16+

Хатын-кыз депутатлар парламентка 17 закон проектын керткәннәр

Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары закон чыгару эшендә генә катнашып калмыйча, халыкны борчыган бик күп социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәләр, хәйриячелек эшен дә актив алып баралар.

Хатын-кыз депутатлар парламентка 17 закон проектын керткәннәр

Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары закон чыгару эшендә генә катнашып калмыйча, халыкны борчыган бик күп социаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәләр, хәйриячелек эшен дә актив алып баралар.

Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, әлеге проблемаларны чишкәндә, барлык җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар белән бәйләнешләр урнаштыра. Шул исәптән, аналар һәм балалар иминлегенә кагылышлы законнар булдыру, ә гамәлдәгеләрен исә камилләштерү һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту өстендә эшли. Берләшмә житәкче Алсу Нәбиева сүзләренчә, быелның ун аенда гына да алар парламентка 17 закон проектын керткәннәр. 

–    Аларның күбесе социаль характердагы күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, мөмкинлекләре чиклеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кагылышлы закон проектлары, – дип сөйләде Алсу Нәбиева журналистларга, берләшмәнең узып барган елгы эшчәнлегенә йомгак ясап. 
Әйтергә кирәк, Татарстанда «Мәрхәмәт» берләшмәсе 2009 елда балалар йортларыннан чыккан ятимнәрнең торак-коммуналь хезмәтләргә бурычларын хәл итү максатыннан оешкан булган. Шул вакыттан бирле республикадагы социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашып киләләр. Узган ел исә районнарда да хатын-кыз депутатлар берләшмәләре барлыкка килгән. Алар безгә проблемаларны урыннарда хәл итәргә булышалар, дип билгеләп үтте спикер.
Берләшмә һәрдаим кайнар линияләр оештырып тора. Быелның беренче ярты еллыгында хатын-кыз депутатлар 400гә якын кешене кабул иткән, 1 000 мөрәҗәгать караган.

Берләшмә яңа кушылган территорияләргә дә ярдәм күрсәтә. Күптән түгел генә кан салу өчен медицина җиһазлары озатканнар. 

–    Май аенда Донбасска барып, алар өчен социаль мәсьәләләргә караган Россия законнарына җайлашу буенча мастер-класслар уздырдык. Берничә авыру баланы дәвалау турында да сораулары бар иде. Без аларны республика балалар клиник хастаханәсенә китерттек. Шул рәвешле, берләшмә авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга  адреслы ярдәм күрсәтә, – диде Алсу Нәбиева.

Хатын-кыз депутатлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары белән дә даими очрашып тора. “Геройлар хатыннар” проектында катнашучылар алардан ирләре укыган мәктәпләрдә мемориаль такталар кую мөмкинлеген сораганнар. Хәзер без бу мәсьәләне Мәгариф министрлыгы белән хәл итәбез, диде спикер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading