16+

Хезмәт хакын алган көнендә туздырмагыз

Маркетологлар безне акчаны күбрәк туздырырга мәҗбүр итү өчен төрле хәйләләр уйлап таба.

Хезмәт хакын алган көнендә туздырмагыз

Маркетологлар безне акчаны күбрәк туздырырга мәҗбүр итү өчен төрле хәйләләр уйлап таба.

Ә без, киресенчә, акчаны янга калдыру өчен, үз-үзебезне алдый алабызмы? Әйе! 

Автомат җыю
Сүз корал турында түгел, ә акчаны автомат рәвештә җыеп бару турында. Күпчелек кешеләргә, бигрәк тә «урта сыйныф» вәкилләренә, хезмәт хакыннан 10 процентны җыеп кую кыен. Моның өчен акчаларны туплау исәбенә күчереп, сезнең мобиль кушымтада хезмәт хакының 10 процентын кичектерү функциясен автоматик режимда көйләгез.

Күпчелек банкларның шәхси кабинетлары «Вкладны автотулыландыру», «Минем копилка» яки шуңа охшаш опциягә ия. Аванс һәм хезмәт хакы көннәрендә 1000 сумлык кертемне автомат рәвештә тулыландыру бурычын куегыз, һәм акча сезнең шәхси катнашыгыздан башка урынга җыелачак. Акчаның теге счетка күчкәнен сез, мөгаен, сизмәссез дә.

Исем кушыгыз
Акчаны җыйганда максатыгызга исем кушыгыз. Мәсәлән, «Диңгезгә», «Ноутбука» һ.б. Исемсез җыйсагыз, акчаны алырга авыр түгел. Ә исем кушкач һәм аннан акчаны алганда, сез бер көнлек кичке аш яисә катамаранда йөзү мөмкинлеген югалтасыз. 

Өстәмә акча җыегыз
Юк, тагын бер копилка кирәк түгел. Әгәр дә сез өстәмә керем, икенче эш яки бер тапкырлы шабашка тапсагыз, алар ярдәмендә эшләнгән акчаны җыеп куегыз. Сезнең хезмәт хакыгыз ничек бар – шулай калачак, ә өстәмә акчасыз сез элек тә яшәгән идегез бит. Бу очракта сезнең финанс мендәрегез зурая: җәйге ял яки автомобиль сатып алу бераз тизрәк һәм күңеллерәк булачак.

Әгәр сезгә хезмәт хакын арттырсалар, аерманы җыеп куярга мөмкин. 
Бу категориягә шулай ук премия, лотереядә җиңү, төрле акчалата бүләкләр керә. «Җиңел килде – җиңел китте» принцибына таянмагыз. 

Кредит түләнеп беттеме? Юк дип уйлагыз 
Сез күптән түгел ипотека, автокредит яки башка кредитны капладыгызмы? Юк дип күз алдына китерегез. Сез әлегә кадәр кредитка җибәрелгән сумма копилкага бара алачак. Моңа кадәр болай да сарыф итмәгән акчаларны җыеп кую җиңелрәк. Кредит капладым да, рәхәтләнеп яшим әле дип, акча туздыру гадәтен кертә күрмәгез.

Кофега икеләтә түләгез
200 сумга кофе эчәсе киләме? Бернинди проблема юк! Әмма икенче 200 сумны шунда ук копилкага җибәрегез. «Чөнки ташлама» принцибы буенча алынган унынчы пар туфли өчен шундый ук сумманы копилкага салыгыз.

Бу үз-үзеңне файдага алдар өчен менә дигән ысул. Беренчедән, бу очракта каһвә сезнең аңыгызда 200 түгел, ә 400 сумга бәяләнә, һәм икенче юлы сез аның кирәкме-юкмы булуы турында уйланасыз. Икенчедән, һәр сатып алу вакытында сезнең туплау счеты аның суммасына тулыланачак, һәм сез үзегезне кулда тота алмаган саен, ул шулкадәр тизрәк үсәчәк.

Акчаны вакыт белән исәпләгез 
Иң кыйммәтле нәрсә – ул вакыт. Аны беркайдан да табып, сатып алып, урлап булмый. Үз керемегезне сәгатьләрдә санап карагыз. Мәсәлән, хезмәт хакыгыз 40 000 сум булганда сезнең сәгатегез 208 сум тора (40 000 : 24 эш көне : 8 сәгать = 208 сум). Бер стакан кофе эчү бер сәгать эшләүгә тиңме? Ә унынчы пар туфли биш эш көне торырлыкмы икән?

Хезмәт хакын алган көнендә туздырмагыз
Хезмәт хакы көнендә акчаны сарыф итмәү кагыйдәсен  үтәгез. Күзегез нәрсәгә төшә, шуны алырга ашыкмагыз. Әгәр дә вазгыять критик булмаса, артык көн берни дә хәл итмәячәк, ә төн эчендә сезнең психологик халәтегез нормага киләчәк, һәм сез табыш белән акыллырак эш итә алырсыз.

Лилия Яфизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading