16+

Яңа ел безгә ниләр китерергә өлгерде?

Бәйрәм яллары чагыштырмача тыныч узды, әмма хөкүмәт бүләк иткән ун көн ялны әрәм-шәрәмгә уздыручылар да, бәла-казага юлыгучылар да булган.

Яңа ел безгә ниләр китерергә өлгерде?

Бәйрәм яллары чагыштырмача тыныч узды, әмма хөкүмәт бүләк иткән ун көн ялны әрәм-шәрәмгә уздыручылар да, бәла-казага юлыгучылар да булган.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итүенчә, 1-10 гыйнвар көннәрендә Казанның «Ашыгыч ярдәм» машиналары кеше коткарырга 13 мең тапкыр чыккан, шуларның 1,7 меңе - бәхетсезлек очраклары. Узган елның бәйрәм алды көннәре белән чагыштырганда, 2016 елның тәүге атнасында юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар һәм җәмәгать урыннарына чакырулар кимегән.

Ел башыннан бүгенге көнгәчә башкалада 208 малай һәм 187 кыз дөньяга килгән. Медицина университеты клиникасында ике килограмм авырлыктагы кыз 2016 елда башкалада беренче булып туган. Чаллыда да 2016 елда беренче булып кыз бала аваз салган, аның авырлыгы - 3300 грамм, буе - 51 сантиметр.

3 гыйнварга каршы төндә күршедәге Оренбург өлкәсендә Оренбург - Орск юлының 207нче чакрымында кар күп явып, хәрәкәт туктап, 50ләп машина карда батып калган. Коткаручыларны кешеләр 15 сәгать көтәргә мәҗбүр булган. Бер машина йөртүче мөстәкыйль рәвештә чыгарга талпынып, җан тәслим кылган.

Оренбург өлкәсендәге Медногорск шәһәренең полиция хезмәткәре Данил Максудов, кар тоткынлыгында калган хатын-кызга һәм кечкенә балага үзенең курткасын һәм бияләйләрен биреп, бармакларын туңдырган. Хәзер аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, Татарстан, Мари Эл, Коми, Удмуртия һәм Киров өлкәсенең федераль юлларында юл хезмәтләре тәүлек буе кизү тора. Машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгар алдыннан машинаның төзеклеген тикшерергә һәм бактагы ягулыкның күләмен карарга киңәш ителә.
Камал театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов та үзенең никахыннан соң кәләше белән Мамадыштан Казанга барганда, юл һәлакәтенә очрап, икесе дә тән җәрәхәте алган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин сөйләвенчә, бәйрәм ялларында 85 янгында 10 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шушы чорында 99 янгында шулай ук 10 кеше гүр иясе булган. Татарстан коткаручылары 98 юл-транспорт һәлакәтен бетерүдә катнашкан, анда 141 кеше коткарылган. Моннан тыш, ике боз кичүе ачылган: Чулман елгасы аша Соколка - Новый Закамский, Идел елгасы аша Яшел Үзән - Нижние Вязовые. Барлыгы дүрт боз кичүен ачарга җыеналар.
Бәйрәм чараларын үткәрү урыннарында янгын булмаса да, тугыз кеше (өчесе - беренче гыйнвар көнне) пиротехника аркасында тән җәрәхәтләре алган.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә өй телефоныннан - 03, ә кесә телефоныннан 103 номеры (бушлай) буенча шалтыратасы. Инде алай да килеп чыкмаса, гомерегезгә куркыныч туган очракта 112не җыегыз. Телсез чукраклар шушы номерга SMS җибәрә.

Ял итеп арымадыгызмы?

Эльвира Шакирова, офис-менеджер:
- Гаиләбез белән Төньяк бистәсе янындагы урманда чаңгы шудык, кеше бик күп булды. Дусларым белән Зөядә сноубордта да шуып карадым, дөресен әйткәндә, инде икенче ел өйрәнәм. Җиһазларны Казанда 350 сумга бер тәүлеккә арендага алдык. Шуганда иң авыры - туктау, чөнки сноуборд тактасын, бер китсә, тиз генә туктыйм димә. Бәйрәм ялларында Казанның барлык шугалакларын сынап чыктым, иң ошаганы - Спорт сараендагысы, сәгате 120 сум, дип хәтерлим. Ә Яр буендагы шугалак, беренчедән, тар, икенчедән, әллә ни чистартмыйлар, әмма андагы мохит бик шәп.

Рашат Якупов, укытучы:
- Мин - шәһәр егете, кайтып йөри торган авылым юк, шуңа да ялларым Казанда узды. Туганнарыбыз белән кунакка йөрештек. Алдагы чиреккә әзерлек максатыннан, берничә тапкыр мәктәпкә барып, кайбер нәрсәләрне тәртипкә китереп бетердем.

Фәния апа, пенсионер:
- Әй, авыз тутырып әйтерлек бер нәрсәм дә юк кебек. Оныкларым килде, бәлешләр, өчпочмаклар пешереп, күңелләрен күрдем. Ә алар миңа Яңа елга ятлаган шигырьләрен чын артистларча сөйләделәр. Бәйрәмгә дип оекбаш бәйләп бирдем үзләренә. «Әбиебез үз куллары белән бәйләде бит», - дип куанып, хәтта дуслары алдында мактанып киеп йөриләр.

Фотолар inkazan.ru, ria.ru сайтларыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading