка бармак та сукмыйм мин. Г.Кузнецованың да бер күз белән руль артына утырырга җыенуына куркып торам әле. Ике күзлеләр ясаган аварияләр күпме... – ди ул.
Нәрсә дип әйтим, Г.Кузнецовага да алма пеш – авызыма өзелеп төш, дип көтеп торырга кирәкмидер кебек. Фәргат Аюпов та, республика башкаласына килеп ишетелгән кимчелекәрен искә алып эшләсен иде.

Редакциядән. 5 июльгә куелган имтихан, ни сәбәпледер 24 июльгә күчерелгән. Галия ханымга уңышлар телибез.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading