16+

Йә атам, йә шартлатам...

Соңгы арада өлкәнәеп баручы апа-әбиләр чын мәгънәсендә «котыра» башладылар шикелле. Узган пәнҗешәмбе санында гына Чаллыда укол кадауларын даулап «Ашыгыч ярдәм» табибларын тотык итеп алган ханым турында язган идек. Бу атнада Казанда яшәүче 68 яшьлек әби тагын да «алгарак киткән» - Восстание урамының 60 нчы йортында урнашкан нотариаль контора хезмәткәрләрен тотык...

Соңгы арада өлкәнәеп баручы апа-әбиләр чын мәгънәсендә «котыра» башладылар шикелле. Узган пәнҗешәмбе санында гына Чаллыда укол кадауларын даулап «Ашыгыч ярдәм» табибларын тотык итеп алган ханым турында язган идек. Бу атнада Казанда яшәүче 68 яшьлек әби тагын да «алгарак киткән» - Восстание урамының 60 нчы йортында урнашкан нотариаль контора хезмәткәрләрен тотык итеп алган. Контора нотариусының милек белән бәйле эшне ул теләгәнчә тормышка ашырмавына үртәлгән ул. Биленә шартлаткыч муляжы тагып, кулына газ патроннары белән корылган травматик пистолет тотып, төш җиткәндәрәк нотариаль конторага бәреп кергән әби һәм бер сәгать дәвамында үз-үзен шартлату белән куркытып, тотыкларны дер селкетеп торган. Дежур частька бу хакта хәбәр килеп ирешкәч үк республиканың махсус бүлекчә хезмәткәрләре, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов, полиция башлыгы урынбасары Андрей Демидов кичекмәстән вакыйга урынына чыгып киткәннәр. Полиция хезмәткәрләре якындагы йортларда яшәүчеләрне дә тиз арада эвакуацияләргә мәҗбүр булганнар. Бәхеткә, террорчыны кулга алу барышында беркем дә зыян күрмәгән. Сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә әби конторадан үз ихтыяры белән чыгып, полиция машинасына утырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading